Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар
24.01.2018

“Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар

Аида Мәгъдәнурова, 23 яшь

Аида — Әгерҗе кызы. Икътисадчы һөнәрен үз­ләштергән, бүгенге көндә декрет ялында. Татар, рус, инглиз телләрен белә. Җырларга ярата. “Үз алдыма куйган максатларыма ирештем дип уйлыйм. Яраткан эшем, гаиләм бар. Минем өчен бу тормышта иң мөһиме — гаиләмнең иминлеге. Тату гаилә — иң зур байлык бит ул! “Татар кызы” конкурсында үз көчемне сынап карау өчен килдем, — ди ул. — Чын татар кызы үз телен, гореф-гадәтләрен, милләтенең тарихы турында белергә тиеш дип саныйм. Бүгенге көндә яшьләр социаль челтәрләргә, Интернетка күп игътибар бирәләр. Әлбәттә, тиз генә кирәкле мәгълүматны табу өчен бу бик җайлы. Тик без җанлы аралашулар, дуслар-туганнар белән күрешүләр, электрон китаплар урынына китапны кулга алып уку кызыклырак икәнен оныта барабыз. Ә болар белән бергә телебез дә онытыла. Бүген күп кенә яшь ата-аналар балалары белән туган телдә түгел, ә рус телендә аралаша. Ә без үзебезнең тамырларыбыз турында оныт­маска тиеш”, — ди Аида.