Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2019” бәйгесе 27 сентябрьдә узачак
13.12.2018

“Татар кызы — 2019” бәйгесе 27 сентябрьдә узачак

7 декабрь көнне Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгресссының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Удмуртиядә узачак халыкара “Татар кызы — 2019” бәйгесен уздыру хакында сөйләштеләр. Әлеге бәйге Опера һәм балет театрында 27 сентябрьдә узачак. Шулай ук “Спартак” халык иҗаты йортына, 6нчы санлы гимназиягә капиталь төзекләндерү кирәклеге хакында сүз булды. Рәмзия Габбасова “Безнең вакыт” һәм “Күңелле кыңгырау” телетапшыруларын әзерләүче хезмәткәрләрнең һәм алып баручы журналистның кыскартуга дучар булулары, бүгенге көндә тапшыру өчен түләүләр иҗтимагый оешмалар өстендә булуы турында сөйләп, “Моя Удмуртия” оешмасының штатлар расписаниесендә бу ставкаларны кабат булдыруны сорады.