Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тарихка геройның үзе белән кайттык
21.12.2017

Тарихка геройның үзе белән кайттык

5 декабрьдә Удмуртиягә эш сәфәре белән чик сакчысы, Даманский утравында СССР һәм КНР арасындагы конфликтта катнашкан отставкадагы Россия федераль куркынычсызлык хезмәте генерал-лейтенанты Юрий Бабанский килде. Кунакны республика җитәкчеләре исеменнән Республика Башлыгы һәм УР Хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов кабул итте.

1996 елда Юрий Бабанский Тын океан чиге округындагы “Нижне-Михайловская” Уссурийск чик отрядында командир вазифасында хезмәт иткән. Шул елны март аенда чик конфликты вакытында геройлык һәм батырлык күрсәткән.
Каршы торучы як совет тер­риториясеннән чыгарылганнан соң, ул әлеге утрауга уннан артык разведка ясый. Эзләнү төркеме белән Иван Стрельниковның төркемен таба һәм эвакуация оештыра. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1969 елның мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме һәм “Алтын йолдыз” медале бирелә. Әлеге югары бүләккә бу вакыйгаларда катнашкан нибары биш кеше генә ия була (4 чик сакчысы һәм бер мотострелок), аларның өчесе әлеге конфликт барышында һәлак булган.
Ижауда Юрий Бабанский М.Т.Ка­лашников исемендәге музей-күр­гәзмә комплексында яшь кадетлар белән очрашты. Ул балаларга бу коточкыч вакыйгалар турында җентекләп сөйләде. Чик сак­лау гаскәрендә хезмәт итүнең гади булмавы, хәрби дуслары турында яшь буынга аңлаешлы, кызыклы бәян итте. Кадетлар аны сорауларга күмделәр.
Сергей Смирнов кунакка балалар йортында яшәүче сабыйларның үзләре ясаган бүләкләрен тапшырды. Ул бүләкләр “Үз кулларың белән ясаган бүләк” акциясе кысаларында әзерләнгән. Юрий Бабанскийга мондый акцияләр үткәрү идеясе бик ошады һәм республикабызга икенче килүендә балалар йортында да булырга әзер икәнен әйтте.
Киләсе елның май аенда Россия Чик гаскәрләренең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге юбилей уңаеннан Удмуртиядә дә күп кенә чаралар үткәрү планлаштырыла. Тарихның тере шаһитлары – ветераннар, геройлар белән очрашып, күзгә-күз карап, әңгәмә оештыруга ко­рылган чаралар яшь буын өчен әһәмиятле. Әлеге чара моның ачык мисалы. Даманский утравында СССР һәм КНР арасындагы конфликт турында документаль фильм күрсәтелү, аннары шушы вакыйгаларда үзе катнашкан шәхес белән очрашып аралашу мөмкинлеге булу укучы балаларның күзаллауларын арттыруда, патриотик хисләр тәрбияләүдә аеруча мөһим.

Элмира Нигъмәтҗан.