Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Татарга теле кирәкми
14.02.2019

Татарга теле кирәкми

Наилә Харисованың «И газиз телем минем…» дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. Татарстанның үзендә шулай булганны, бездә икенче төрле була аламыни инде? Ә барысы да бер кечкенә аңлашылмаучылыктан башланды. Берничә әнинең әллә уйламый, әллә уйлап эшләнгән эше аркасында без ана телебезне югалтып барабыз. Ә кая барып җиттек? “Татарга тылмач кирәкми” дигән мәкальгә өстәп, мин: “Татарга теле кирәкми”, — дияр идем. Үзебез казыган чокырга үзебез төштек.

Туган тел сагына басканымны сизми дә калдым…

Мәктәптә укыганда татар телен һәм әдәбиятын яратып өйрәнсәм дә, дөресен генә әйткәндә, үземнең киләчәгемне туган тел белән бәйләрмен дигән уй башыма да килмәгән иде. Нишләптер гел математика буенча олимпиадаларда катнашырга туры килде. Бары соңгы уку елында гына гарәп язуы белән кызыксынып китү киләчәккә планнарымны үзгәртеп куйды. Шул рәвешле, әкренләп туган телемне өйрәнүче, соңыннан өйрәтүче булып киттем. Нәкъ менә 90нчы елларда Казан шәһәрендә туган телебезне, милли ихтыяҗларыбызны яклап митинглар уза башлады. Халык зур мәйданнарга чыкты, тел һәм милләт сагына бас­ты. Без дә лекцияләрне калдырып, шунда чыга торган булдык. Ул вакытларда татар халкы бердәм булып үз мәнфәгатьләрен яклады. Иң көчле рухлы кешеләр бөтен халыкны үз артыннан ияртә алдылар, курыкмады. Әйе, ул чакларда әйдәп барырдай җитәкчеләр дә, курыкмыйча үз фикерен әйтүче яшьләр дә бар иде. Ә хәзер заман башка, дибез. Ә кая соң ул андый милләтпәрвәрләр? Кирәк булганда, халыкны җыеп, микрофон алдында чыгыш ясаучылар? Бөтен нәрсә Интернет, компьютер, инстаграм һ.б. аша хәл ителә.
Мәсәлән, элек шәһәребездәге Татар иҗтимагый үзәгенең корыл­тайлары уза иде, пленумнар була иде. Мәсгуд ага Гаратуев заманында ТИҮ зур, көчле оешма иде. Проблемаларны хәл итү өчен ул һәр түрә ишеген ачып керде. Кызганыч, бүгенге көндә Мәсгуд абыйның эшен дәвам итәрдәй әйдаманнар юк. Хәзер һәрберсе үз эшенә чумган, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Без татар теле дәресләре сәгатьләре кыс­кара дибез, эчтән генә елыйбыз. Ә кемнән ярдәм сорарга, кем безне түрәләр янында якларга әзер?! Сораулар күп, ә җавап юк. Мәсәлән, элек 3-5 сәгать укытылган ана телебезгә хәзер уку планында урын юк. Ул теге калдык –постык исәбендә йөри. Чөнки Татарстанда туган телне укыту турында ыгы-зыгы күтәрелгәч, бөтен сыйныфларда 0,5 сәгать “родной русский язык” дигән дәрес укытыла башлады. Бу — атнасына 5-6 сәгать укытыла торган рус теленә өстәмә фән. Ә безнең татар теле шул мескен 0,5 сәгатькә калды. Уйлап карасаң, хәтта куркыныч та булып китә. Шушы ярты сәгатьтә (елга 34 дәрес) балага ничек итеп татар телен, аның матурлыгын, кирәклеген, байлыгын аңлатып була икән? Мин 25 ел татар теле дәресен укытучы буларак, киләсе уку елына эш программасын бу кысаларга туры китереп ничек төзергә дип баш ватам һәм яшермим, ярты сәгать өчен программа төзеп утырырга хурланам да.
Без — бик түзем халык. Ачлыкка да, ялангачлыкка түзгәнбез. Монысын да тыныч кына кабул итәрбез. Чөнки бездә туган телебез өчен чечен, дагестан халыклары кебек горурлык хисе юк. Йөзек кашыбыз булган Татарстанның үзендә дә татар теленә карата хөрмәт хисе юк дәрәҗәсендә. Нигезе нык булмаган йортның түбәсе матур булудан ни файда?! Әгәр безнең түрәләр алдында безне – татар теле укытучыларын — яклап чыгучылар булмагач, без ни эшли алабыз соң?
Татар теле яңадан “базар” теленә кайтып бара, бумеранг кебек. Шундый зур тырышлык белән яулап алынган үрләрдән тагын түбән тәгәрибез. 25 ел элек ачылган бакчадагы татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары, педучилищедагы, университеттагы татар бүлекләре юкка чыгып бара. Бәлки яңадан да күтәрелә алыр идек. Ләкин бүгенге көндә, милли хәрәкәт башлангандагы кебек, милли җанлы көчле әйдаманнар юк. Шунысы кызганыч.

