Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Татар базары. Мәсьәләгә нокта куелачак
7.02.2018

Татар базары. Мәсьәләгә нокта куелачак

Җәен Казан шәһәренә баргач, Татар бистәсен күреп сокланып кайткан идем. Ничек матур итеп төзеп куйганнар аны? Бу урамнардан узганда, бизәлгән йортларга, ә анда урнашкан күргәзмәләргә карап, үзеңне татар милләтеннән булуыңа горурланып йөрисең. Бу мәһабәт йортларда, нечкәлек белән ясалган бизәкләрдә татарның рухи дөньясы, күңел байлыгы чагыла.
Шулай горурланып йөргәндә, “Үзебезнең Ижау шәһәренең Татар базары бистәсе дә музейдан ким түгел”, — дип уйлап куйган идем. Татар халкы йортларын бизәргә, каралты-кураларын ныгытырга, төзекләндереп торырга зур тырышлык куя. Җәйләрен өй алларында аллы-гөлле чәчәкләр үстерә, матур бизәкле коймалар тотып, үзе яшәгән урамны ямьләндерүгә зур игътибар бирә. Удмуртиягә кунакка килүчеләрне Татар базары бистәсе исеме белән генә түгел, тышкы күренеше белән дә җәлеп итеп тора. Ләкин тырышлыгы белән дан тоткан татар халкын кайда да сынаулар сагалап тора.
Ижауның Ленин районында урнашкан Татар базары бистәсендә яшәүчеләр өчен узган ел бигрәк тә борчулы булды. Башта “Энергоконтроль” компаниясе, бернинди рөхсәтсез йортларга кереп, ут хисабы приборларын алыштырып йөрде. Әлеге оешма ясаган хаталар өчен гади халык үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр булды. Инде ел азагында Татар базары бистәсендәге шәхси йортлар урынына күп катлы йортлар төзиләр икән дигән хәбәр яшен тизлегендә халыкны тетрәтеп үтте. Баштарак “Азин урамында юлны киңәйтәләр икән, шул сәбәпле юл кырыендагы йортларда яшәүчеләр күчеп китәргә мәҗбүр булачак дип сөйләделәр, аннары Татар базары бистәсенең бер өлеше күп катлы йортлар зонасына күчереләчәк дигән хәбәр таралды. Халыкны әледән-әле иҗтимагый тыңлауларга җыеп, әлеге мәсьәләне куертканнан-куерттылар. Җыелышларда катнашучылар үзләренең ризасызлыкларын белдерделәр. Бу эшне туктатуларын сорап, имзалар җыелды. Удмуртия җитәкчеләренә генә түгел, Мәскәүгә — ил Башлыгына да хатлар язылды. Җитәкчеләрнең ишекләре кат-кат шакылды.
Кайберәүләр әлеге ыгы-зыгының нидән килеп чыгуын бар нечкәлекләре белән аңлап та бетмәде шикелле. “Татар базарын күчерәләр, безнең йортларыбызны сүтеп, күп катлы йорт­лар төзиләр, нишләрбез икән?” — дигән фикер алышуларны транспорт тукталышында, урам чатында, кибеттә ишетергә мөмкин иде. Редакция телефоннары да тынып тормады. Чынында исә бу ыгы-зыгы Татар базары бистәсендә шәхси йортлар белән янәшә күпкатлы йорт төзелешеннән башланды. Моңа мисал итеп, “Видный дом”, “Морковь” торак комплексларын әйтергә була.

