Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы-2018» конкурсында катнашучылар
28.03.2018

«Татар кызы-2018» конкурсында катнашучылар

Рузанна Петрова, 20 яшь.

Үз максатына ирешә торган тырыш кыз. Удмурт дәүләт университетында югары белем ала. Милли ашлар пешерергә, җырларга, биергә, спорт белән шөгыльләнергә ярата. “Бүгенге заман татарлары ирекле, үз мәдәниятен, сәнгатен, традицияләрен алга сөреп яшиләр. Шул милләтнең дәвамчысы булганым белән горурланам. Һәр татар кызы үз телен, халкының тарихын белергә тиеш дип саныйм”, — ди Рузанна.