Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Талантлар китә…
31.10.2018

Талантлар китә…

Салаватның баянчысы буларак танылган Шәфәгать Салиховның 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында вафат булуы турында хәбәр һәркем өчен тетрәндергеч булды. 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә. “Тормоз юлы 15 метрлап булган”, — дип әйтәләр. Ул Казанда узган бер мәҗлестән Чаллыга тагын бер банкетка кайтып җитәсе булган. Әле 13 августта гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтеп, баянын сузып, күпләрнең мәҗлесенә ямь өстәп йөрүченең гомере юлда кинәт өзелер дип кемнәр уйлаган?! Аны туган ягы — Азнакай районы Татшуган авылында җирләделәр…
Шәфәгать Салиховның уйнавына кушылып Салават Фәтхетдинов «Урсал тауда», «Әнкәмнең догалары» һәм башка бик күп популяр җырларын башкарды. Салават «Бер егет гармун сайлый» җырын нәкъ аңа багышлап башкара иде. «Җәмәгать, без Азнакайдан дустыбызны җирләп кайтып киләбез. Без килгәндә җәй иде, хәзер кыш. Бик шәп кеше иде Шәфәгать. Табигать елый», — дип язган Салават Инстаграм битендә.
Шәфәгать абыйның беренче хатыны Мөршидә апа (16 ел яшиләр) кинәт операция өстәлендә мәрхүм була. Ике баласы әнисез кала. Аннары үзендә көч табып, яңадан яшәп китеп, янә гаилә кора ул. Икенче хатыны Лариса белән уртак ике балалары бар. Рубинга 18 яшь, төпчек кызы Миләүшәгә октябрьдә генә 15 яшь тулды. Олы кызы Айгөл Түбән Камада өч малай үстерә. Улы да өйләнгән. “Берничә көн генә эшлим дә, аннары туктап торам, чөнки 1 ноябрьдән Чаллыда Салаватның концертлары, шунда чыгыш ясыйм”, — дигән ул дус­ларына соңгы сөйләшүдә. Җырчы Фирзәр Мортазин Шәфәгать Салихов белән бергә укыган. “Без аның белән бергә укыдык, Лениногорскида 1972-1976 елларда тулай торакта бер бүлмәдә тордык. Көчле музыкант, яхшы кеше иде. Бик аяныч, авыр, ышанасы да килми. Яшьлек бергә үтте бит, ничек авыр кабул итмисең бу хәбәрне”, — дип яза Фирзәр Мортазин.
Җырчы Гөлназ Сираева Шәфәгать Салиховның төпчек кызын гел үзе белән ияртеп йөрүе турында бәян итә. “Миләүшә мәҗлесләргә, концертларга гел әтисе белән йөри иде. Кыз балага кайчак әтиләр аеруча якын була бит. “Әти кызы” дигән төшенчә бар бит. Шәфәгать абый һәрвакыт позитив, ачык, шат күңелле иде. Тормышында төрле вакыйгалар булгандыр, аңа да карамастан, оптимистик рухта яшәде. Һәрвакыт төпле, урынлы киңәшләрен бирә иде. Кем кем, ә аны алай тиз китәр дип күз алдына да китереп булмый иде. Бу бик көтелмәгән хәбәр, авыр кичердем”, — дигән ул социаль челтәрдә. Соңгы елларда Шәфәгать Салихов җырчылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймованың иҗатташ дусты булган. “Алты ел рәттән бергә эшләдек. Җыр ягыннан дөрес юнәлеш бирүче булды ул. Аның кебек баянчы юк, аңа ияреп җырларга рәхәт иде. Кеше белән ачуланышмый, беркемгә дә начарлыгы тигәне булмагандыр. Безнең өчен икенче әтиебез кебек булды. Өченче көн соңгы концерт Буада иде. Шунда ук ашыкканы сизелде. Кайтып китәргә ашыкты. Үзгәргән кебек тоелды безгә. Өй сала иде бит инде, тәрәзәләрен тизрәк куйдырырга дип уйлап, ашкынып йөрде…” — дигәннәр алар.
Шәфәгать Салиховның журналист Ләйлә Дәүләтовага биргән интервьюсында шундый сүзләре бар: «Яшь вакытлар кайвакыт искә төшә. Аның китап итеп язарлык урыннары да күп буладыр инде. Ул Салаватның да яшь чагы, минем дә яшь вакыт. Утыз яшь бит инде ул ир-атның иң шәп чакларының берсе. Шул вакытта без Салават белән танышып, бик күп эшли башладык. Ул вакытта әле сиңа акча да кирәк түгел, башкасы да. Көненә икешәр-өчәр концерт эшли идек. Дөресен генә әйткәндә, без Салават белән эшли башлаганчы җырчылар беренче урында торсалар да, музыкантларны бик күрсәтмиләр иде. Ә бу беренче Салаваттан башланды. Музыкант җырчының тулыландырып торган өлеше икәненә Салават басым ясап, алып чыкты. Шуңа күрә мин халыкка да бик рәхмәтле, Салаватка да. Гаилә тормышына килгәндә, икенче тапкыр өйләнгәндә миңа 38-39 яшь иде. Ә Ларисага тулыр-тулмас 20 яшь. Ул студент. Иптәш кызлары: “ Чыкма, карт бит инде ул”, — диделәр. Минем иптәш малайлар кайберләре шулай ук: “ Өйләнмә, яшь бит әле ул, тора алмассыз”, — диде. Ларисага бик зур рәхмәт. Яшь кенә булуына карамастан, шулкадәрле дөньяны аңлап, алып кереп китте. Авыр чаклар да булгандыр. Тормышны ул алып бара. Минем холык йомшаграк. Мәзәккә әйләнгән вакытлар да бар инде. Хатын балалар шифаханәсендә тәрбияче-педагог булып эшли. Балалар күп. Барысын да карарга кирәк. Ларисаның телефоны берсендә өстәлдә калган. Мин шалтыратканда, телефоны экранында минем рәсем чыга. Бер бала моны күргән дә: “ Апа, сезгә шалтыраталар”, — дигән. “Ярар, рәхмәт”, — дигән Лариса. “Ә бу кем була”, — дип сорый икән теге бала. “Бу минем тормыш иптәшем”, — дигәчтен: «У-у-у, бигрәк иске икән бит инде бу сезнең», — дип әйтә ди. Чыннан да, мәхәббәттә яшь кенә роль уйнамый, дип саныйм мин. Бәлки ул мине яшәртәдер, картаерга ирек бирми. Тик мин аны картайтам…»
Удмуртиядә татар эстрадасы артистлары белән тыгыз эшләүче, аларның концерт­ларын оештыручы Резидә Миркасыймова әлеге хәбәрне авыр кичерүен белдерде һәм: “Без Шәфәгать белән һәрвакыт элемтәдә тора идек, концертлар оештыру буенча, гомумән, мәдәният темасына сөйләшә идек. Бу татар дөньясында зур югалту. Мин Удмуртия татарлары исеменнән аның гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Бармак белән генә санарлык баянчыларыбызны исән чакта хөрмәтләсәк, кадерләрен белсәк иде”, — диде ул.

Тыныч йокла, талантлы шәхес… Син уйнаган көйләрне туар еллар сәхнәләрдә әле бик күп яңгыратыр!

Рәфилә Рәсүлева.