Ана телен кысрыклыйлар

Украинаны сөйлиләр. Рус телен кысрыклады, диләр. Бездә дә шул ук хәл түгелмени соң? Атнага 6 сәгать укытыла торган рус теле безнең ана телебезне кысрыкламадымыни? Болар барысы да алдан уйланылган. 9нчы, 11нче сыйныфтан соң дәүләт имтиханнары бирәсе бар, шуңа рус телен өйрәнергә кирәк, диләр. Ә нишләптер, моңа карап, балаларыбызның грамоталылыгы артмый, ә киресенчә кими генә. Әгәр баланың башы эшли, укырга сәләте бар икән, ул бөтен телне дә үзләштерә ала. Дәрес саннарын арттыру белән генә, белемнең сыйфаты артмый. Телне өйрәнү сәләте — табигать биргән байлык. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: татар телен өйрәнгән укучылар башка укучыларга караганда күпкә белемлерәк һәм сәләтлерәк, яхшырак та укыйлар.
Ана теленә сәгать бетсә дә, икенче чит телгә тиз урын табылды. Укыту программасында ана теле исәбенә икенче чит телне мәҗбүри укытуны керттеләр. Ни өчен икенче чит тел керткәнче башта ата-анадан, баланың үзеннән сорамадылар? Бернинди аңлату эшләре дә булмады. Бәлки бала инглиз теленнән тыш тагын бер чит телне өйрәнергә теләмидер. Бу турыда уйлап караучы юк. Югарыдан уку планына кертелгән, аны баланың әти-әнинең ничек кабул итәсен уйлап караучы юк. Ана телебезне өйрәнү
балага өстәмә авырлык тудыра янәсе. Ә ике чит телне өйрәнү тудырмыймыни? Югарыда карар кабул итүчеләр, бәлки бу турыда уйларга онытканнардыр? Бездә бит гел шулай. Башта карарны кабул итәләр, аннан ничек үтәлүе турында уйлый башлыйлар. Бу юлы да шулай булыр, ахры.
Элек без авыл мәктәбендә чит тел укымадык (укытучы булмады), университетта гарәп телен өйрәндем. Аңа карап, мин башкалардан кимме әллә? Әгәр бала үзе тели икән, икенче чит телне рәхәтләнеп өйрәнсен! Ә нигә бөтен баланы да бер кысага куеп, мәҗбүри өйрәтергә. Аларның күбесенә инглиз теле дә бик авырдан бирелә бит. Бер дәрестә генә бала алман телен дә белмәячәк, ана телебезне өйрәнүдән дә мәхрүм булачак.
Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның “Башка телләрне белүең белән горурланма, үз телеңне белмәвеңә хурлан” дигән сүзләре хәзерге көндә актуальлеген югалтты кебек. Барыбыз да мода артыннан куабыз. Чит телләрне өйрәнергә тырышабыз. Ә бәлки кирәге чыгар дип, Россиядә яшәү мөмкин түгел, дип уйлаучылар да күбәйде, ахры. Мондый кысрыклау шартларында милләтебезнең урыны кайда булыр? Туган телебез әби-бабайлар телендә генә булса да сакланып кала алырмы? Әйтүе кыен, минем моңа ышанычым аз. Киләчәктә укытучының бөтенләй кирәге калмаячак, дигән сүзләр дә йөри. Бала компьютер артына утырып, үзенең ана телен өйрәнеп утырырмы? Әлбәттә, юк! Бүгенге көндә алып барыла торган сәясәткә карата шуны әйтә алам: дәүләтебезгә фикерли белгән, үз мәнфәгатен яклый алган, гражданлык позициясе булган, аңлы-бе­лем­­­ле кешеләр кирәк түгел! Бездән соңгы буыннар мәктәпнең дә, укытучының да ни икәнен белмәячәкләр дигән куркыныч фаразлар чынга ашса?

Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре.