Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тамырлар белән көчле без
13.12.2018

Тамырлар белән көчле без

6-7 декабрь көннәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 100гә якын вәкилләре Удмуртия республикасында кунак булдылар. Алар Удмуртия татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, милли тормышы белән таныштылар. Татарстанның 31 районыннан һәм Россиянең җиде төбәгеннән җыелган хатын-кызлар Балезино районының Паюра, Кистем авыллары, Ижау Җәмигъ мәчете, “Энҗе” балалар бакчасы, Халыклар дуслыгы йорты белән таныштылар, аларда узган чараларда, остаханәләрдә катнаштылар.

Нужа да туза…

Кунакларыбызның максаты — төрле якта яшәүче татарларны барлау, аларның гореф-гадәтләре белән танышу иде. “Старая крепость” кафесында каршы алганнан соң, без алар белән бергәләп Балезино районының Паюра авылына юл тоттык. Юлның озынлыгын тоймадык та кебек, чөнки журналист Фәнзилә Салихова Удмуртия татарлары, Ижау шәһәре тарихы белән таныштырып барды. Өч гасырдан артык тарихлары булган кенәзләр нәселе дәвамчылары яшәгән җирлектә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларын Удмуртиянең төньяк районнары мөхтәсибе Ильмир Касимов, Кистем муниципаль берәмлеге башлыгы Айнур Касимов, Юнда авыл җирлеге башлыгы Владимир Урасинов каршы алды. Бу якларның тарихын су кебек эчә торган Ильмир Касимов үзләрен Нократ кенәзе Касим би нәселе дәвамчылары дип таныштырды. Паюра авылына Кистемнән аерылып чыккан гаиләләр нигез салган икән. Кышкы авылны әйләнеп, клубка килеп керүгә, авыл мәчете имамы Басыйр хәзрәт кунакларны борынгы бабасы — ыру башы — 1500нче елда яшәгән Касим би ролендә сәламләде. “Очрашу” фольклор ансамбле җырлап каршы алды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова да сәламнәрен җыр сүзләре белән башлады:
Алай да бездә нужа,
Болай да бездә нужа.
Өскә кигән күлмәк кебек
Нужа да бездә туза.
Мин әлеге җыр сүзләрен менә шулай итеп әйтер идем. Килеп керү белән мин мондагы яшәешне әнә шулай күз алдына китердем. Нинди генә булмасын, бездә нужа да туза. Биредә гомер итүче халыкның беренче үзенчәлеге — алъяпкычлары. Аларның канатларына кадәр чигүле, ике кесәле. Икенчесе — сөйләм теле. Алар аны саклаганнар. Оялмагыз, үз телегездә сөйләшегез, безнең тел бит ул. Өченчесе — Касимовлар фамилиясе. Ул аларның йөзләрендә чагыла”, — диде. Мәдәният йортының икенче катындагы музей Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәмендә булдырылган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунаклар белән экспонатларны чистарту буенча тәҗрибә уртаклаш­тылар, күп кенә кунак­лар туку станогы белән кызыксындылар, 7-8 нәсел шәҗәрәсе белән таныштылар. Шунысы искитмәле: музей экспонатлары биредә чын, алар халыктан җыелган. Кунаклар Паюра авылыннан алган хисләр белән уртаклаштылар. Татарстанның Кукмара шәһәреннән килгән Зөмәрә Җиһаншина: “Авыл кешеләренең туган телебездә сөйләшүләре, телебезгә мөнәсәбәтләре сокландырды”, — диде. Нижгар өлкәсеннән килгән Әлфия Мөхәммәтҗанова өлкән апаларның җырлауларына сокланды.

