Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы – 2018” конкурсында катнашучылар
15.02.2018

“Татар кызы – 2018” конкурсында катнашучылар

Регина Сәйфиева, 20 яшь. Әлмәт кызы. Бүгенге көндә Ижау дәүләт медицина академиясенең педиатрия бүлегендә белем ала. Ачык, аралашучан Регина бәйгедә катнашучы башка кызлардан туган телне, халкыбызның тарихын яхшы белүе белән аерылып тора. Замана татар яшьләре турында: “Бүгенге көндә телебезнең татар яшьләре арасында популярлашуы сөендерә. Яшьләр төрле бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнашалар, татар кинематографиясен үстерүгә зур өлеш кертәләр”, — ди. Бүгенге көндә үзе татар, рус, инглиз телләрендә иркен аралаша. Узган елның җәендә “Сәләт” лагеренда әйдаман булып эшләргә насыйп булган. Укудан буш вакытын да файдалы уздыра Регина: студентлар советында төрле чаралар оештырырга ярдәм итә, бию белән шөгыльләнә. “Иң яраткан шөгылем бию, чөнки биегәндә күңел күтәрелә, үземне иркен хис итәм”, — ди ул.