Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы – 2018” конкурсында катнашучылар
7.02.2018

“Татар кызы – 2018” конкурсында катнашучылар

Наилә Әхмәтшина, 24 яшь. Ижау кызы. Казан федераль университетында белем алган, инглиз теле һәм тарих укытучысы. Бүгенге көндә мәктәптә эшли. Конкурска милли биюләр, халкыбыз мәдәниятен ныклап өйрәнү өчен килгән. “Бүгенге көндә халкыбыз үз мәдәниятен, әдәбиятын, традицияләрен алга сөреп яши. Татар милләте, аның тарихы турында башка халыклар арасында да кызыксынучылар булуы сөендерә. Яшьләрнең үзләре турында горурланып сөйләүләре, югары әхлакый кыйммәтләргә ия булуы белән аеруча горурланам мин”, — ди Наилә замана татарлары турында.