Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - «ТатарБазарФест» үз тирәсенә җыйды
5.03.2020

«ТатарБазарФест» үз тирәсенә җыйды

29 февраль көнне Ижау шәһәренең «Спартак» халык иҗаты йортында берничә истәлекле датага багышланган кичә булып узды. Иртәнге сәгатьтә фойеда милләттәшләребезне «ТатарБазарФест» дип аталган ярминкә каршы алды. Милли киемнәр, бизәнү әйберләре, төрле кул эшләре, милли ризыклар, татар телендә китаплар сатучылар белән «Спартак» халык иҗаты йорты шау-гөр килеп торды. Бу  көнне «Спартак» халык иҗаты йортында төрле остахәнәләр, күргәзмәләр эшләде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан «Килен чәе» йоласы күрсәтелде. Алар гореф-гадәтләрне, элекке җырларны искә төшереп алганнан соң, кичәгә килгән барлык тамашачыларны телне йотарлык тәмле коймак һәм мәтрүшкәле килен чәе белән дә сыйладылар.

Удмуртия һәм Татарстан Рес­пуб­ликаларының 100 еллыгы уңаеннан музыкаль композиция, концерт күрсәтелде. Бу көнне шулай ук Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 15 еллык юбилеена багышланган чара һәм отчет-сайлау җыелышы булды, киләсе өч елга рәис һәм идарә әгъзалары сайланды. Җыелышта катнашучылар җитәкче итеп бертавыштан Рәмзия Илдус кызы Габбасованы сайлап куйдылар.
Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков, Удмуртия районнарыннан милли юнәлештә актив эшләүче милләттәшләребез, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының бүлек җитәкчесе Виктория Папаева килгән иде. Ул министрлык исеменнән залда утыручыларга кайнар сәламнәр җиткерде. Автономиянең эшенә бәя биреп, ул аның республикада узган барлык чараларда актив катнашуы, эчтәлекле проектлар язып, әледән-әле грант-лар отуы турында ассызык­лады. Рәмзия ханым Габбасованың эшен уңай бәяләп: “Ул безнең Удмуртия башлыгы каршында эшләп килгән иҗтимагый совет әгъзасы да. 2018 елда республиканың мактау тактасында урын алды. Бу юкка гына түгел, ул моңа башкарган әһәмиятле эшләре өчен лаек булды”, — диде, яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын теләде.
Казан кунагы Илгиз Халиков Ижауда татарларның киләчәге нык­лы булуын, күпкырлы эш алып барылуын үз күзләре белән күреп, шатлык кичерүен белдерде. Театр эшчәнлегенә аерым тукталып үтте. “Бу өлкәдә ирешкән уңышларыгыз бар. Мондый төпле нигез бар икән, димәк, бу юнәлешне үстерергә кирәк”, — диде. Милләт өчен изге эштә Бөтендөнья татар конгрессы булдыра алганча ярдәм итәчәге турында әйтте.
Күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше буларак, ул үзенең бүгенге көндә татар телен мәк­тәп­ләрдә өйрәнү мәсьәләләре хакында бик борчылуын әйтте. “Хәзерге вакытта закон нигезендә татар сыйныфлары ачарга мөмкинлекләр бар. Ата-аналарның мәктәп директорына язган гаризасы булса, аларның теләкләрен кире кагарга тиеш түгелләр”, — диде. Ата-аналар белән сөйләшеп, татар сыйныфларын ачу юнәлешенә күбрәк игътибар бирергә өндәде.
Рәмзия Габбасова үзе автономия белән җитәкчелек иткән 6 елның соңгы 3 елында башкарган эшләргә хисап тотты. Ул 2018 -2019нчы елларда тормышка ашырган ике зур проект турында әйтеп үтте. “Алар — инде дүртенче ел дәвам итүче “ТатарБазарФест” һәм “Татар бистәсенең тарихы” проектлары. Әлеге проектлар кысаларында тарихка кагылышлы китаплар һәм дисклар да чыгардык. Шушы көннәрдә яңа китап дөнья күрәчәк. Моңа кадәрле дөнья күргән китаплардан да иң кадерлесе булыр, дип уйлыйм мин. Китап бүгенге көнгә кадәр Кузебай Герд исемендәге милли музейда сакланган тарихи материалларга нигезләнде”, — диде.

Үз чыгышында автономия рәисе Удмуртия районнарындагы милли тормышта ирешелгән уңышларга, республикабыздагы татар матбугат чаралары эшчәнлегенә бәя бирде. Милли тормышта үзләреннән керткән өлеш өчен журналистларга рәхмәтен җиткерде.
Җыелышта быел булачак торган зур чаралар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, октябрь аенда халык санын алу кампаниясе турында да кат-кат әйтелде.
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин Җиңү көне уңаеннан Үзәк мәчет белән берлектә Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балаларына багышланган акция уздырылачагы турында хәбәр итте.
Бу чарада “Спартак” халык иҗаты йортында эшләп, 40 ел гомерен Удмуртия татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган Резидә Миркасыймовага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Шулай ук Гайсә Талиповка, Бриллиант Абдрахмановага, Глазов шәһәреннән Кәрим Касимовка татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырдылар.
ТАССРның, Удмуртиянең 100 еллыгы, Җиңү көне бәйрәме һәм милли эшчәнлек безне тагын да берләштерер, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, милли юнәлештә зур уңышларга ирешербез, дигән ышаныч, дәрт белән таралышты җыелыштан җәмәгать эшлеклеләре.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе әлеге чараны уздырырга ярдәм күрсәткәннәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына, Удмуртиянең Милли сәясәт министр­лыгына, Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасына, 107нче санлы балалар бакчасына, “Яңарыш” редакциясе коллективына, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчеләренә, Ижау шәһәренең “Бәхет”, “Афәрин”, Сарапул шәһәренең “Мирас” ансамбльләренә, җырчылар Светлана Тимершина, Айдар Абашев, Радик Сәфәров, Самира Макарова, Диләрә Гыйльметдиновага, Төньяк районнар мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимовка, барлык күргәзмә оештыручыларга һәм сатучыларга, “У Розы”, “Чәкчәк” кафеларына зур рәхмәтен белдерә.

Элмира Нигъмәтҗан.

Шәфкать Ганиев фотосурәтләрендә чарадан күренешләр.