Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Тамчылар тамар чаклар
10.04.2019

Тамчылар тамар чаклар

Кыш салкыннары, бураннары белән нык торса да, мәдәният йортларында төрле концертларның, конкурсларның бу вакытта иң кызган мәле. Җыр-моңга гашыйклар жюри, тамашачы алдында сәләтләрен күрсәтә. Шәһәр, республика күләмендә үткән чараларда актив катнашу укучыны чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәтә, үз көченә ышанырга, талантын үстерергә ярдәм итә.

Җиргә кабат яз атлый. Ирексездән күңелгә Шәүкәт Галиев сүзләренә Фасил Әхмәтов иҗат иткән “Тамчылар тамар чаклар” җыры килә.
“Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чак­лар” җырын көйләп, Халыклар дуслыгы йортына атлыйм. Бүген биредә төбәкара “Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсы үтә. Конкурсның максаты — талантлы балаларны барлап, татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар зыялыларын үстерү, гүзәл сәнгать дөньясына әйдәү. Курай, баян, фортепианода уйналган татар композиторларының әсәрләрен онытылып тыңлыйбыз. Бу колакка бәрә торган эстрада җырлары түгел, бу мизгелләр башкача… Уйландыра, куандыра. Ә иң шатландырганы — балаларның уен коралларында үзебезнең милли әсәрләрне уйнавы. Әйе, үтәр еллар, бәлки бу балалар тормышларын музыка белән бәйләмәсләр дә, ләкин алар күңелендә татар моңы калачак. Катнашучыларның һәрвакыттагыча географиясе киң — Можга, Ижау, Әгерҗе, Чайковский, Глазов, Кече Пурга. Музыкантлар һәр әсәрнең эчтәлеген аңлап, югары дәрәҗәдә башкаралар. “Мин 6нчы музыка мәктәбендә белем алам. Татар көйләрен өйрәнәбез. Татар көе үзенчәлекле булуы белән рус музыкасыннан аерылып тора, шуңа да миңа ошый. Конкурска фортепианода уйнап әзерләндем, ә биредә рояльдә уйнарга туры килде. Ләкин мин тиз төшенеп алдым”, — диде Камилә Фәйзуллина, үзенең конкурс­та алган кичерешләре белән уртаклашып.

Владислав Воронцов беренче тапкыр тромбон уен коралы белән катнаша. “Әлеге инструментта татарча уйнау җайлы. Чөнки ике октава да гына уйнарга кирәк. Ә татар көйләрен, әлбәттә, югары нотада уйныйсың. Конкурска махсус “Ай, былбылым”, “Сабантуй” әсәрләрен әзерләдем. Алга таба да катнашырга уйлыйм, миңа бик кызыклы булды”, — диде. Конкурста еш катнаша торган Чайковский шәһәренең яшь талант­лары бу юлы да таң калдырды. “Иң беренче конкурсларда курайда уйнаучы без генә идек. Хәзер инде конкуренция барлыкка килде. Ярыш булгач, бик кызыклы. Һәр курайның үз тавышы. Без Казан шәһәрендә дә бик күп конкурсларда катнаштык. Бүгенге көндә курайда егермедән артык татар әсәрен уйный алам”, — диде Егор Хәйдәров. Жюри членнарының да күңеле күтәренке. “Елдан-ел уен коралларында уйнаучылар арта, балалар яңа әсәрләр уйныйлар, бу бик куанычлы”, — диләр алар.
Әлеге бәйгене оештыруда төп көч булып Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин, Удмуртия республикасы мәдәният хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге җитәкчесе, “Тринимф” триосы аккордеончысы, милли хәрәкәтнең актив әгъзасы Светлана Кайсина, Халыклар дуслыгы йорты белгече Дилия Харисова, музыкантларга көч һәм рух бирүче Гайсә Талипов тора. Төбәкара “Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсына балаларны әзерләгән укытучыларга, оештыручыларга, балаларга, жюри членнарына зур рәхмәт белдереп, иҗат уңышлары телибез.

I дәрәҗә диплом ияләре

Егор Хәйдәров — Чайковский шәһәре, 2нче сәнгать мәктәбе (курай)
Владислав Воронцов — Ижау шәһәре, 9нчы балалар сәнгать мәктәбе (тромбон)
Элина Гыйләҗева — Әгерҗе шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Курайчылар ансамбле — Чайковский шәһәре, 2нче сәнгать мәктәбе (курай)
“Әгерҗе кашыкчылары” ансамбле — Әгерҗе шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (кашыклар)

II дәрәҗә диплом ияләре

Даниил Борһанов — Ижау шәһәре, 1нче балалар сәнгать мәктәбе (кларнет)
Камилә Фәйзуллина — Ижау шәһәре, 6нчы балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Амалия Гыйльметдинова — Можга шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Тимофей Байсаров — Кече Пурга, балалар сәнгать мәктәбе (баян)
“Йолдызчыклар” ансамбле — Әгерҗе шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
“Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле — Ижау шәһәре (думбра, курай)

III дәрәҗә диплом ияләре

Злата Иванова — Кизнер поселогы, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Лилиана Садыйкова — Әгерҗе шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Диләрә Садыйкова — Әгерҗе шәһәре, балалар сәнгать мәктәбе (фортепиано)
Артур Васильев — Кече Пурга, балалар сәнгать мәктәбе (баян)

Рәфилә Рәсүлева.