Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Татар базарын ни көтә?
11.01.2018

Татар базарын ни көтә?

Ижау хакимияте шәһәр төзелешенең генераль планына тәңгәл килерлек итеп башкалабыз территорияләренә үзгәреш кертергә тели. Моның өчен җир белән куллану кагыйдәләренә үзгәреш кертергә кирәк. Шәхси йортлар күпчелекне тәшкил иткән Ленин районында күп катлы йорт­лар төзеләчәге турындагы хәбәр биредә яшәүчеләрне тәмам борчуга салды.
26 декабрьдә Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында узган җир белән куллану кагыйдәләренә үзгәреш кертелү ту­рында­гы иҗтимагый тыңлауларга (общественные слушания) 1000гә якын кеше җыелган иде. Очрашу бик киеренке үтте. Бик күп фикерләр яңгырады. Җитәкчеләр халык­ны тынычландырырга тырышса да, көтеләчәк үзгәрешләргә катгый рәвештә каршылар күп иде. Шулай да Ижауның Ленин районында яшәүчеләрнең күпчелегенең мондый кискен борылышка ышанасылары килми. Алар бу хәлнең уңай якка үзгәрәчәгенә, җитәкчеләрнең үз йортлары белән яшәүчеләргә йөз белән борылачакларына өметләнәләр.

Үзгәрешләр кертелгәннән соң шәхси секторда күп кенә шәхси йортлар урынында күп катлы йортлар төзеләчәген ишеткәч, залда тавыш, шау-шу купты, канәгатьсезлек арт­каннан-артты.
— Тып-тыныч яшәп ятканда, барлык рәсми шартларга туры китереп йорт төзегәндә, аны даими карап, ныгытып торганда, көннәрдән беркөнне хакимият безнең өчен барсын да хәл итеп куйсын әле. Нинди кысаларга сыя бу! Янәсе, безнең шәхси йортлар куллану өчен рөхсәт ителгән зонага карамый. Нигә без бу хакта бүген генә ишетәбез, — дип ачынып, үз фикерләрен әйтергә ашыкты алар.
Шәхси йорт хуҗаларын күпкатлы йортлар белән күршелек һич тә канәгатьләндерми. Татар бистәсендәге мондый төзелешләр халыкның артуына китерәчәге, балалар бакчалары, мәктәпләр җитмәү проблемасы булачагы да борчый аларны.

Мөнзәлия Солтанова: “70нче елдан бирле Татар базары бистәсендә яшим. “Ижмаш” заводының төзелеш цехында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Бүген яңгыраган яңалык — минем өчен куркыныч хәбәр. Бу биредә яшәүче барлык кеше өчен дә шулайдыр. Без бит төрле заманнарда яшәп, тиенне тиенгә җыеп, йорт төзедек. Хезмәт хакын түләмәгән вакытларда кешедән бурычка ала-ала газ, су керттек. ин үзем Огнеупорная урамында торам. Уңай шартлар булсын дип, йортыбызны акчалар түгә-түгә үзәк канализациягә тоташтырдык. Кредитлар алып, йорт төзүчеләр дә аз түгел янәшәбездә.
Арабызда начар йортлар да бар, әлбәттә, әмма андыйлар бик аз. Чөнки бар кеше дә үз йортларын ныгытырга, төзекләндерергә тырыша. Татар халкы — бигрәк тә тырыш халык. Әгәр без фатирда яшәргә теләсәк, күптән киткән булыр идек. Без — җир кешесе, үз йортыбызга ябышкан халык.
Бүген биредә яшәүче кемне генә очратсаң да, башларында шушы борчулы мәсьәлә. Халыкны алай рәнҗетергә ярамый. Болай халыкның теләгенә каршы барулары бик куркыныч күренеш, мыскыл итү дип әйтергә була. Бу Украинадагы хәлләрне күз алдына китерә. Җитәкчеләр бераз булса да уйлансыннар, халык фикеренә колак салсыннар иде”.

Айрат Ямалетдинов: “Ленин райо­нында 1979нчы елдан бирле яшим. Күпме яшәп, әле бер тапкыр да “Спартак” халык иҗаты йортына шушы кадәр күп халыкның җыелганын һәм борчулы йөзләрне күргән юк иде. Халык фикеренә болай каршы чыгарга ярамый. Кешеләрне гомер иткән нигезеннән суырып алырга, аларны хокуксыз итәргә ярамый”.
Фәния Сәйфетдинова: “Мин бу Татар базары бистәсенең Крымская урамында туганнан бирле яшим. Бу җир — минем ата-бабам нигезе. Биредә гомер буе сарыф ителгән көчне, балаларым тәпи атлап киткән йортны бернинди акчаларга да алыштырырлык түгел. Ул безгә бик кадерле.
Рәсимә Мөбарәк кызы: “Татар базары бистәсенә кертеләчәк үзгәрешләр турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек булды.
Балалар бакчасында кечкенә хезмәт хакына эшләп, тырыша-тырыша урманнан агач китертеп, йорт җиткердек. Анда уңай шартлар тудырдык. Әле һаман даими төзекләндереп торырга тырышабыз, аз гына акчабыз янга калса да, йортыбызны матурларга сарыф итәбез. Хәзер безгә ничек яшәргә? Туасы көнебездән ни көтәргә? Бу бит кешенең торган җирен генә түгел, гомер сөрешен, яшәү рәвешен үзгәртү. Безнең күршедә әле яңа гына йорт төзеп яткан кешеләр бар. Алар йорт­ларын төзи башлаганчы мондый үзгәрешләр буласын бөтенләй ишетмәгән иде. Аларга нишләргә? Сораулар бик күп, төгәл җавап бирүче, аңлаучы гына юк”.

