Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татар булып калыйк!
21.05.2020

Татар булып калыйк!

Бу көннәрдә һәрберебез һич уйламаган, һич көтмәгән хәлләр эчендә кайнадык. Мин, мәсәлән, үзем бөтен гомер юлымны кабаттан күңелем аша кичердем. Әле шушы хәлләргә кадәр актив яшәү рәвеше алып барган, хөкүмәт эшендә күп вакытымны уздырган кеше буларак, өйдә генә утыру, аралашуны чикләү миңа бик авыр булды. Ярый телефон, Интернет, телевизион тапшырулар, радио күңелне юатты һәм вакытны алды. Гел татарча тапшырулар гына карыйсы һәм тыңлыйсы килеп торды. Ә язылган газета-журналларны, бигрәк тә “Яңарыш”ны почта әрҗәсеннән алган мизгелләрем иң сөенечле, иң күңелле чакларым булды. Газиз туганым белән очрашкандай көтеп алдым мин аларны. Үзем өчен генә түгел, күпләргә туганнарыдай якын, кадерле һәм күңел юанычы булгандыр вакытлы матбугат дип уйлыйм. Бу турыда тәфсилләп шуңа язмакчы булдым, тиздән җанисәп (халык санын алу) булачак. Ә татар матбугаты, радио-телевидениедә татарча тапшыруларның, татар мәдәниятенең, әдәбиятының яшәве-яшәмәве, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең укытылу-укытылмавы татарлар санына бәйле булачак. Боларны һәрберебез белергә, аңларга, җаваплы карарга тиеш.
Мин 2010 елгы халык санын алуда турыдан-туры катнашкан идем. Үзем яши торган микрорайонда — Әгерҗедә эшләдем. Һәр кеше белән күзгә-күз карап сөйләшү, анкетадагы сорауларга җаваплар алу – бу процессның бөтен нечкәлекләре яхшы таныш. Шуңа күрәдер, быелгы халык санын алу көннәре якынлашкан саен дулкынлануым көчәя, төннәрен уянып, уйланып яткан чакларым ешая. Шул уйларымны газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Бәлки, ничек җавап бирергә икеләнеп торучыларга ярдәмем тияр, дип уйладым.

Иң беренче итеп, моннан ун ел элек булган җанисәп нәтиҗәләрен искә төшерүдән башлыйм әле. 2010 елда Әгерҗе районында 36626 кеше теркәлгән. Шуларның 21284е татарлар иде. Руслар – 9228, марилар – 2931, удмурт­лар -2358, украиннар – 140, башкортлар – 132, чувашлар 74 булган. Мин үзем 500гә якын кешене теркәдем. Яшәү урыным участогында эшләгәнгә, миңа кешеләрнең барысы да таныш иде. Ә бүгенге вәзгыятьнең аеруча катлау­лылыгы мине тирән уйга сала. Ул чакларда ук, аеруча катнаш гаиләләрдә, баланың милләтен яздыру, туган телне ачык­лау кебек кискен торган сораулар белән очрашырга туры килгәләде.

Җанисәп анкетасында бу юлы да телләр буенча сораулар башны бутарга мөмкин. Анда өч сорау торачак: 1) Нинди телләрне беләсез? 2) Рус телен беләсезме? 3) Туган телегез нинди? Безнең өчен иң әһәмиятлесе – өченчесе. Шуны истә тотсагыз иде: туган тел – халык, милләт теле. Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Әллә ничә тел белүебез бик яхшы, рус телен һәрберебез белә, ә иң газиз тел – татар теле.
Аннан соң милләт турындагы сорауга ачык итеп, үзеңнең татар икәнлегеңне беренче итеп күрсәтергә кирәк. Чөнки беренче күрсәткән милләтне санаячаклар. Бу аеруча катнаш гаиләләргә кагыла, катнаш гаиләләрдә үсүче балаларга. Әти кеше дә, әни кеше дә баланы үзенең дәвамчысы итеп күрергә тели, һәркемгә үзенең ата-бабалары кадерле. Бу урында сорауларга җавапларны үз кулың белән язу мөмкинлеге барлыгын да онытмаска кирәк. Теләсә, кеше сорауларга җавапларны үз кулы белән дә яза ала.
Татарлар Россиядә сан буенча икенче урында тора. Татар теле — ЮНЕСКО исемлегендә иң популяр ундүрт телнең берсе. Шушы үз позицияләребезне саклап кала алсак кына, безнең киләчәгебез ышанычлы булачак. Моны күршеләребезгә, туганнарыбызга, танышларыбызга да аңлатсак иде. Татарларның бүгенге тоткан урыны сакланып калу-калмавы, Татарстаныбызның алга таба да чәчәк атуы үзебездән тора. Чөнки югарыда утыручы күп түрәләрнең милли республикаларны таркатып, бары бер милләт кенә калдыру буенча җиң сызганып эшләгәннәрен беләбез. Бүген татарларга аеруча нык тору, телне саклау кирәк. Саклану – глобальләшүгә каршы тору ул. Юкка гына Аллаһы Тәгалә һәр милләтне табигатьнең күрке итеп яралтмаган. Без бит болындагы гүзәл чәчәкләр кебек, һәр милләтнең бу дөньяда үз урыны, үз матурлыгы, үз күрке бар. Татар булып калыйк!

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.