Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татар кызы-2018
28.03.2018

Татар кызы-2018

Ришат Төхвәтуллин: “Удмуртиядә уза торган “Татар кызы” конкурсын даими күзәтеп барам. Инстаграмда конкурсның группасына да язылдым. Киләчәктә кызлар белән клип төшерергә телим”.

 

30 мартта Удмурт дәүләт филармониясендә “Татар кызы – 2018” конкурсының финалы узачак. Финалда катнашучыларның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Шулай ук 23 мартта кызлар һәр елдагыча эстраданың моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин белән очраштылар. Очрашуны “Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучы кызларга татар телен өйрәтүче Альбина Шәйхетдинова оештырды. Кызлар Ришат Төхвәтуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Җырчы үз чиратында Удмуртиядә матурлык бәйгесенең зурлап уздырылуына соклануын белдерде. Мондый очрашулар соңгысы булмас дип ышанабыз.

Шәһәрем матурлана

Мин — Ижау кызы. Туган шәһәремне бик яратам. Бездә бик ярдәмчел, хезмәт сөючән, гади халык яши. Элек Удмуртия башкаласы ябык шәһәр булып саналган, чөнки биредә күп төрле заводлар эшли. Ижау – илебезнең сәнәгать бишеге.
Туган шәһәрем елдан-ел матурлана, мин моңа чиксез сөенәм. Быел җәйге ял паркында яңа “Күзәтү тәгәрмәче” урнаштырдылар. Гаилә белән ял итү өчен бик яхшы урын. Ижауда яңа йортлар төзелә, ял итү урыннары барлыкка килә. Әти-әнием белән без зоо­паркка, циркка барырга яратабыз. Ел саен Ижауда цирк сәнгате фестивале уза, анда дөньяның төрле почмагыннан артистлар килә. Шәһәребез даны еракка таралганга сөенәм.

Инзилә Фәтхетдинова.

Зур тарихы бар

1757 елда патшабикә Елизавета Петровна граф Петр Шуваловка тимер ясаучы заводлар төзү өчен ризалык бирә. Шулай итеп 1760 елда Иж шәһәренә нигез салынган. Заводларда бик күп татарлар эшләгән. Завод хуҗалары аларны намуслы, аек, авыр эштән курыкмыйча эшләүләре өчен ихтирам иткәннәр. Ул заводларда минем ике бабам да хезмәт куйган.
“Туган шәһәреңне яратасыңмы?” — дип сорарсыз. Бик яратам! Бу әби-бабайларыбыз җире бит. Шушы шәһәрдә туып-үстем, беренче тапкыр тәпи йөреп китүем дә, татарча сөйләшергә өйрәнүем дә шушы җирдә булды.
Хәзер Ижау көннән-көн матурлана. Яр буе урамында җәйге кичләрдә велосипедта йөрим. Буада ай, йолдызлар көзгедәге кебек чагыла. Яр буенда балыкчылар утыра. Яраткан шәһәрем киләчәктә тагын да үссен, матурлансын дигән теләктә калам.

Зилә Шабаева.

Минем Ватаным

Мин иң матур шәһәрдә туып-үстем. Ижау елдан-ел матурлана, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Ижау – яшел шәһәр. Ел саен төрле агач-куаклар, чәчәкләр утырту гадәте бар бездә. “Ижау – чәчәк атучы шәһәр” дигән конкурс уздырыла. Ял парклары, төрле күңел ачу үзәкләре ачыла.
Биредә минем иң кадерле кешеләрем – әти-әнием яши. Алар Ижауда туып-үскәннәр, бер-берсен табышканнар. Ижау – минем Ватаным. Аның һәр урамын, һәр почмагын яратам. Язмыш җиле кайда гына ташласа да, Ижау һәрчак минем йөрәгемдә булыр.

Наилә Әхмәтшина.

Ижауда тууым белән бәхетле

Кырыс холкы өчен яратам Ижауны. Хәер, күп заводлар хисабына гына беренче карашка шулай булып күренә ул. Туган шәһәремдә гаилә белән ял итү өчен күп урыннар бар. Шулай ук Ижауда ачык күңелле кешеләр яши. Авыр минутларда алар һәрчак ярдәмгә ашыга. 9 ноябрьдә Удмуртская урамында булган фаҗига моны раслады. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән коткаручылар Ижаудагы кебек ярдәмчел кешеләрне башка шәһәрләрдә очратканнары булмавы турында сөйләгәндә, горурлык хисләре биләп алды. Ижауда тууым белән бәхетле мин.

Рузанна Петрова.