Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Талант булса була инде ул, булмаса юк!
4.01.2018

Талант булса була инде ул, булмаса юк!

2004 елда журналист, продюсер Рифат Фәттахов тарафыннан Рәшит Ваһапов истәлегенә оештырылган фестиваль — бүгенге көндә татар дөньясындагы иң затлы, иң дәрәҗәле проектларның берсе. Ул инде Татарстан Республикасының матур мәдәни брендына әйләнеп бара. Фестиваль талантлы яшьләрне табу һәм үстерү буенча зур эш алып бара. Узган атнада әлеге фестивальнең яшь талантлары “Спартак” халык иҗаты йортында тамашачыларыбызга матур концерт бүләк иттеләр. Концертта чыгыш ясаучы яшь җырчылар турында бер генә фикер әйтәсем килә: талант булса була инде ул, булмаса юк! Хәзер газета укучыларыбызны алар белән якынрак таныштырып үтәм.
Гөлсирин Абдуллина 1993 елның 13 гыйнварында Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туган. Мәктәптә укыганда пешекче, чәчтараш булырга хыялланган.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен, хәзер Казан дәүләт мәдәният институтында Венера Ганиева классын тәмамлый.

— Гөлсирин, күбрәк халык җырларына игътибар бирәсең…
— Әйе, шундый авыр, озын җыр­лар җырлыйсың, диләр. Җыр җиңел саналса да, беренче вакытта миңа аларны башкару бик авыр иде. Халыкны күтәрергә, биеп җырларга кирәк. Ләкин эстрадада кайныйсың икән, бөтен жанрны да белергә тиешсең.
— Гаиләң белән танышып үтик әле.
— Әтием — клуб мөдире, баянда уйный, әнием — хореограф, режиссер. Әти белән әни — беренче укытучыларым. Гаиләдә дүрт бала үстек. Сеңелем Гөлчәчәккә — 24, энем Әдилгә — 18, Исламга 13 яшь. Әни бик иртә эшкә чыккан. Шуңа да без күршебездә генә яшәүче әби һәм бабай тәрбиясендә үстек дисәм дә була. Бабай вафат инде.
— Продюсерыгыз Рифат Фәт­тахов нинди кеше? Концерттан соң тәнкыйть сүзләрен каты әйтәме?
— Бик нык хөрмәт итәм Рифат абыйны. Җитешмәгән якларны әйтә, ләкин ахырдан һәрвакыт мактап куя. Бу — бик яхшы сыйфат, минемчә.
— Чәчләрең бигрәк озын, ничек тәрбиялисең?
— Чәчкә күп акча китә. Кибеткә кергәч тә, иң беренче чәчне тәр­бияли торган бәлзәмнәргә күз төшә. Май аенда чәчне яшь кычыткан суы белән чайкыйм.

Азат Абитов 1993 елның 14 гыйнварында Чувашия респуб­ли­касының Батыр районы Шыгырдан авылында туган. Социаль һәм гуманитар белем институтын һәм Казан хими-технология институтын тәмамлаган. Хәзер Казан дәүләт мәдәният институтында Венера Ганиева классында укый.

— Азат, җыр-моңга мәхәббәт нәселеңә барып тоташамы?
— Әлбәттә, җырлау сәләте миңа нәселдән килгән. Әнием Альбина — музыка укытучысы, әтием Фәрит — мәдәният үзәгендә тавыш режиссеры. Абыем Раилгә 25 яшь, ул да җырлый. Абый авылда яши, үз бизнесы бар. Сеңелем Эльвинага 12 яшь, шулай ук музыка мәктәбенә йөри.
— Холкың буенча син нинди?
— Мине кире диләр. Аз сүзле, кызу канлы чын мишәр егете мин. Кешегә озак ияләнәм, бераз оялчанрак та. Турысын әйтә алмыйм, ерактан килеп әйтәм.
— Яраткан шөгылең?
— Күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләндем, хәтта “Рубин” футбол командасына да чакырылдым. Ләкин 11нче класста укыганда теземне имгәттем һәм биш ел уйнамыйча тордым. 2016 елда Фәнил Вакказов белән танышып киттем дә кабат футболга йөри башладым. Күп кенә артистлар белән җыелышып, атнага ике көн футбол уйныйбыз.

