Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар
1.02.2018

“Татар кызы — 2018” конкурсында катнашучылар

Зилә Шабаева, 20 яшь

Ижауда туып-үскән, хәзерге вакытта ИжДСХАда 3нче курста белем ала. Укуыннан буш вакытта кызларны тагын да гүзәлрәк итү өстендә эшли. «Татар кызы» конкурсы турында узган елны белдем. Аның финал өлешен күргәч, үземнең дә катнашу теләге барлыкка килде. Быелгы конкурсны караганда башка кызларда да шундый теләк уянсын иде. Конкурс узгач, ул безнең тормышта якты истәлек булып калыр дип ышанам, шулай ук мастер-классларда теккән калфак, изүләребез дә әбиләребезнеке кебек зур истәлек булыр”, — ди Зилә. Әлеге фотосурәттә ул әбисеннән калган чулпыларны кигән. “Бабамның әбисе — Фатыйха әби (Ак әби диеп тә йөрткәннәр) 1883 елгы. Ул чулпы, йөзекләрен киләчәк буыннарга күчәр дип уйладымы икән? Бу ядкәр минем өчен бик кадерле”, — ди Зилә.