Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татар булып калыйк!
26.03.2020

Татар булып калыйк!

Туган тел, туган халык, милләт турында сүз барганда, минем күз алдыма Удмуртия Дәүләт Советы бинасы каршында Альберт Разинның ялкын чорнап алган гәүдәсе килеп баса. Ул, күпләр кебек, илдә телебезгә каршы барган процесслар өчен эчтән янып кына калмады, аның ялкыны тышка бәреп чыкты, галәм халкын тетрәндерде. Удмурт халкының бөек улы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Альберт Алексей улы белән миңа танышырга, аралашырга һәм Удмурт дәүләт университетында ун ел бергә эшләргә насыйп булган иде. Фаҗигадән соң инде ярты елга якын вакыт узса да, күңел ярасы һич төзәлми. Аның үз телен, милләтен коткарып калу өчен кылган һәр гамәле, һәр акыллы киңәше, һәр сүзе искә төшә. Үзе дә һаман арабызда кебек, барысын да ишетеп, күреп тора сыман. Аның бу адымы чарасызлыктан дип уйлыйм. Ул үзе яшәгән гомердә күп язды, конференцияләр оештырып уздырды, күпме студентларга фәлсәфә фәненнән лекцияләр укыды, кайда барып җитә ала — шунда барды, кемне күреп сөйләшергә кирәк санады — шуның белән сөйләште. Хөкүмәт җитәкчеләренә үзенең фикерләрен дәлилле итеп телдән дә, язмача да җиткерә торды.

Альберт Разинның иң “авырткан җире” — туган теле, милләтнең язмышы иде. Болар аның өчен иң алгы планда торды.
Безнең танышып китү дә кызыклы гына булды. Муса Җәлил белән иҗади хезмәттәшлек иткән, аның шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән удмурт халкының классик язучысы Михаил Петровны искә алу кичәсендә педагогика көллияте студентлары белән язучының “Италмас” поэмасын сәхнәләштергән идек. Студентларның чыгышы кичәдә катнашучыларга ошады. Үзем дә татар һәм удмурт халыкларының горурлыгы булган бу ике язучының иҗатлары турында сөйләдем. Тәнәфестә Альберт Разин безнең янга килеп, безнең студент кызларга мөрәҗәгать итте, аларның милләте белән кызыксынды һәм Михаил Петровның “Италмас” поэмасы буенча бер-ике сорау да бирде. Кызлар үзләренең төрле милләттән булулары, ләкин барысы да татар телен өйрәнүләре турында сөйләделәр, удмурт язучыларының иҗатларын удмурт әдәбияты дәресләрендә өйрәнүләрен дә җиткерделәр. Альберт Алексеевич җаваплардан бик канәгать калды. Минем кайсы яклардан булуымны сорады. Тумышым белән Әгерҗе районы Уразай авылыннан икәнлегемне белгәч, елмайды һәм:
— Авылда марилар яшәгән булуын беләсездер бит? – сорап куйды.
— Беләм, — дидем мин, – авылның иң борынгы каберлеге турында бабайларның сөйләгәнен ишеткәнем бар.
Шушы танышудан соң мин Удмурт дәүләт университетында да, педагогика көллиятендә дә һәрвакыт Альберт Разинның ярдәмен тоеп эшләдем. Ул оештырган фәнни конференцияләрдә без студентлар белән чыгышлар ясый, аны очрашуларга чакыра идек. Галим очрашуларга бик теләп килә, студентларга төрле темаларга лекцияләр укый, аларның сорауларына җаваплар бирә иде. Ике уку йортындагы татар бүлеге студентларына Альберт Алексеевичның татар телен дә белүе аеруча ошый иде.
Аның янына Россиянең төрле төбәкләреннән, Удмуртиянең авылларыннан һәм шәһәрләреннән кешеләр агыла, үзе аларны якын итеп сөйләшә, һәрберсен таный, исемнәре белән дәшә. Альберт Разинның эш урыны университетның алтынчы корпусындагы Кеше институтында директор кабинетында иде, ә сәркатибе вазифаларын хатыны Юлия Николай кызы Разина алып барды. Хатыны белән рухи яктан бер-берсен тулыландырып торалар, бик матур парлар иде. Юлия шигырьләр яза, кулыннан бар эш килә, сабыр, тәрбияле, акыллы, матур. Кызлары Софи ул елларда мәктәптә укыды, аннан соң УДДУны тәмамлады.
Без Разиннар белән кайда гына очрашсак та, сөйләшеп туя алмый идек. Шулай берчак авыл темасына кереп киттек. Сабан туйлары алдыннан иде. Сөйләшүебезне авылда дәвам итәргә булдык. Авылга Сабан туена чакыргач, Разиннар гаиләләре белән чакыруны кабул иттеләр. Безнең өчен дә, аларның гаиләсе өчен дә күңелләрдә мәңге онытылмас хатирәләр уелып калды.
