Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2018” катнашучылар
28.02.2018

“Татар кызы — 2018” катнашучылар

Диләрә Гыйльметдинова, 22 яшь

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Диләрә бүгенге көндә Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала. Ул җыр-моңга гашыйк, музыкаль белеме бар. “Иң зур хыялым — киләчәктә татар театрында уйнау һәм җырлау”, — ди. Сәләтен үстерү максатыннан, үз уку йортында эшләүче актерлар үстерү мәктәбендә шөгыльләнә. “Башка милләтләрне хөрмәт итә, һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, аралашып яши яшьләребез. Шул ук вакытта үз телен, традицияләрен саклый белә, өлкән буынга ихтирамлы”, — ди Диләрә. “Татар кызы” конкурсы яңа дуслар табарга, сәләтен ачарга, алга таба үсү өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итәр, дип уйлый.