Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Таллинны Ижауга охшаттым
16.05.2018

Таллинны Ижауга охшаттым

Фин-угыр телләрен өйрәнүче студентларның халыкара конференциясе (ИФУСКО) – ел саен студентлар тарафыннан һәм студентлар өчен оештырыла. Анда фин-угыр телләре һәм халыклары белән кызыксынучылар катнаша. Конференция дөнья буенча бөтен студентларны төрле дисциплиналар буенча берләштерә: лингвистика, этнография, фольклор, тарих, әдәбият, фән, икътисад һәм башкалар. 1984 елдан башлап ул ел саен төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә уздырыла. Быел май аенда Эстониянең Тарту шәһәрендә үтте. Миңа да анда катнашу бәхете насыйп булды.
Мин УдДУның журналистика факультетында белем алам. Конференция турында укытучым әйтте, аның ярдәмендә док­лад яздым. Диплом эшемне мин татар телен өйрәнү проблемалары буенча язам, шуңа күрә Эстониядә чыгыш ясар өчен дә әлеге өлкәгә охшаш тема сайларга тырыштым. Докладымны “Этник охшашлыкны саклау буенча мөмкинлекләр эзләүнең интернет формалары” дигән темага удмурт телен өйрәнү буенча яздым.
Конференциядә Удмуртиядән, Коми, Ханты-Мансийск, Вен­грия, Германия, Финляндиядән, Эстониянең үзеннән һәм башка илләрдән катнашучылар бар иде. «Ugrimugri” дип аталган кичәдә без үзара таныштык, һәркем үз мәдәнияте турында сөйләде.
Мондый масштабтагы конференциядә мин беренче тапкыр катнаштым. Әзерлек бик күп көчне һәм вакытны алды. Ерак юлга чыкканчы безгә төркемдәш кызлар белән диплом эшен якларга һәм дәүләт имтиханын да тапшырырга туры килде. Тик бу авырлыклар безне чыныктырды гына, без аларны уңышлы үттек. Юлыбыз да бик кызыклы булды. Башта Санкт-Петербург буенча сәяхәт кылдык, аннан ике көн Таллин шәһәрендә яшәдек. Таллинны мин бераз Ижауга охшаттым. Бары чисталыгы һәм бай булуы белән аерылып тора. Шәһәрне бер көндә әйләнеп үтәргә мөмкин, халык күпчелек рус телендә аралаша. Без бөтен дөньяга данлык­лы иске шәһәр белән танышырга, үзенчәлекле кафеда шәмнәр яктылыгында гына төшке ашны ашарга, Балтыйк диңгезен күрергә өлгердек. Конференция узган Тарту шәһәре миңа күбрәк ошады. Ул — Таллиннан кечкенә, тыныч провинциаль шәһәрчек. Аны студентлар шәһәре дип тә йөртәләр. Монда рус телен сирәк ишетәсең. Мин инглиз һәм татар телләрендә аралаштым. Ә менә эстон теле минем өчен авыр булды.

Конференция кысаларында без төрле экскурсияләргә йөрдек, Эстониянең милли музеенда, Чуд күлендә булдык. Эстон халкы эчкечелек буенча икенче урында тора икән. Кичләрен урамда җырлап йөрүче исерек кешеләрне күрү монда гадәти күренеш диделәр.
Эстониядә тормыш кыйммәт. Мәсәлән, мине җәмәгать транспортында билет 2 евро (бүгенге көндә 1 евро 70 сум тирәсе) булуы шаккатырды. Тик Эстониядә, кайсы илдән булуыңа карамастан, студентларга өстенлекләр дә күп. Студент билетыңны күрсәткән очракта җәмәгать транспортындагы билетка 1 евро күләмендә ташлама бирелә.
Миңа Эстониягә булган сәяхәт бик ошады, ул файдалы булды. Һәркемгә дә күбрәк сәяхәт итәргә тәкъдим итәр идем. Чит илләр, чит шәһәрләрне күрү, башка милләтләрнең тарихын, яшәешен, мәдәниятен өйрәнү шәхес буларак үсәргә ярдәм итә.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.