24 яшьлек Рәнис Габбазов Ульян өлкәсе Ишеевка авылында дөньяга килгән. Казан театр училищесы, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.
— Рәнис, җыр-моңга мәхәббәтне кем уятты?
— Җиһан әбием туган ягымда (Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсе) «Идел моңнары» дигән ансамбльнең солисты иде. Мәктәптән кайтуга, урамга уйнарга да чыгармыйча, татар халык җырларын җырларга өйрәтә иде ул миңа. Әбидән өйрәнгән «Кайтыгыз, торналар» җырын балачактан җырлап йөрдем. Заманында аны Габдулла Рәхимкулов башкарган. Шуның өчен әбиемә рәхмәт. Рус мәктәбендә укыганлыктан, татарчаны да ипи-тозлык кына белә идем. Казанга килгәч кенә татарча матур итеп сөйләшергә өйрәндем.
— Шулай тиз танылып китүеңнең сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?
— Укый башлауга, мин башка җырчылар белән авылларда йөрдем, тәҗрибә тупладым. Аннары конкурс¬ларда катнаша башладым. Рәшит Ваһапов исемендәге дәрәҗәле фестивальдә җиңү яулаганнан соң, аның җитәкчесе продюсер Рифат Фәттахов килешү төзергә тәкъдим итте. Шушы фестивальдән соң мин зур сәхнәләргә чыга башладым. Моның өчен Рифат абыйга рәхмәтлемен. Безнең фикерләр дә туры килә. Репертуарга да җырларны бергәләп сайлыйбыз. Бүген эстрадада бер юнәлештә генә барып булмый. Шуңа күрә классик әсәрләр дә, халык җырлары да, заманчалары да кирәк. Клиплар да тамашачыны җәлеп итәрлек булырга тиеш.
— Гаилә хәлең?
— Хәләл җефетем Гөлия белән өч ел очрашып йөрдек. Бик тә якын кеше икәнлегенә тәмам төшенгәч, тәкъдим ясадым. Ул үзе дә сәнгать кешесе. Быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлады. Артист буларак, ул мине тулысынча аңлый. Еш кына киңәшләрен бирә, фикерләре белән уртаклаша. Тамашачы аны быелгы концертларымда күрә һәм тавышын ишетә алачак. Быел үзем дә диплом алдым. Остазым Венера Ганиевага зур рәхмәт. Киләчәктә, бәлки укуны дәвам итәрмен. Әлегә бу хактагы планнарым билгесез.
— Әледән-әле, “җырчылар арасында дуслык юк”, дигән сүзләр ишетәбез. Ә фестивальнең моңлы сандугачлары — Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов арасындагы дуслыгыгыз күпләрне сокландырырлык.
— Җырчылар арасында акыллы, аңлы конкурентлык булырга тиеш дип уйлыйм, ләкин ул кара көндәшлек булмасын иде. Безнең арада кара көндәшлек юк. Бер-беребезгә гел ярдәм итәбез, киңәшләшәбез, фикерләшәбез. Гөлсиринне «Татар моңы» конкурсыннан беләм, Азат белән дә төрле бәйгеләрдә күрешә идек. Ике ел эчендә инде туганнар кебек якынайдык. Азат, университетка укырга кергәч, вокал буенча бик нык үсте. Аны репертуарына дөрес җырлар сайлый белүе өчен хөрмәт итәм. Мин үзем хыялыйрак, күпчелек очракта «күктә очып йөри» торган кеше, ә Азат, киресенчә, акыллы, төпле егет. Гөлсирин шук, шул ук вакытта тыйнак та. Алар белән якыннан таныш булмаган очракта да, концертларына барыр идем.