Фикерләр, канәгатьсезлек бел­дерүләр явып торды. Араларында бу үзгәрешләргә уңай караучылар да юк түгел:
Дмитрий Данилов, “Острова” компа­ниясенең генераль директоры: “Шулай да шәхси сектордагы төзелеш (реновация) җентекләп уйланылган, комплекслы булырга тиеш. Мисал өчен, безнең “Острова” компаниясе төркемендә: “Шәһәр үсешенең тиешле стратегиясе юк, әмма җир белән куллану турындагы кагыйдәгә үзгәреш кертү шәһәр төзелешен үстерү турында фикер алышуга этәргеч булырга тиеш”, — дигән фикерләр яңгырый.
Торак төзелешенең иҗтимагый һәм социаль объектлар белән балансы булырга тиеш. Ә гомум план булганда, аны гамәлгә ашыру этабы аңлашыла. Әгәр районда кайдадыр күпкатлы торак төзелеше булганда, янәшәсендә аны тагын да дәвам итү урынлы. Ә шәхси йортлар арасында урыны-урыны белән төзелеш өчен буш җир бар икән, анда төзеләсе йортның биеклеген чикләгән нормативлар булырга тиеш.

Владислав: Татар базарында торучыларга кинога, кафега яки сәүдә үзәгенә бару өчен шәһәргә чыгарга кирәк, ә башка районнарда яшәүчеләргә бер адым ясыйсы гына. Торак төзелешеннән башка районның үсеше юк һәм ул инвесторларны да кызыксындырмый”.
Владимир Семенов: “80нче елдан бирле Нагорная урамындагы баракта яшибез. Йортны утын ягып җылыттык, өй җылыту өчен бер сезонга 24 мең сум китә иде. Йортны тузган торак дип таныту өчен хатыным белән кайда гына мөрәҗәгать итмәдек. Безгә 2022-25 елга кадәр бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак диделәр. Ә монда шундый мөмкинлек тәкъдим иттеләр: төзелеш компаниясе (застройчик) йортыбызны фатирга алыштырырга тәкъдим итте, без сөенеп ризалаштык”.

Ижау хакимияте җитәкчеләре, белгечләр бу тавышның килеп чыгуының сәбәбен халыкның ситуацияне азагына кадәр аңлап бетмәвендә, дип аңлаталар.
“Хәзерге вакытта Татар базары бис­тәсендә 100 метрлы һәм аннан да биегрәк йортлар төзеләчәге турында гайбәт сүзләр йөри. Мондый хәл булмаячак! Областная урамы районында 8 катлы йортлар төзелә. Ә калганнары шулай ук шәхси йортлар карамагында калачак, шәхси йортларга кагылмаячаклар, — дип тынычландырырга ашыкты Ижауның баш архитекторы Владимир Некрасов.
Җир белән куллану кагый­дәләренә үзгәреш кертү Татар базары бистәсенә генә түгел, «Восточный поселок», 12-й микрорайон «Север», «Металлург», «Болото” микрорайоннарына да яңа сулыш өрәчәк. Шәхси секторлар, шәһәр уртасында урнашкан шәхси йортлар башкалабызны бер дә бизәми. Җир белән куллану кагыйдәләрен үзгәртүне Ижау хакимияте махсус комиссиясе тарафыннан хуплады. Хәзер 90 көн дәвамында шәһәр җитәкчеләре үзгәрешләрнең проектын әзерләргә тиеш һәм ул проект Ижау шәһәре думасы сессиясендә расланырга тиеш.
Билгеле, бу үзгәрешләр бик четерекле, тавышлы булачак. Халыкның фикерен шулай җиңел генә томалап куя алмаячаклар. Үзгәрешләр халык мәнфәгате кайгыртылып, алар теләгенә таянып башкарылганда гына уңай нәтиҗә бирәчәк. Депутатлар әлеге проект өчен тавыш биргәндә, моны исләреннән чыгармаслар, дип ышанасы килә.

Элмира Нигъмәтҗан.