Авыл белән яхшылап танышып чыгарга да өлгерделәр алар, болыннарны һәм чишмәләрне дә карап йөрделәр. Ә Сабантуй бәйрәмен башыннан ахырына кадәр бик игътибар белән карадылар. Альберт Алексеевичның урыны түрдә булды, ул милли бәйрәмебезнең һәр мизгелен күреп, күңеле аша кичерде кебек. Ә без Юлия белән халык арасында булдык, шатланып-сөенеп, җырлап-биеп көнне уздырдык. Көн бик матур, кояшлы иде. Соңыннан бәйрәм табигать кочагында дәвам итте. Безнең янга галим белем биргән студентларның да аны танып, якын итеп җыелулары үзенә көч өстәде, сөендерде. Шундый күңелле чакларны искә төшергәндә, ирексездән уйлап куям: ничектер, татарларны матур итеп, көчлерәк итеп сөйләгәндә, үзенең гомеренең соңгы минутларында да шушы мизгелләрне күз алдына китермәдеме икән Альберт абый, дим. Киявебез — райондагы иң яшь колхоз рәисе Рафил Расим улы белән төне буе сөйләшеп утырганнарын хәтерлим. Альберт Алексеевичның колхозны ничек тә саклап калырга кирәклегенә басым ясавы, авылда эш урыннары булмаса, яшьләрнең дә биредә калмаячагын дәлилләве, шуның белән бәйле рәвештә мәктәпләрнең дә ябылачагы турында аңлатуы исемдә калган. Барысы да нәкъ ул әйткәнчә килеп чыкты. Милләтебезнең бишеге булган кайбер авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары ябылды, чөнки эш булмагач, яшьләр шәһәргә юл алды. Шулай да районыбыздагы Тәбәрлегә якын гына удмурт авылы Сарсак-Омгада инвесторны кертмәделәр, халык аяк терәп каршы чыкты һәм бүгенге көндә мәктәпләре тулы көченә эшли. Миңа, ничектер, бу мәсьәләдә Альберт абыйның да өлеше керде кебек тоела.Чөнки ул бу авылны якын күреп, халкы белән аралашып йөргән иде.
Шәһәрдә ул удмуртларның удмуртча сөйләшмәвенә бик борчыла иде. Моның төп сәбәпләрнең берсе — аларның мәктәптә туган телләрен өйрәнмәве, дип саный иде. “Белемне үз туган телләрендә алмагач, танып-белү процессы акрыная, шуңа бәйле рәвештә үзбәяләре дә түбән була”, — дия иде.
2010 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча Удмуртиядә 1520740 кеше яшәгәнлеге мәгълүм, шуларның 27 проценты, ягъни 410600е — удмурт. Аларның да 35 проценты гына үз ана телен белә.
Күренекле галим үзен-үзе яндырыр алдыннан ясаган соңгы чыгышында, журналистка биргән интервьюсында да Удмуртия Респуб­ликасында төп халык булган удмуртларның дискриминациягә дучар ителүе өчен борчылуы турында иде. “Чөнки удмурт теле мәгариф системасында да, хезмәт базарында да, дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында да кулланылмый. Удмурт теле практикада кулланылмагач, удмурт кешесе өчен кимсетелү, тулы булмаганлык хисләре тудыра. Милли үзаң рәнҗетелүгә дучар ителә. Бу хәл үз туган теленнән ят телгә күчкән барлык кешеләргә кагыла. Аларда психологик кризис бара. Россиядә яшәүче биш миллионнан артык татарның да өч миллионлабының үз ана телен белмәве – моның ачык мисалы. Ел саен җир шарында 8-10, Россиядә 2 тел юкка чыгып бара икән, руслаштыру сәясәте дип карарга кирәк. Альберт Разин удмурт телен саклап калу өчен үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде:
1) Удмурт телен мәктәпләрдә, уку йортларында мәҗбүри укытырга;
2) Законнар нигезендә телне гамәлгә кертергә, ягъни практикада кулланылуын тәэмин итәргә кирәк.
Егерме биш ел Удмуртиянең башкаласы Ижауда эшләү дәверемдә мин бик яхшы аңладым: тарихи бергәлек удмуртлар белән татарларны күп яктан якынайткан, хәтта туганлаштырган дияр идем. Телләребездәге, мәдәниятләребездәге, әдәбиятларыбыздагы уртаклыклар артканнан-арткан гына.
