Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Талантлар китеп бара…
1.08.2018

Талантлар китеп бара…

Гомере буе театр дип яшәгән татар театрының артис­ты, режиссеры һәм драматургы, берничә ел “Идел-йорт” төбәкара театрлар фестиваленең кураторы булып эшләгән Гафур Каюмовның 26 июльдә — 60 яше туларына җиде ай кала — халык театрының сәхнә артында фаҗигале төстә гомере өзелде…

“Әлеге фаҗига Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы барган көннәрдә була. Арча халык театры кунаклар өчен мәдәни программа әзерли. Аның кысаларында ике спектакльдән өзекләр күрсәтелгән. Берсе — Әнгам Атнабаев пьесасы буенча “Балакайларым” әсәренең кыскартылган варианты, икенчесе — Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” пьесасы буенча куелган спектакльдән бер өзек. Танылган драматург һәм режиссер Гафур Каюмов кичке программа әзерләгәндә сәхнә артында декорацияләр янында терәп куелган баскычтан егылып җәрәхәтләнгән һәм операцияне күтәрә алмыйча реанимациядә вафат булган». Иртән Интернет челтәрендә әлеге хәбәрне уку белән йөрәк тетрәнде, театр буенча әтиемне югалткандай булдым… Гафур ага белән Казан шәһәрендә Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” спектаклен куйганда “Идел-йорт” фестивалендә таныштык. Озак та үтмәде аны әлеге фестивальнең кураторы итеп куйдылар. Ул һәрвакыт шалтыратып: “Сиңа нинди ярдәм кирәк, фестивальгә катнашмыйча калмыйсыз, ялкауланма!” — дип, безнең үзешчән театрны күз астында тотты. Мин: “Вакыт җитми, әзерләп бетерә алмыйбыз”, — дип, сәбәп тапкан очракта да, безнең чыгыш ясау датасын арткарак күчереп, ярдәм кулы сузды. Театр сәнгате буенча семинарларга да мәҗбүр итеп Казанга китертә иде. Мин ул семинарларда бик күп белем алдым.

Без аның белән «ватсап» аша аралаша идек. Телефонны ачып, аның соңгы язуларын укыйм. “Синдә театр­ны ярату ята, яхшы мәктәп кирәк. Сине җитәкләп, тәҗрибәле, белгән талантлы кеше белән спектакль чыгарырга кирәк! Киңәшеп, сорашып… Мин репетиция ясаганда, сиңа коллективың белән шунда кайнарга кирәк ( мин исән чакта). Мин бит театр эшенә бөтен гомерне, белемне бирдем. Аннан, чын күңелдән коллективларга ярдәм итәсем килгән иде”…
Әгерҗе районы Девятерня авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов: “ Мин Гафур Шәкүр улы белән 2015 елда Казан шәһәрендә театр сәнгате буенча семинарга баргач таныштым. Аның чыгышын тыңлаганда: “Театрны ярата торган шәхес, мондый кеше булганда, үзешчән театрлар яшәр”, — дип өметләнеп, уйлап утырдым. Үзенә дә: “Сез театр дип ташып торасыз, йөрәгегез театр дип ашкынып тора”, — дидем. Ул шунда безнең коллективка “Идел-йорт” фестивалендә катнашырга тәкъдим итте. Беренче турда Чаллы шәһәрендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән катнаштык. Ул безгә кимчелекләрне, хаталарны әйтте, киңәшләр бирде. Спектакльдә уйнаган апаларга, әбиләргә сокланды, “Коллективның күп еллар эшләве күренеп тора”, — диде. Финалга үтеп, әлеге спектакльне Казан шәһәрендә куйдык. Ул шуннан соң кураторлыктан китте. Аның китүенә гаҗәпләндем. Туры сүзле иде мәрхүм, яратып та бетермәгәннәрдер. “Үзешчән театрларны күтәрәм, халык арасына чыгарам”, — дигән максат белән йөрде. Чын йөрәге белән театр дип кайнаган кеше театрда вафат булды. Аның юклыгына ышанасым килми. Һәрвакыт аралашып тордык. Күңелдән китми, туганымны югалт­кан кебек булдым…”
Гафур аганы мәңгелеккә югалту артыннан ук татар дөньясының тагы бер талантлы кызы — шагыйрә Флера Тарханова вафат булуы турында хәбәр килде. Талантлары мулдан, гомерләре генә кыска булды шул…

Рәфилә Рәсүлева.