Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Татар дөньясы Әлфия Авзалова белән хушлашты
22.06.2017

Татар дөньясы Әлфия Авзалова белән хушлашты

2017 елның 15 июнендә татар халкының мәшхүр җырчысы Әлфия Авзалова мәңгелеккә күзләрен йомды. Әлфия Авзалованың “Яңарыш” редакциясендә дә кунакта булганы бар. Үзенең җор теллелеге, ачык күңеллелеге белән таң калдырган иде ул редакция хезмәткәрләрен. Һәр татарның йөрәгендә якты эз калдырган әлеге шәхеснең тормышындагы кызыклы фактларны сезгә тәкъдим итәбез.
Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнваренда Актанышта туа. Аңа биш яшь вакытта әнисе тиф авыруыннан үлеп китә. Әнисен җирләгәннән соң озак та үтми, сеңелесе дә дөнья куя. Әтиләре гаиләсен ташлый. Ятим ике кечкенә кызны әнисенең Закирә апасы тәрбиягә ала. Ипи белән тотылган Закирәне 5 елга төрмәгә утырталар. Нәни Әлфия балалар йортына эләгә һәм шунда бер ел (апасы төрмәдән чыкканчы) тәрбия ала. Кызчык беренче тапкыр 2 сыйныфта укыганда сәхнәгә чыга. Иң беренче отып алган җыры “Карлыгач җыры” дип атала. Беренче укытучысы итеп исә авылдагы баянчы ханым Мәрзия Юнысованы саный.
Аның беренче эше — машина-трактор станциясендәге кечкенә йортта оештырылган уку урыны — “избачта” китап биреп торучы була. Казанга 16 яшь тулгач килә. 1951 елда Татарстан Җыр һәм бию ансамбленә алына. Җырчы үзен “Кәккүк”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Болын” җырлары танытты, дип саный. Үзенең бер әңгәмәсендә ул Илһам Шакировтан җырларга өйрәнүен әйтә. “Илһам белән бергә эшләү ул минем өчен мәктәп иде. Җыр башкару техникасы буенча Илһам дәресләрен алдым мин. Мин аны гомерем буе маяк дип атадым. Ул миңа җыр өлкәсендә маяк булды, — ди Әлфия ханым Илһам Шакиров хакында. — Мин Илһамны яратам. Шакиров булмаса, мин Авзалова булыр идемме? Мин бит һәрчак аның белән ярыштым, аңардан өстен булуымны исбатларга тырыштым”.
Әлфия Авзалова профессиональ эстрадада 55 ел өзлексез җырлый, һәвәскәрлекне, агитбригадалар белән хезмәтен санаганда, 63 ел сәхнә тота. Шул вакыт эчендә чыккан пластинкаларының берсен дә үзендә сакламый, чөнки үз җырлавыннан үзе канәгать булмый. 1995 елда Әлфия Авзалова “Үзем турында” дигән китап чыгара, анда үзе турында ачыктан-ачык яза. 1996 ел азагында җырчының тавышы бетә. Аңа тамагында яман шеш дигән диагноз куела. Табиблар гомере 3-4 ай, күп булса 1 ел калган диләр. Танылган җырчыга үзе дә табиб булган кияве — кызы Зөл­фиянең тормыш иптәше Равил Нигъмәтҗанов ярдәм итә. Әлфия Авзалова җырчы гына түгел, бик оста мәзәк сөйләүче дә була. Ул үзе белән булган аяныч хәлләрне дә, башкалар хакында да көлке итеп сөйләгән. Беренче ире — Зиннур исемле була. Ул армиядән кайткан сержант, Әлфия Авзаловадан 10 яшькә өлкәнрәк. “Мин аңа ялгызлыктан туеп, яратуның ни икәнен белми генә кияүгә чыктым. Аерым йокладык. Өч ай якын китермәдем иремне”, — ди Әлфия Авзалова. 1956 елда Зиннурдан ул беренче кызы Гүзәлне таба. 1959 елда Зиннур белән Әлфиянең юллары аерыла. Аңардан соң җырчы ханым артыннан Гомәр исемле өйләнмәгән егет йөри башлый. Соңрак ул Әлфиягә йорт­ка керә. Кызлары Зөлфия туа. Тик ир кеше: “Миңа кыз бала кирәкми”, — ди. Ә горур җырчы ханым: “Кирәкмәсә, кит!” — дип җавап кайтара. Шулай аерылышалар. “Өстәвенә, ирем бик көнче иде, тукмак астыннан чыкмадым”, — ди Әлфия Авзалова үзенә багышлап язылган китабында. Бердәнбер һәм гомерлек мәхәббәте, дип, җырчы Йосыф исемле музыкант егетне атый. Алар 20 еллап очрашып, дус булып йөриләр. Әмма өйләнешмиләр. Йосыф Әлфия ханымнан яшьрәк, әмма зирәгрәк була. Соңрак ул башкага өйләнеп, үз гаиләсен кора. Әлфия Авзалованың: “Сәхнә уртасында үлсәм иде”, — дигән хыялы була. “Мин халкым каршында матур итеп сәхнәдә үлеп китәчәкмен”, — дип интервьюлар да бирә. “Без аны сәхнәдә үлде дип саный алабыз, чөнки аңын югалтканчыга кадәр җырлады”, — ди язучы Рабит Батулла.
Әлфия Авзалова кызына аны ничек соңгы юлга озатырга икәнен дә әйтеп калдыра. “Әни үзенең кызыл күлмәген ярата иде — шуны кидертергә кушты. “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән хушлашсын”, — диде. Барысы да аның теләге”, — дип сөйли аның кызы Зөлфия.
17 июньдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында татар халкының күренекле җырчысы белән хушлашу чарасында Татарстан Рес­публикасы җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың туганнары, якыннары, якташлары, танылган артистлар, җырчының иҗатын сөючеләр катнаша, сәхнәдән матур, җылы сүзләр әйтелә. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килә. Иртә белән Әлфия Авзалова яшәгән Казанның Миңнуллин урамындагы 8нче йорт янында хушлашу була. Җырчы белән бәхилләшергә күршеләре чыга. Кешеләрнең күзләрендә — яшь, кулларында чәчәкләр. Әлфия Авзалованың тамашачылары аны соңгы юлга алкышлар белән озата.

Рәфилә Рәсүлева әзерләде.