Ә әдәбиятка килгәндә, удмурт зыялылары белән берничә тапкыр Габдулла Тукай буенча бәхәсләшеп алган чакларны да хәтерлим. Алар миңа бик җитди тонда Г.Тукайның җанында удмурт каны булуы турында әйттеләр. «Г.Тукай безнеке дә, ул безнең өчен дә бик кадерле», — диделәр. Аның шигырьләрен моңа кадәр дә удмуртчага тәрҗемә итеп өйрәнсәләр (Гай Сабитов тәрҗемәсендә), соңгы елларда тагын Вячеслав Ар-Серги тәрҗемәсендә китаплары дөнья күрде. Шулай ук Муса Җәлил турында да шундый ук сүзләр әйтергә була. Җәлил шигырьләрен дә төрле конкурсларда укучылар яратып, удмурт телендә сөйлиләр, өйрәнәләр, ятлыйлар. Аны Михаил Петров иҗаты белән янәшә куярга яраталар. Туксанынчы еллар башында Гаяз Исхакыйны белеп бетермиләр иде әле. Мин удмурт язучысы Кедра Митрей белән Гаяз Исхакый иҗатын чагыштырма планда яктырта башлагач, Альберт Алексеевич моның белән бик кызыксынган иде. Ул татар телен күпмедер күләмдә белсә дә, Гаяз Исхакыйны аңларлык дәрәҗәдә үк түгел иде әле. Исхакый әсәрләренең русчага тәрҗемәләрен Альберт абый өчен эзләп табып алып кайтырга тырыша идем. Үзенең милләтен җаныннан да артык күреп яратуында, димәк, Гаяз Исхакыйның роле дә аз булмады. Исхакыйлар кавеменнән булган татар зыялыларының удмурт галименең кырыгына килеп, аның исемен мәңгеләштерү буенча эш башлап җибәрүләре ике халык арасын тагын да якынайтты. Бу олы фаҗиганең икесе өчен дә уртак икәнлеген искәртте. Татар зыялыларының Альберт Разин язмышы өчен борчылуларын, аның исемен мәңгеләштәрү турындагы карарлар кабул итүләрен – телебез, милләтебез өчен дә борчылу дип аңларга кирәктер. Җир шарында яшәүче бер генә кеше дә моңа битараф калмагандыр. Чөнки вазгыять шундый. Безнең хәлләр дә аларныкыннан күпкә аерылмый кебек. 20 ел элек Удмурт дәүләт университетында узган Халыкара конференциядә Балтыйк буе республикаларының берсеннән килгән Арво Валтон исемле галим нәкъ шул чак­ларда: “Удмуртиядә бер генә милли мәктәп тә юк”, — дип, чаң суккан иде. Конференция материаллары җыентыгының беренче битендә аның мәкаләсе дә басылып чыкты. Шуннан соң күп тә үтми миңа Казан дәүләт университетында узган конференциядә катнашырга туры килде. Чыгышлардан соң түгәрәк өстәл вакытында миңа күп кенә сораулар бирделәр. Удмуртиядә милли мәктәпләрнең булмавын әйткәч, ышанмадылар. Менә хәзер Татарстанда шуңа якын хәл күзәтелә. Кырык мең халкы, күбесе татарлар яшәгән Әгерҗе районында бары тик дүрт татар мәктәбе эшләп килә. Әйткәнемчә, бары 15-20 ел вакыт кына узды. Кем белә, яңадан 15-20 елдан соң ниләр булып бетәр дә, милли мәгариф төшенчәсен аңлаучылар табылыр микән? Гомумән, татарча иркенләп сөйләшүче калыр микән?
Ижауда булган аянычлы хәлне мин үз күзләрем белән күрмәдем. Себер якларында сәяхәттә булып калдым. Альберт Разинны да соңгы юлга озата алмадым. Шуңадыр ул миңа һаман исәндер кебек тоела. Ә кайчакта Дәүләт Советы яныннан узганда, ялкынга чорналып, гәүдәсе һаман янадыр кебек. Күзләремә шулай күренә.
А.Гайдар исемендәге китапханәдә февраль аенда узган удмурт язучыларының утырышыннан соң, моның ни өчен шулай булуын аңладым кебек. Көн тәртибендә әдәби клуб оеш­тыру һәм удмурт зыялыларын пропагандалау буенча күп эш эшләгән, инде мәрхүмә галим Зоя Богомолованы искә алу иде. Утырышка үзләренең онык­лары белән килгән Ишмуратовлар гаиләсенең чыгышы катнашучыларның күзләрендә өмет уятты. Беренче сыйныфта укучы кыз бала удмуртча матур итеп җырлады, сөйләде, флейтада көйләр уйнады. Бабасы А.В. Ишмуратов аның чыгышыннан соң аңлатма бирде: “Без гаиләдә шулай сөйләштек: кем удмурт халкының яшәвен, үз теленең үлмәвен тели, үз өлешен кертергә тиеш, — дидек. – Менә хәзер һәрберебез кулыннан килгәнне эшли. Гаиләдә барыбыз да удмуртча сөйләшәбез”.
Без дә, татарлар, алдыбызда торган җитди сынауда – халык санып алуда — һәрберебез зур җаваплылык тоеп катнашсак иде. Туган телебезне йөрәгебез кушканча, нәселебезнең төп билгесе буларак, татар теле дип яздырсак иде. Альберт Разин Аллаһ яралткан һәр милләтнең яшәве өчен көрәште, үзенең үлеме белән дә безне кисәтеп калдырды бит.

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.
Фотосурәттә: Можга шәһәренең
«Кояшкай» балалар ансамбле.