24 яшьлек Айсылу Габдинова — Татар­стан­ның атказанган артисты Айдар Габдиновның кызы. Хәзер Казан дәүләт мәдәният институтында Венера Ганиева классында укый. Журналист, язучы, җырлар авторы Илфак Шиһапов гомеренең соңгы елында җырчы Айсылу Габдинова белән эшләде. Шушы бер ел эчендә Илфак Шиһапов Айсылуны күпмедер дәрәҗәдә халыкка танытты, концертларын оештырды. Ләкин алар нибары 1,5 ел эшләп өлгерде. Хәзер исә Айсылу Илфакның якын дусты, продюсер Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итә.

— Айсылу, Илфак Шиһаповның үлемен ничек кабул иттең? Сезнең хакта төрле сүзләр йөрде, аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз?
— Илфак Шиһаповның үлемен бик авыр кичердем, әлбәттә. Бу хәбәр минем өчен шок булды. Мөнәсәбәтләр дигәндә, бе­ренчедән, ул — минем укытучым, продюсерым һәм гаиләбезнең дусты иде. Гайбәтләргә килгәндә, Илфак абый эшли башлаганда, миңа болай диде: «Айсылу, сәхнә тирәсендә гайбәтләр бик күп. Кайвакыт аларны кичерергә бик авыр була. Әгәр шуңа әзер булсаң, без эшлибез». Мин сүз бирдем. Дөресен генә әйткәндә, Илфак абый үзе дә гайбәтләрне яратмады, авыр кичерә иде. Ул сүзләрнең каян һәм кемнән чыкканын беләм. Ләкин Илфак абыйга вәгъдә иткәнчә, мин аларга игътибар итмим.
— Аның белән эшләү дәверендә нәрсәләргә ирештең?
— Сәхнәгә беренче профессиональ адымнарымны аның белән ясадым. Беренче концертларымны оеш­тырып карадык, күп кенә җырлар яздырылды. Мин һәм минем гаиләм аңа бик рәхмәтле. Әтием белән дә алар бик зур дуслар иде, киләчәккә планнары бар иде. Әмма, кызганычка каршы, менә шулай килеп чыкты.
— Киләчәктә Илфакның җыр­ларын җыр­лаячаксыңмы?
— Әлегә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм, бу мәсьәлә ачыкланып бетмәде. Ишетерсез дип уйлыйм, чөнки аның туганнары бер дә каршы түгел. Кызы Зәринә белән аралашып торабыз. Ул: «Нигә җырларны җырламыйсың? Кайда ул җырлар?» — дип шалтыратып сорый. Илфак абыйга истәлек итеп, Зәринә белән «1000 еллар» дигән видео төшерергә телибез.
— Илфакның гаиләсе белән аралаша идеңме? Хәзер элемтәдә торасыңмы?
— Илфак абыйның кызы Зәринә һәм аның гаиләсе белән аралашам. Аларга кунакка да барганым бар. Илфак абыйның әнисен дә беләм. Әнисе миңа бик яхшы мөнәсәбәттә иде.
— Илсөя Бәдретдинова белән нин­ди мөнәсәбәтләрдә сез? Си­неңчә, Илсөя кебек популяр була алмавыңның сәбәбе нәрсәдә — вакыт җитмәдеме яисә башка сәбәпме?
— Илсөя апаны хөрмәт итәм, ул — чын артист. Аңа коллегама караган кебек хөрмәт белән карыйм. Тормышта без аралашмыйбыз. Популяр дигәндә, әлбәттә, вакыт җитмәгәндер. Алар — 15 ел эшләгәннәр, без исә — 1 ел.

Әлеге талантлы яшьләр Яңа ел бәйрәме алдыннан Ижау тамашачысына искиткеч концерт бүләк иттеләр. Еллар узса да, олысы-кечесе яратып җырлый торган һаман популяр, һәрчак күңел түрендә сак­ланучы, искерми дә, онытылмый да торган җырлар белән халык күңелен яуладылар. Аларга зур рәхмәт әйтеп, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.