Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тамашачы мәхәббәтен яуладык!
21.12.2017

Тамашачы мәхәббәтен яуладык!

12 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт» XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Ел башыннан конкурс­ның өч туры үткәрелде, аларда 600дән артык кеше катнашкан. Фестиваль-конкурсның беренче туры Татар­стан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә гыйнвар-март айларында узды. 8 зонада узган икенче тур һәм ахыргы этап спектакльләрен Казанда 26 меңнән артык тамашачы караган. Жюри әгъзала­ры Татарстан Республикасы, шул исәптән Ульяновск өлкәсе һәм Удмуртия Республикалары театр коллективлары­ның 100дән артык спектакльләрен бәяләде. Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы 2008 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.
Бүләкләү тантанасында “Спартак” халык иҗаты йортында эшләп килүче “Чулпан” үзешчән сәнгать театры җитәкчесе буларак миңа да катнашырга туры килде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, театр белгече, жюри рәисе Нияз Игъламов сәламләде.
“Чулпан” үзешчән теат­ры фес­тивальдә, Флорид Бү­­лә­ковның “Әбиләргә та­гы ни җитми?” спектак­ле бе­лән катнашып, икенче турга үтте. Бүләкләү тантанасында үзеш­чән театрга ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мә­дәниятне үс­терү үзәге дип­ломын, “Тамашачы күңе­лен яулаган театр” дипломын тап­шырдылар. Мон­нан тыш Бө­тен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исе­мен­нән Ринат Закиров Ульяновск шәһәре теат­ры режиссерына һәм ми­ңа ноут­бук бүләк итте. Күршеләр — Әгерҗе районы Де­вятерня авылының “Картаямыни соң йөрәк?” халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ трагедиясе белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мә­дәниятне үстерү үзәге Дип­ломына һәм театрның режиссеры, спектакльдә ике роль башкарган Фәнис Арс­ланов “Фестивальнең дебю­ты“ дипломына лаек булды. Тантаналы чарадан соң, фестивальнең гран-при иясе дип табылган Актаныш районы Киров авылы театры Мир­хәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен тәкъдим ит­те. Спектакльдәге костюмнар, декорация таң калырлык иде.
Фестиваль агымдагы елда тәмам. “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектаклендә уйнаган үзешчән артистларга, реквизитлар, декорация, транспорт белән ярдәм иткән милләттәшләребезгә, җитәкчеләргә, әлеге фес­тивальне оештыручы ТР Мә­дәният министрлыгына һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына зур рәхмәт. 2018 елдан башлап әлеге фестиваль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров исемен йөртәчәк. Без киләсе елда фестивальдә катнашырбыз дигән уй белән яшибез. Ә конкурста җиңү өчен үзешчән артистларның уйнавы гына җитми, декорация, костюмнар да ки­рәк. Ярдәм итү өчен театр­га битараф булмаган милләт­тәшләребез табылыр дип ышанам.

Рәфилә Рәсүлева.