Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татар булып калыйк!
20.09.2017

Татар булып калыйк!

Күптән түгел “Идел” татар яшьләре үзәге оештырган XXVII Татар яшьләре көннәре булып узды. Бу чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 150 делегат катнаш­ты. Удмуртиядән 7 делегат әлеге мөһим чарага бару бәхетенә иреште.

Беренче көнне безне Казан­да “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре каршы алды. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек, Кремльдә булдык, милли музей белән таныштык. Татарстанның Дәүләт Советы бинасында Татар яшьләре көннәрен ачу тантанасы булды. Кич белән безне елга портында “Борис Полевой” теплоходы көтеп тора иде. Сәяхәтебез Идел елгасы буенча теплоходта дәвам итте. Икенче көнне без Ульяновск шәһәренә килеп життек. Монда безне җыр-биюләр белән каршы алдылар. Без Ульяновлар гаиләсе музеенда булып, илебез тарихында зур эз калдырган Владимир Ильич Ленинның нинди гаиләдә тәрбия алып үскәнен белдек. Аннары Ульяновскиның татар мәдәни үзәгендә “Кече һәм урта эшмәкәрлекне оештыру” дип аталган темага түгәрәк өстәл булып узды. Икенче көнне сәяхәтебез Самара шәһәренә иде. Самараның тарихи мәчетендә «Россия төбәкләрендә татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен сак­лап калу» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Эшлекле сөйләшүдән соң без Сталин бункерында булдык. 34 метр тирәнлектәге бункерга төшүне мин тарих төпкеленә төшеп менүгә тиңләдем.

Самара безне гармун, милли көйләр белән озатып калды. Шул ук көнне төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләре үзләренең проект һәм еллык программаларын тәкъдим иттеләр. Ә кич безне Толь­ятти шәһәре көтә иде. Анда кичке уен булды. Дәртле җыр-биюләр, халкыбызның Сабантуйларда уйный торган уеннары беркемне дә битараф калдырмады, безне тагын да ныграк берләштерде.

Күңелдә иң уелып калганы — изге Болгар җиренә аяк басуыбыз булды. Мондагы музей, мәчетләр безнең халкыбызның бай тарихы турында сөйли. Ак мәчет исә күңелләребезгә бигрәк тә хуш килде. Ә инде соңгы көнне без Свияжскида булдык. Андагы матурлыкны сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, бар җир төзек, чиста. Бу авылда христиан динен тоталар, чиркәү һәм монастырьлар бик күп. Без хәтта борынгы төрмәдә булдык. Свияжск һәм Болгарны төзекләндерүдә Минтимер Шәймиев оештырган “Яңарыш” фондының роле бик зур.

Әнә шулай сәяхәтләр, эшлекле сөйләшүләр белән үрелеп барган Татар яшьләре көннәре бер тында үтеп тә китте. Безнең өчен һәр очрашу, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр мөһим иде. Анда без үзебезгә бик күп мәгълүмат алдык. Һәр көн саен остазларыбыз Миңгол Галиев, Луара Шакирҗанова, Николай Максимов, Фаяз Хуҗин, Рамилә Сәхәбетдинова, Ләйсән Хаҗиева, Руслан Айсин, Илмир Ихсанов тарафыннан вокал, театр осталыгы, татар теле, татарлар тарихы, журналистика, Ислам дине кануннары һәм кул эшләре буенча дәресләр үткәрелде. Кичләрен «Идел моңы», «Танцпол йолдызы», «Татар кызы», «Татар егете» кебек конкурслар, татарча дискотекалар узды, төрле уеннар уйнадык. XXVII Татар яшьләре көннәре тарих битләрендә, безнең күңелләрдә калды.

Әмма безнең кәефләр күтәренке, чөнки башка төбәкләрдә, чит илдә гомер итүче татар яшьләре белән танышу, аралашу безгә ел буена җитәрлек көч-дәрт бирде. Биш көн эчендә без зур бер гаиләгә әверелдек. Мин бу көннәрдә: «Татар кайда гына яшәсә дә, татар булып кала», — дигән нәтиҗәгә килдем. Чынлап та, кайсы гына шәһәргә барма, безне гармуннар уйнатып, татар җырлары башкарып, чәкчәкләр белән каршы алдылар. Бу безнең күңелләрдә дә чагылыш таба. Йокысыз төннәр, җыр-бию белән сугарылган кичләр, безнең остазларыбызның мастер-класслары һәм лекцияләре, яңа шәһәрләр, күңелле очрашулар безнең күңелләрдә бик озак сакланыр. Бу көннәрне оештырган “Идел” татар яшьләре үзәгенә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министр­лыгына, Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Дилбәр Хәмәтдинова, Ижау шәһәре.