Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тарих битләреннән
6.12.2017

Тарих битләреннән

Девятерня мәктәбенә — 100 ел

Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Девятерня авылы минем өчен бик кадерле. Туган авылым күрке булып, калкурак җирдә урнашкан ике катлы мәктәп бинасы ерактан ук сәлам биреп тора. Мәктәбебез үткән тарихны белү теләге безне эзләнү эшенә этәрде, чөнки минем уемча, һәр кеше үзе белем алган мәктәбе турында күбрәк белергә, аның тарихын мәңгеләштерергә омтылырга тиеш.
Девятерня авылында электән үк мәчет булган. Архив документлары күрсәткәнчә, Девятерня авылында мәдрәсә 1832 елда ачыла. Ә 1869 елда Девятерня авылы мәдрәсәсендә 52 кеше укый. Мәктәп тә эшләгән, ачылу вакыты 1850 елгы мәгълүмат буенча “электән үк” дип күрсәтелгән. Мәктәпләрдә 3-4 ел укыганнар. Укулар, гадәттә, октябрь ахырында башланып, март ае беткәнче дәвам иткән. Дәресләр көн саен (җомга – ял көне) иртәнге 8 яки 9 да башланып, 6-7 сәгать дәвамында барган. 1917 елгы революциядән соң мәктәпләрдә дин сабагы укыту тыела. Красный Бор районы Девятерня авылында беренче дәрәҗәле башлангыч мәктәп 1917 елда Алабуга өязе мәгариф бүлеге тарафыннан ачылган. (Татарстан Республикасы милли архивы №25, 12.02.02.). Димәк, 2017 елда Девятерня авылында мәктәп ачылуга 100 ел тулды.
Башлангыч чорда, аерым типовой мәктәп булмагач, ташпулатта ике класс укытыла, укытучы булып Казанцева Зөһрә исемле укытучы эшли башлый, аерым мәктәп булганчы сөрелгән Шакир бай һәм Муллахмәт бай өендә укый торган булганнар. Соңрак ике катлы агач мәктәп төзелә.
1928 елда хәзерге таш кибет урынында ике катлы мәктәп бинасы салына. Укучыларның беренче укытучылары Үтәгән авылыннан килгән Җәмилова Зәйнәп, Девятернядан Казанцева Зөһрә (Җәмилова Зәйнәпнең әнисе) була. Соңрак Гомәров Габдулла, Садыйков Габдулхак, Эсләк авылыннан Мөслимов Галимулла балаларга беренче дәресләрен бирә башлыйлар.
1928 елдан Девятерня 4 еллык башлангыч мәктәбе КЯМ (колхоз яшьләре мәктәбе, русчасы ШКМ) дип йөртелә башлый. Ләкин, билгеле, балаларның белемгә сусаган ихтыяҗларын бу мәктәпләр генә канәгатьләндерә алмый. Шунлыктан Красный Бор районының Девятерня, Исәнбай, Бима һәм башка авылларында типовой проект белән зуррак мәктәпләр төзелә башлый. Бу чорда авылда халыкның тормыш хәле дә яхшыра башлый, халык саны туктаусыз арта. Девятерняда 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 319 хуҗалык булган, 1416 кеше яшәгән, халык саны буенча хәзерге Әгерҗе районы авыллары арасында 6 нчы урында, ә ул чактагы Красный Бор районнары авыллары арасында Исәнбай, Эсләк авыллары белән иң зурларыннан саналган. 1931-32 уку елында беренче тапкыр бишенче класс ачыл­ган. Девятерня тулы булмаган урта мәктәбендә (ТБУМ) (җидееллык) якын-тирә авыллар – Нарат, Гали, Кадыбаш, Эсләк, Атнагул, Алга, Касай, Татарстаннан да килеп белем алучы 200дән артык укучы була. Аларга 18 укытучы белем бирә.
Мәктәпнең (ТБУМ) яңа стандарт бинасы 1932 елның декабрь башында салынып бетә. Шул көннән башлап 5 нче сыйныф укучылары ике параллель класска бүленеп, яңа бинада укый башлыйлар. Мәктәп биш бүлмәле булып, анда 1-5 нче класслар урнаша.
