Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Татар базары” бистәсенең тарихын барлыйбыз
18.04.2018

“Татар базары” бистәсенең тарихын барлыйбыз

Апрель аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дип аталган сессия уздырды. Чарада төбәкне өйрәнүчеләр, бистәдә яшәүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән Удмуртиядән — Удмуртия Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова һәм мин катнаштык.

“Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү” сессиясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановның кереш сүзе белән башланып китте. Егетләр һәрвакыттагыча үзләренең гыйлемнәре, телебезне камил белүләре белән шаккатырдылар. Россия регионнарыннан һәм Татарстаннан җыелган кунак­лар үзләре яшәгән төбәкләр турында бик кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Аларга чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр. Тарихчы Тәэминә Биктимерова Казан шәһәренең Таш мәчет урынында Пугачев фетнәсе вакытында һәлак булган шәһитләр күмелгән булуы турында сорады, Ал мәчет тарихы буенча да мәгълүматларын бүлеште. Сессиядә катнашучылар Казан белән генә чикләнмичә, гомумән, Россия киңлекләрендәге татар бистәләре буенча язмаларның аз булуына басым ясадылар. Новосибирскидан килгән төбәк тарихын өйрәнүчеләр беренче чиратта Россия территориясендәге татар бистәләренә багышланган китап кирәклеге турында әйттеләр. Һәр регионда җирле татар бистәләре тарихын язарга әзер кешеләр булуын белдерделәр. Шулай ук алар Татар бистәләре тарихы күпчелек очракта биредәге мәчет, мәхәллә эшчәнлегенә бәйле булуын, шуңа күрә бүгенге көндә дә кабаттан мәчетләрдә актив эшчәнлек алып баруны, яңадан-яңа кызыксындыру чаралары булдыру кирәклеген әйтеп уздылар. Регионнардан килгән катнашучылар «Башка регионнарда чыккан тарихи китап­ларга Татарстанның татар тарихын өйрәнүче галимнәр бәя бирәме?» дигән сорауны да күтәрделәр.
Айрат Фәйзрахманов әлеге сорауларның күпчелегенә җаваплар бирде. Шулай ук программа кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә ашырылган “Бистә 2.0” проекты белән дә таныштырды. Асылда әлеге проектка кергән «Минем татар бистәсе» экскурсияләре турында, Бишбалта, Җиләкле бистәсе, Мехкомбинат тарихлары турында сөйләде. Архитекторлар белән очрашулар, Яңа татар бистәсенең Аксакаллар шурасы төзелү, тематик экскурсияләрнең активлашуы турында кызык­лы мәгълүматлар җиткерде. Бө­тендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, «КЗН@.ру» журналының баш мөхәррире, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов сессиядә катнашучылар белән — “Бистә 2.0” проекты эзләнүләре, гаилә тарихы аша бистәләрне өйрәнү, яктырту тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Удмуртия Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвәлиева “Удмуртия Республикасының татар бистәләре” темасы буенча чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, үзем өчен аның чыгышыннан мин Ижау шәһәренең «Татар базары» бистәсе турында бик күп яңалыклар белдем. Аның чыгышына Фәнзилә Салихова, үзенең журналист тәҗрибәсеннән чыгып, бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ижауда татарлар күпләп яши торган халык телендә Татар базары дип йөртелүче бистә тарихы кызыклы. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Татар базары» бистәсендә яшәүче, яшәгән танылган кешеләр турында, гомумән, татар бистәсе турында истәлекләрегезне газета битләрендә уртаклашуыгызны көтеп калабыз. Тарихыбызны киләчәк буынга тапшыру эшендә бу аеруча мөһим.

Рәфилә Рәсүлева.