Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татар булуыбызны онытмыйк
12.03.2020

Татар булуыбызны онытмыйк

Быел халык санын алу узачак. Мәгълүматлар тупланганнан соң безнең күпме булуыбыз һәм тормыш шартларының нинди булуы ачыкланачак. Белгечләр әйтүенчә, исәпкә алу кәгазендә 23 сорау булачак. Ул сорауларның барысына да җавап бирү яки бирмәү — һәр кешенең намус эше. Ләкин милләт турындагы сорауга җавабыз бер булыр, үзебезне “татар” дип яздырырбыз, дип уйлыйм. Татар булуыбызны онытмау, телебез, милләтебез белән горурлану бүген аеруча мөһим.

Соңгы арада Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүче комиссия илебезнең төп канунына төзәтмәләр кертү өстендә зур эш алып бара. Ләкин комиссия әгъзаларының эшне Ил Башлыгы билгеләгән темалардан түгел, ә бөтенләй башка мәсьәләләрдән башлавы уйландыра. Комиссиянең беренче утырышында ук төп канунның беренче юлын башкача язарга тәкъдим ителде: янәсе «күп милләтле халык» төшенчәсе урынына «күп халык-лы Россия милләте» дияргә кирәк. “Күп милләтле халык”, “күпмилләтле ил” дигән сүзләргә шукадәр күнеккәнбез, моны башкача күз алдына да китереп булмый. Һәр милләтнең — үз республикасы, үз дәүләте: удмуртларның – Удмуртия, татарларның — Татарстан, башкортларның – Башкортстан булган кебек, һәрберсенең үз теле, мәдәнияте, сәнгате, тарихы бар һәм болар гамәлдәге Конституциядә дә язылган. Төзәтмәләр кергән очракта, бу тәртип үзгәрмәс, дип кем әйтә ала? Киләчәктә милли рес-публикалар калырмы? Бер милләтле халыкның бер генә теле, бер генә туган иле, бер генә дәүләте булырга тиеш булып чыга түгелме? Бу сорауларга җавапны алдагы төзәтмәләрдән табарга була.

Инде хупланган үзгәрешләр арасында рус халкын дәүләт коручы халык итеп билгеләү турындагысы да бар. Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова бу төзәтмә хакында: “Рус халкы ярдәме белән илебезнең төрле халыкларының тарихи мәдәни күптөрлелеге һәм рухи бердәмлеге сакланып калган. Ил халкының 80%ын руслар тәшкил итсә дә, моңа кадәр алар Конституциядә беркайчан да телгә алынмады. Бары тик рус теле – дәүләт теле дип билгеләнеп үтелде. Яңа төзәтмәдә дәүләт этномәдәни һәм тел күптөрлелеген гарантияли, дип ассызыклана. Рус теле ул — бердәм күпмилләтле гаиләдә дәүләт коручы халык теле. Конституциянең 26нчы маддәсендә язылган башка телләрне саклау гарантиясе юкка чыгарылмый”, — дип аңлатма бирә. Әйе, бу җаваптан соң тынычланырга да мөмкин. Ләкин ныклабрак уйлаганда, «Башка милләтләр дәүләт коруга катнашмаганнармы?» – дигән сорау туа. Моңа җавап бирү өчен тирән тарихны актармыйча, быел 75 еллыгы билгеләп үтелүче Бөек Җиңүнең күпмилләтле Советлар Союзы халкының батырлыгы бәрабәренә яулануын искә төшерү дә җитәдер. Димәк, һәр милләт дәүләт төзүгә үз өлешен керткән.
Гомумән, тәкъдимнәр күп, фикерләр төрле. Шунысы хак: Конституциядә, төп закон буларак, дәүләт төзелешенә, халыкларның, кешеләрнең хокукларына, вазифаларына караган иң әһәмиятле, хәлиткеч нәрсәләр генә булырга тиеш һәм аның өчен тавыш бирү мәсьәләсен, ашыкмыйча, төптән уйлап хәл итәргә кирәк. Соңыннан үкенерлек булмасын.

Илнең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр өчен 22 апрельдә тавыш бирелү оештырылачак. Бу уңайдан әлеге көн түләүле ял көне дип тә игълан ителәчәк.

Рәмзия Габбасова.