Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татарча җырлаучы Светлана
12.10.2017

Татарча җырлаучы Светлана

Татар теленең югалу проблемасы турында бүген бик күп сөйләнә. «Балалар, яшьләр туган телләрен белми, рус телендә сөйләшә», — дип чаң сугабыз. Әмма тормышта төрле очраклар була икән. Мәсәлән, рус-украин гаиләсендә тәрбияләнгән Светлана татар моңнарын яңгыратканда залдагы тамашачылар кызның рус милләтеннән булуын белми дә кала.
Узган ел Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концерты вакытында, залдан бер егет белән бер кызны чакырып, җыр бәйгесе оештырдылар. Аларның берсе без оештырган милли чараларда, концертларда катнаша торган Илшат Мөхәммәтҗанов булса, икенчесе миңа таныш түгел кыз Светлана Тимершина иде. Яшьләр Гүзәл белән Илдарны да, залдагы тамашачыларны да таң калдырып, бик матур җырлар башкардылар.
Светлананы мин социаль челтәрдән эзләп табып, узган ел үткәрелгән “Ижау моңнары” бәйгесендә катнашырга чакырдым. Ул анда вокал-соло номинациясендә дипломант булды. Агымдагы елда инде ул Сабантуй бәйрәме сәхнәләрендә дә чыгыш ясады. Күп кенә тамашачылар аның җырлавын ошатып: “Бу кызыгыз әллә Казан шәһәреннән килдеме?” — дип кызыксындылар. Әлеге милли бәйрәмебездән соң Светлананы мин үзебез оештырган күп кенә концерт программаларына кертә башладым. Аның белән аралаша башладык, мин аңа татарча сөйлим, ә ул миңа: “Рәфилә апа, син татарчаны тиз сөйләмә, мин авырдан аңлыйм, ләкин шулай да минем белән русча сөйләшмә, минем татар телен өйрәнәсем килә. Татар телен өйрәнүне мин үземә максат итеп куйдым”, — диде. Бу сүзләрдән соң, минем аның белән кызыксынуым артты. Ничек инде үзе саф татарча җырлый, ә авырдан аралаша? Баксаң, Светлананың әнисе украин, әтисе рус милләтеннән икән. “Безнең гаилә татарлар белән аралашып яшәде һәм яши. Әтием ягыннан әбием — тумышы белән Татарстаннан. Бәлкем минем тамырларымда да татар каны агадыр. Мин үземнең тормыш иптәшемне дә татар милләтеннән булыр дип күз алдына китерә идем. Татар егете Ленар белән мәктәп елларыннан ук дус идек. Гаилә кордык, кызыбыз Лилия туды. Гаиләдә ике телдә сөйләшәбез. Кызыбызны кечкенәдән үк татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышабыз. Кечкенә чакта балалар телләрне җиңел өйрәнә бит. Татар концертларына кечкенәдән үк йөрим. “Фантазия” вокал ансамбленә йөргәндә татар җырларына тартыла башладым. 2012 елда “Талант канатларында” исемле халыкара фестиваль — бәйгедә инглиз һәм татар телләрендә җырлап Гран-при алдым. Шунысы кызыклы, рус җырларын ятлыйм, өйрәнәм, ә менә татар җырларын бер тапкыр тыңлыйм, исемдә кала. Аларны яратып башкаргангадыр инде, ул миңа аерым рух өсти. Мин күңелем белән үземне татар итеп хис итәм”, — диде.
Чыгыш ясарга чакырганда мин Светланадан: “Кечкенә кызыгызны кем белән калдырасың, тормыш иптәшең концертларда катнашканга сүз әйтмиме?” — дип сорыйм. Аның сүзләреннән бу гаиләнең һәрвакыт дус-тату яшәвен, Ленарның да, кайнанасы-кайнатасының, әти-әнисенең аның татарча җырлавын хуплауларын аңладым. Бу тагын бер кат телебезнең, милләтебезнең нигезе, киләчәге гаиләдә тәрбияләнгәнен аңлата. Бүгенге көндә алар гаиләсе 28 октябрьдә үтәчәк “Чәкчәк бәйрәме — Баллы гаилә” бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Чәкчәк пешерәләр, иҗади номер әзерлиләр. Афәрин! Әлеге гаиләгә уңышлар телибез!
Ә инде татар телебезгә килгәндә, аны белү, өйрәнү кирәк, дип әйтү аз. Сүзләр генә түгел, гамәлләр дә кирәк. Һәр кеше дә милләтен, телен, динен саклап калу өчен нәрсәдер эшләргә тиеш. Рус — украин гаиләсендә тәрбияләнгән Светлана — татар телен саклап калу өчен өлеш кертә. Ә без нәрсә эшлибез? Телебезне, җырларыбызны беләбезме, балаларга өйрәтәбезме, тарихыбыз белән кызыксынабызмы?

Рәфилә Рәсүлева.