1935 елда беренче чыгарылыш, 1936 елда икенче чыгарылыш укучылар җидееллык мәктәпне тәмамлыйлар.
Безнең авыл советыннан 482 кеше сугышка киткән, 291 кеше һәлак булган, 164 әтинең 381 баласы ятим калган!!! (Девятерняда — 156, Наратта — 138, Галидә 87 бала)
Сугыштан соңгы беренче еллар авылга яңа авырлык­лар алып килә. 1946-48 елларда барлык районнар диярлек корылыкка дучар була, авылларда ачлык башлана. Бу чорда мәктәпләр дә авыр хәлдә яши. Аларны ремонтлау өчен акча бирелми, яңалары төзелми. Шулай булуга карамастан, 40 нчы еллар ахырына гомуми җидееллык белем алу мәҗбүри була. 1958 елда илдә сигезьеллык мәҗбүри белем бирү кертелә. Безнең мәктәптә ул 1962– 63 уку елыннан көченә керә.
Мәктәпне уңышлы бетергән күп кенә укучылар үз тормышларын алга таба да мәктәп белән бәйлиләр һәм укуларын педагогия уку йортларында дәвам итәләр. Безнең Тугызбуй ягы өчен иң якын уку йортыннан Минзәлә педагогия училищесы булган. Шуңа күрәдер авылыбыз­дан күпләр шунда белем алган. Алар арасында Зарипова Рәшидә, Саттарова Мөнәзәһә, Җәлилова Сания, Төхвәтуллина Саимә, Закирова Галимә, Җәлилова Зәйтүнә, Тукманова Зәйтүнә, Маннапова Рәхимә апалар һ.б. бар.
Бүгенге көндә мәктәбебез исемен йөртүче күрше Нарат авылында туып, 1947 елдан Девятерня җидееллык мәктәбенә йөреп укый башлаган, республикабызның күренекле шагыйре һәм композиторы Ләбиб Айтуганов та 1950-1954 нче елларда Минзәлә педучилищесында белем ала.
Бу елларда эшләгән техник хезмәткәрләрнең эшләрен авыл халкы мактап искә ала. Аларның хезмәтләре шулкадәр авыр була, барлык өлкән сыйныфларны ике генә хезмәткәр: Файрушина Маһира, Шаяхмәтова Саимәләр җыештыралар. Һәрберсе өчәр мичкә яга, моның өчен утынны кул пычкысы белән кисәләр, яралар, идәннәрне ышкып юалар, көн саен бик тирән коедан 10-15 көянтә су чыгаралар.
1948–1964 елларда мәктәп директоры Шәрифуллин Габдулла Шәрифулла улы була. Ул һәркайда өлгерә, оста мөгаллим, оештыручы һәм хуҗалыклы кеше була. Габдулла Шәрифулла улынының тормыш иптәше Абдуллина Әлфия Фатих кызы Девятерня мәктәбендә 1948 елның гыйнварыннан 1975 елга кадәр рус теле һәм әдәбияты укыта.
1964 елның декабрендә Девятерня сигезьеллык мәктәбенә директор булып шушы ук мәктәптә ике елга якын уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләгән Әхмәтов Минегаян Мөхәммәт улы куела. Ул халык мәгарифе отличнигы, мәгариф өлкәсенә шактый тәҗрибә туплап килгән кеше була. Девятерня укучылары сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Исәнбай урта мәктәбенә барып, белем алуларын дәвам итсәләр, 1967 елда Кадыбаш авылында урта мәктәп ачыла. Күпчелек укучылар укуларын якындагы Кадыбаш мәктәбендә дәвам итәләр.
41нче санлы Әгерҗе мәгариф бүлеге приказы нигезендә 1980 елның 4 июленнән Девятерня сигезьеллык мәктәбенең директор вазифасын башкару өчен Әхмәтҗанова Мөхтәрәмә Мөхәммәтдин кызы билгеләнә. Мәктәпнең директор урынбасары Гәүһәрия Рәхим кызы Шәймарданова була.
