Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар
21.02.2018

“Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар

Инзилә Фәтхетдинова, 18 яшь

Инзилә – Ижау кызы. Бүгенге көндә икътисад-технология көллиятендә чәчтараш һөнәрен үзләштерә. Аралашучан, кызыксынучан Инзилә: “Чын татар кызы үз милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм телен яхшы белергә тиеш. Татар яшьләре ата-бабаларыбыздан килгән традицияләрне югалт­мыйча, милләтебез өчен горурланып яшәсеннәр иде!” – ди. Киләчәктә Инзилә сайлаган һөнәре буенча барлык үрләрне яулауны, пар канатлы булып, матур гаилә коруны үз алдына максат итеп куя. “Татар кызы” конкурсы киләчәктә яңа дуслар табарга, төрле яктан сәләтемне ачарга ярдәм итәр дип уйлыйм”, — ди ул.