Кабарчы, шәҗәрәләр, экспонатлар

Кистем авылы Паюрага караганда борынгырак, архив документларында беренче тапкыр 1678 елда телгә алына. 1719 елда алты гына йорт булуга карамастан, биредә дин сабагы бирү өчен мулла билгеләнгән. Мәктәп, мәдрәсә төзелгән, үз хисапларына мөгаллимнәр тотканнар. Мәктәп болдырында ук безне балалар каршы алды. Биредә кунак­ларны сыйлауның үз йоласы бар. Башта чәй чыгаралар, аннары аш һәм башка сыйлар. Кунакларны табындагы шушы якларга гына хас булган камыр ризыклары җәлеп итте. Кабарчы — мич алдында җиңелчә генә майланган табада пешерелә торган ризык. Аны өстәл матур булсын өчен әзерлиләр. Тәбикмәк — (коймак формасында, коймак аларда май күмәче дип атала) кадерле кунак килгәндә генә пешерелә торган ризык. Кунакларыбыз әлеге ризыкларның рецептларын бик кызыксынып язып алдылар. Аш-судан бигрәк күңелгә салырлык, өйрәнерлек, гаҗәпкә калдырганы — нәсел шәҗәрәләре иде. Авылга нигез салган Касим бинең оныгының оныгы Мөхәммәтколдан башлап, бүгенге буынга кадәр архивларда эзләнеп, табып, шәҗәрәне Ильмир хәзрәт үзе төзегән. Кистем, Паюра халкын үз авылларының тарихын белүләре, сакчыл карашлары өчен башкаларга үрнәк итеп куярлык. Мәктәптә укучыларның 61%ы татар балалары белем ала. Тарихны өлкән буын гына түгел, алар да белә. Үз нәселен белмәгән кеше тамырсыз агач, җил кайсы якка иссә, ул шул якка ава. Укучылар нәкъ әлеге фикерне чагылдырган күренешне елатырлык, залдагы һәркемне уйландырырлык итеп, сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кистем музее — ул чын татар йорты. Биредә экспонатларны тотып, кулланып карарга була. Ильмир хәзрәт һәр экспонатның тарихын белә, аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Кистем авылы мәчете белән танышып, аның тарихын да тыңладылар. Очрашуга нәтиҗә авыл клубында ясалды. Биредә “Авылым бизәкләре” күргәзмәсе белән танышканнан соң, сәхнәдә авылның гореф-гадәтләре чагылдырылган тамаша, заманча концерт номерлары да күрсәтелде. Иң күңелгә үтеп кергәне солдатка озату җыры булды.
Урамнардан узаем,
Алы тасма сузаем.
Алы тасма җиргә җитмәс,
Бер җыр җырлап узаем.
Әлеге җыр — Кистем авылында рекрутка озату вакытында ук җырланган җыр. Егетләр йорттан чыгып киткәндә кулларын мулла дога кылган онга тидереп, буяп алалар һәм ул онны йорттагылар сәдака итеп бирәләр икән.
Барлык кунакларыбыз әлеге якларда гомер итүче халыкка сокланып туя алмадылар. Алар юлда да биредә алган уй-хисләре белән уртаклашып кайттылар.

“Татарстанда күрмәгәнне күрдек!”

Икенче көнне кунакларны Ижау шәһәре белән таныштыру (ике төркемгә бүленеп) Җәмигъ мәчетенә һәм 107нче балалар бакчасына экскурсиядән башланды. Ишегалдына килеп керүгә күзгә заманча ике бина ташлана. Берсе — хатын-кызлар бинасы дигәне — аеруча зәвыклы. Биредә Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов каршы алды. Аның хатын-кызларга кагылышлы мәсьәләләр турында үтемле вәгазен тыңлагач, янәшәдәге Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейга атладык. Лицейда 202 бала белем ала. Алар татар, гарәп телләрен өйрәнәләр, фәнни-гамәли эшләр язалар, спорт ярышларында катнашалар. Инвесторлар ярдәме белән салдырылган бинада белем алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Шунысы кызыклы: ата-аналар җыелышларында күбрәк әтиләр катнаша икән.
Мәчет каршындагы “Энҗе” балалар бакчасында кунакларыбыз “Кунак каршылау”, “Орчык һәм каз өмәсе”, “Тула басу”, “Канат чәчү” йолаларын тамаша кылдылар. Балаларның чыгышлары һәр кунакның күңеленә хуш килде. Монда һәрбер бала милләтебезнең йолаларын белеп үсә. Хәтта ки кечкенәләр кунак-ларга коймак майлый торган канатны да ясап күрсәттеләр. Хатын-кызлар балаларга милли тәрбия биргәннәре өчен тәрбиячеләргә зур рәхмәт белдерделәр.
Эшлекле сәфәр Халыклар дуслыгы йортында дәвам итте. Фойеда кунаклар өчен Кузебай Герд исемендәге милли музей, “Яңарыш” газетасы, Муса Җәлил исемендәге китапханә, “Ак калфак” оешмасы, Глазов районы Парҗы авылының шәҗәрәсе күргәзмәләре эшләде. Удмуртиянең төрле районнарыннан килгән милләттәшләребез өчен Ильмир Касимов шәҗәрә төзү буенча остаханә үткәрде. Удмуртиянең йөзек кашы булган “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле үзләренең концерт номерларын бүләк итте. Пленар утырышта Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев чыгыш ясады, Удмуртиядәге ике “Ак калфак” оешмасының еллык эш нәтиҗәләре тыңланды. Төньяк районнар мөхтәсибе, тарихчы Ильмир Касимовка “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге медале тапшырылды. Милләт алдында куйган хезмәтләре өчен милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашудан канәгать калган кунак­ларыбыз: “Милләтебезнең матур бизәкләре сез! Без сездә Татарстанда күрмәгән матурлыкны күрдек”, — дигән сүзләр белән Татар­станга юл тоттылар.
Әлеге очрашуны оештыруга зур көч куйган Бөтендөнья татар конгрессына, Милли сәясәт министрлыгына, Балезино районы Паюра, Кистем авыллары халкына, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, Ильмир Касимовка, Кәрим Касимовка, Рәшид Касимовка, “Энҗе” балалар бакчасы коллективына, “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре Бриллиант Абдрахмановага, Алия Абдуллинага, Ижау Җәмигъ мәчетенә, Халыклар дуслыгы йортына, “Старая крепость”, “Сабантуй” кафеларына, Кузебай Герд исемендәге милли музейга, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә, “Асылъяр” җыр һәм бию, “Рәйхан”, “Дуслык”, “Бәхет” ансамбльләренә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе зур рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.