1982 елның 15 августыннан мәктәп директоры булып Актаныш егете Галиев Рамил Әхмәт улы билгеләнде. Аның Салагыш авылында туып-үскән хатыны Галиева Әлфия Хәсән кызы рус теле укытучысы булып эшли башлый.
1985 елдан Девятерня сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп статусын ала.
Шушы елларда ТАССР Югары Советы депутаты, Әгерҗе районында иң алдынгы колхоз председателе Камалиев Әхәт абый ярдәме белән 320 укучыга исәпләнгән ике катлы типовой яңа мәктәп төзелә башлый. Шул елларда эшләгән укытучылар, укучылар да мәктәп төзелешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
2000 елда Илдус Нургаян улы Шәйхетдиновка мәктәп директоры вазифасы йөкләнә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Моратова Галия Габдулла кызы, тәрбия эшләре буенча урынбасар Гатауллина Гөлүсә Вәлиулла кызы, мәктәп профсоюз оешмасы җитәкчесе Моратов Камил Нургаян уллары ярдәмендә эшлекле команда туплап, Илдус Нургаянович җиң сызганып эшкә керешә. Эшчәнлек бар юнәлештә дә бик киң җәелдерелә.
Мәктәп яны тәҗрибә участогына яшь биолог Габбасов Айнур Габделнур улы мөдир итеп билгеләнә. Мәктәп җитәкчелеге Можга питомнигы, Удмурт дәүләт университеты, Ижау авыл хуҗалыгы академиясе һәм академия каршындагы Завьялово селекция үзәге галимнәре белән тыгыз эшлекле элемтә урнаштыра. Берничә ел эчендә бакча һәр ел саен 50-70 мең сум күләмендә чиста табыш бирә башлый. Шушы акчага мәктәпкә трактор алына, бакча эшләрендә ул зур ярдәмчегә әйләнә, балаларны ел әйләнәсендә бушлай витаминлы экологик чиста яшелчә, җиләк-җимеш белән ашату мөмкинлеге туа.
Мәктәпнең материаль-техник базасы ныгый: иганәчеләр ярдәме белән УАЗ-3162 микроавтобусы, ДТ-75 тракторы алынды. Районда беренчеләрдән булып моңа кадәр Нарат һәм Гали авылларыннан җәяү йөргән укучыларны йөртү оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2004 елның 9 февралендә чыккан №132-р боерыгы нигезендә Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбенә Ләбиб Айтуганов исеме бирелә.
Мәктәбебезгә Ләбиб Айтуганов исеме бирелгәннән соң педсовет карары белән укуда һәм укудан тыш юнәлешләрдә курсәткән зур уңышлары өчен аерым укучыларга ел саен Ләбиб Айтуганов исемендәге премия бирелә башлады, 2003-2004 уку елыннан башлап мондый уңышка 26 укучы иреште, Фәнзия һәм Камил Бакировларның кызлары Айсинә премиягә 6 тапкыр лаек булды.
2010 елның 10 нчы сентябреннән мәктәп белән Габбасов Айнур Габделнур улы җитәкчелек итә башлады. 2015-2016 нчы уку елында мәктәбебез икенче сулышын кичерде. Мәктәпкә Татарстан Республикасы президенты тырышлыгы белән Республика казнасыннан ремонт өчен акча бүленеп бирелде. Мәктәп бинасының түбәсе тулысынча профнастил белән ябылды, мәктәпкә керү өлеше, спортзал, ашханә төзекләндерелде, стеналар заманча итеп буялды, беренче катта идәннәр алыштырылды, электр үткәргечләр тулысынча алыштырылды, җылыту системасы яңартылды, яңа ишекләр һәм пластик тәрәзәләр куелды.
Быел, 2017-2018 уку елында, мәктәп 100 еллык юбилеен каршы алганда мәктәптә барысы 39 бала белем ала, мәктәпкәчә төркемендә 5 бала тәрбияләнә. Коллективта 28 хезмәткәр көч куя.

Илдус Шәйхетдинов, Девятерня авылы.