Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Татарлар булдыралар!” — дип әйтерлек булсын иде
14.12.2017

“Татарлар булдыралар!” — дип әйтерлек булсын иде

Ходайга шөкер, газетага яздыру кампаниясендә безгә ярдәм кулы сузарга әзер булучылар күп.

Беркөнне редакциягә Алсу исемле ханым шалтыратып, “Безнең урамнарда газетага яздыручы юк. Урам комитеты рәисе көндез эштә, кичен җитешми, ахрысы. Мөмкин булса, мин аңа ярдәм итәр идем”, — диде. Әлбәттә, без Севастопольская, Новгородская, 1ая Трубецкая урамнарында газетага яздыруны оештыручы Рәсим Әхмәтҗанов белән элемтәгә кердек. Уртак тел табып, бу ноктаны саклап калуга ирештек.
Шушы көннәрдә Ижау шәһә­рендә яшәүче Кәүсәрия Шәйхет­динова редакциягә шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты, безгә һәм газетаны таратучыларга бик күп рәхмәтләр яудырды. Газетага язылуның үзенә кулай юлын табуына шатлыгы чиксез икән. “Аяк­ларым йөргәндә, мәчет аша языла идем. Яшәү урынын алыштыргач, йөрергә уңайсыз. Сәламәтлегем дә мактанырлык түгел. “Почта аша язылу бик кыйммәт, 2017 елга “Яңарыш”ка язылмам инде”, — дидем улыма. Ә ул: “Син бит “Яңарыш”сыз яши алмыйсың. Сиңа бик күңелсез булыр. Үзем яздырырмын”, — дип тынычландырды. Шулай аптырашта калган көннәрдә, ишектә кыңгырау яңгырады. Күрше йортта яшәүче Апполинария Васильева булып чыкты ул. “Яңарыш”ка яздырып йөрүе турында әйтеп, миңа да үзе аша язылырга тәкъдим итте. Мин шулай итеп быел газетаны аның аша алдым. Киләсе ел өчен дә язылдым. Апполинариягә зур рәхмәт. Газетаны вакытында китереп бирә”, — диде ул. Әйе, Апполинария ханым Нижняя, К.Маркс, Родниковая урамнарында, Широкий тыкрыгында яшәүче 15 милләттәшебезгә газетаны яздырып тарата. Газетаны аның аша алырга теләге булганнар редакциягә шалтыратып белешә алалар.
Күптәнге дустыбыз Гөлсәрия апа Фазлыева “Иман нуры” мәчетендә киләсе ел өчен 28 кешене яздырды. Бүгенге көндә газетаны Устинов районындагы “Кояш” кибетенә барып алу шарты белән яздыруны оештыру өстендә эшли. Әлеге кибет тирәсендәге йортларда яшәүче милләттәшләребез газетага язылу өчен шулай ук редакциягә мөрәҗәгать итә алалар яки Гөлсәрия апа сезне 28 декабрьдә әлеге кибеттә көтеп торачак.
Без Рәсим Әхмәтҗановка (12), Алсу апага, Апполинария Василь­евага, Гөлсәрия апа Фазлыевага, “Кояш” кибете директоры Луиза Маликовага, Нурулла Хуҗагалиевка (45 газета), “Сабантуй” кафесы директоры Тәфкил Әхмәдуллинга (20), Металлурглар шәһәрчегендәге базарда йомырка сатучы бүлектә эшләүче Гөлназ Галиевага (25), Зөһрә апа Камалиевага (37), Марина Салиховага (19), Гөлфәния Гатиятуллина һәм Гөлсинә Мөхәммәтисламовага (33), яңа нокта оештырган Раилә Салихҗан кызы белән Зөлфиягә (18), 107нче балалар бакчасына (14), Луиза Гыйльфановага (48) чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Хөрмәтле милләттәшләребез! Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Димәк, 2018 ел өчен газетага язылу да тәмамлану алдында. Әлегә кадәр ниндидер сәбәпләр белән газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, тиз арада үзегезгә уңайлы һәм кулай булган юлны сайлап, газетага язылырсыз, безнең белән калырсыз дип уйлыйбыз. Яңа елга кергәч, республикадагы матбугат чараларының тиражын барлаганда, җитәкчеләр : “Татарлар булдыралар!” — дип әйтерлек булсын иде.

Язманы Рәмзия Габбасова әзерләде.