Декабрь аенда җитәкчеләр тарафыннан оештырыл­ган «Төзелеш һәм җир белән куллану турындагы ка­гыйдәләр»гә үзгәрешләр кертү турындагы иҗтимагый тыңлаулар оеш­тырылуы хәлне тагын да кискенләштерде. Татар базары бистәсе территориясен күп катлы йортлар зонасына күчерү биредә яшәүчеләрнең мөмкинлеген чик­ләү, ирексездән күченергә мәҗбүр итү дип аңлашыла. Әлбәттә, бу хәбәрне халык аяз көнне яшен сугу кебек кабул итте. Өлкән буын кешеләре арасында борчылудан кан басымнары күтәрелеп, хастаханәләргә эләгү очраклары да булды.
Әмма халык үз мәнфәгатьләрен яклап көрәшүдән туктамады, бу мәрхәмәтсезлек белән килешергә теләмәде. Депутатлар да аларны яклап чыктылар. Гади халыкның мәнфәгатьләрен яклап чыгуда ярдәмгә килгәне өчен Ленин районы халкы беренче чиратта Юрий Тюринга зур рәхмәтле. Җыелышлар оештыруда, халыкны берләштерүдә, аңлату эшләре алып баруда Олег Гарин, Наил Мухамедзянов зур өлеш керткәннәр.
Менә нәрсә ди бу мәсьәләгә карата Наил Мухамедзянов: “Татар бистәсе күп катлы йортлар төзү өчен уңай җир түгел. Моның өчен автомобильләр кую өчен паркингларга да урын юк, юллар тар, мәктәпләр, балалар бакчалары җитми.
Бер-ике иске йортны сүтеп, шәхси йортлар арасына күп катлы йорт төзеп тә куйдылар, ди. Ул кем өчен уңайлы соң? Машинасын да куярга урыны булмаган бу йортта яшәячәк кешеләр өченме? Янәшәдә бу күп катлы йортлардан иза чигүче шәхси йортларда яшәүчеләр өченме? Гомер буе яшәп, суын, газын, канализациясен хәләл көченә кертеп, йортын ныгыткан шәхси йорт хуҗалары өйләрен чарасызлыктан сатып китәргә тиеш буламы? Ярый ла, бу хуҗаларга төзелеш компанияләре тиешле сумманы түләргә әзер торсалар. Алар тәкъдим иткән акчага, йорт хуҗалары башка урында моннан да яхшырак йорт салып куя алырлармы? Юк шул.
Әлбәттә, төзелеш компания­ләренең кызыксынуы булырга тиеш. Әмма мондый юл белән түгел.
Күп катлы йортлар төзү комплекслы проект нигезендә булганда гына отышлы.
Хәзерге вакытта миңа әлеге мәсьәлә буенча бик күп кешеләр мөрәҗәгать итәләр. Халык бик борчыла. Меңләгән имзалар җыеп, җитәкчеләргә хатлар юллыйлар. Инициатив төркем барлыкка килде. Мин алар фикере белән килешәм. Аларның борчылуларын бик аңлыйм. Бу район шәхси төзелеш зонасы булып калырга тиеш дип уйлыйм. Әгәр Татар базары бистәсендәге буш урыннарга спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары куелса, яшь буын вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән төзелеш барса, халык бик теләп кабул итәр иде”.
Татар базары бистәсенең инициатив төркеме Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловка да мөрәҗәгать итә. Менә нәрсә дип язылган аңа юлланган хатта: “Ленин районындагы һәлакәткә тиң хәлне туктатуда сезнең ярдәмегезне сорыйбыз. Ленин районы — үзенчәлекле район. Биредә элиталы коттеджлар да, шәхси йорт­лар да, 30-50нче елларда төзелгән иске өйләр дә, гаражлар, бакчалар, күп катлы торак йортлар да бар. Шулай да, иң беренче чиратта шәхси йорт­лар районы ул. Биредә меңләгән шәхси торак йорт бар, 10 меңнән артык кеше яши. (…) Үсеш ул яхшы нәрсә, йортлар төзү дә кирәкле эш. Ләкин нигә җитәкчеләр шәхси йортларның хуҗалары ихтыярына каршы баралар. Шәхси торак һәм аз катлы йортлар зонасын күп катлы йортлар зонасына күчерү белән без үз җиребездә йорт, мунча төзү, яшелчә үстерү хокукын югалтабыз, гомер иткән урыныбыз, көч түгеп җиткергән каралтыларыбыз юкка чыга. Нигә җитәкчеләр безне бу хокуктан мәхрүм итә? Нигә зур төзелеш компанияләренә җирне түбән бәягә сатып алу, халыкка төрле ысуллар белән басым ясарга ирек куела?.. Меңләгән кешеләрнең тормышын чәлпәрәмә китерүдә нинди икътисади үсеш юлы күрәсез?..” Хат бик озын һәм ул Ленин районы халкының җан авазы булып яңгырый.
Үҗәтлелек белән ишек шакулар, гади халыкның хәленә керүне таләп итүләр эзсез югалмый. Ниһаять, Александр Бречалов “Минем Удмуртия” телерадиоканалы аша “Ижауның Татар базары бистәсендә күп катлы йортлар төзелмәячәк. Татар бистәсе аз катлы булып калачак, иң биек йорт 12 метрдан узмаска тиеш, бу биеклек биредә яшәүче халыкны канәгатьләндерә. Үзгәрешләр территориянең генераль планына кертеләчәк”, — дип хәбәр итте. Республиканың Төзелеш, торак коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры Иван Ястреб, Ленин районында яшәүче инициатив төркеме катнашында узган җыелыштан соң шушындый нәтиҗә ясалуын әйтте ул.
Эфир барышында бер кеше шалтыратып: “Педагогия көллияте филиалы бинасы урынында күп катлы йорт төзеләчәк дип ишеттем, аны төземичә, бу буш бинаны 55нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлары өчен кулланып булмыймы?” — дип борчылуын белдерде. Моңа каршы Александр Бречалов бу тәкъдимне күз уңында тотачагын әйтте.
6 февральдә инициатив төркем янә халыкны «Спартак» халык иҗаты йортында җыйды. Җыелышта бу мәсьәләгә битараф булмаган депутатлар Наил Мухамедзянов, Юрий Тюрин, Төзелеш, торак коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры Иван Ястреб, Республика Башлыгы киңәшчесе Алексей Серебренников, Ижауның баш архитекторы Владимир Некрасов һәм башка җитәкчеләр халык белән күзгә-күз очрашып, сорауларга җавап бирделәр.
Җыелыш бик озак, кискен һәм кызу барды. Инициатив төркем Татар базары бистәсен шәхси төзелеш зонасы итеп калдыру өчен нинди эшләр башкарганлык лары белән таныштырдылар. Күз яшьләре түгеп һәм зур тырышлык белән ирешкән нәтиҗә шушы булды: Ленин районы шәхси төзелеш зонасы булып калачак. Җитәкчеләр бу хакта кат-кат әйтсәләр дә, залдан “Шәһәрнең генераль планына үзгәрешләр кайчан кертеләчәк, төгәл әйтегез, кайсы көнгә әзер була бу документлар? Әзер булмыйча, без ышанмыйбыз?” — дип кычкыручылар да булды.
Ышанмаслык та шул, чөнки генераль план өчен шәһәр җаваплы булса, төзелеш өчен — республиканың Төзелеш министрлыгы. Алга таба үзара аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бик ихтимал.
Бердәмлек булганда, халыкның үз ихтыяҗын яклый алуын күрсәтте бу Татар базары бистәсе тирәсендәге ыгы-зыгы.

Элмира Нигъмәтҗан.