Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Таз тәре! (хикәя)
21.12.2017

Таз тәре! (хикәя)

Колхоз рәисе Барый белән гади ат карау­чы Габдерәхим дуслар дип әймәсәң дә, ниндидер якынлыкта яшиләр. Колхоз рәисе авылда зур түрә – аның әйткән сүзе закон. Барый — кырыс холыклы, гади колхозчыга эш аты гына дип караучы, үзен кайчак бөтенләй диктатор итеп сизә. Бер караганда, Барый өчен бу файдалы кебек тоела. Колхозчылар аның тупас сүзле, саран булганын белеп, вак-төяк сораулар белән идарәгә кереп аптыратмыйлар. Кырыслыгы, тупаслыгы аның өчен бер калкан да булып тора.
Ә Габдерәхим белән әшнәлеге аңа шәхси хуҗалыгын алып бару өчен бик файдалы. Колхозчылар җәен үз мал-туарларына кышка азык әзерләп чокыр-чакырлардан печән чапканда, тарантасына утырып килгән Барый аларга басып кулындагы чыбыркасы белән янап “пешекләп” киткәли. Имеш, кызу эш өстендә үз мал-туарына колхоз җиреннән печән чабып, закон бозып йөриләр. Милициягә шалтыратып таш капчыкка озатырга да күп сорамас рәис. Гаепле кеше башын иеп, каршы сүз әйтмичә генә тыңлый Барыйны.
Бөтен сүгенү сүзләрен әйтеп бетереп, эчен бушаткач, Барый атына чыбыркы белән сыдырып китеп бара. Ә кеше үзенең печән чабуын дәвам итә. Председатель яхшы аңлый: әгәр һәр печән әзерләүчене төрмәгә җибәрә башласаң, бер айдан колхозда эшләргә кеше калмаячак авылда. Аннан соң әгәр кеше авылда мал-туар да тотмаса, ачка үләчәк. Ә печән әзерләүчеләргә акырып-бакырып йөрү аңа авыл халкын куркытып, үзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк.
Ә үзенә каршы сүз әйтеп батырлана торган кешеләргә каршы Барыйның шалканы коры. Авылда колхоз малларын урламыйча яшәүче ир-ат юк дип әйтерлек. Фермадан яки ындыр табагыннан өенә кайтып килүче ат җигүче ир-атны очратып, аның үзе утырган бер кочак салам яки печән астын карасаң, анда, һичшиксез, бер капчык яки ярты капчык фураж, он табачаксың. Ә бу инде дөньяда иң гадел булган Совет законнары буенча – маддә, беркемнең дә башыннан сыйпамыйлар. Сугыш вакытында кырдан бер кесә икмәк урлап кайткан өчен берничә хатын-кызны төрмәгә утыртып, ятим калган балаларын балалар йортына җибәрү очраклары да авыл халкының исендә әле.
Сугыштан соң 10 ел вакыт узган инде. Халык ярлы яшәсә дә, ачтан үлүче юк. Хезмәт көненә ярты кило булса да икмәк бирәләр. Кешеләр өйдә икмәк пешерә алмый алуын, ләкин алабута һәм кырып салган бәрәңгегә бераз он да салырлык байлыгы бар. Хәзер инде кычыткан ашамыйлар, кешенең бәрәңгесе елга җитә, иншалла.
Авыл кешеләрен каты кулда тотса да, ач кешенең колхоз эшенә кулы бармаганын яхшы аңлый Барый. Шуңа күрә көзге уңыштан колхозчыларга хезмәт көненә күбрәк икмәк бирергә тырыша. Райком белән райисполкомга нәрсә, аларга, кырып-себереп, бөтен икмәкне элеваторга озаттырырга да икмәк планы үтәлү турында хисап кына тотарга кирәк. Ә авылдагы ярымач, ялангач колхозчыларга төкерәләр алар, ә рәискә аларның күзләренә ничек карарга?
Шуңа күрә дәүләт планын яртылаш үтәгәч, район җитәкчеләре белән колхоз рәисләре арасында тарткалашу башлана. Җитәкчеләргә планны арттырып үтәп, Казаннан мактау алырга (ә мактау ул дәрәҗә үсеше һәм киләчәк карьера – кемнең югарырак үсәсе килми), колхоз рәисләре колхозчыларга хезмәт көненә күбрәк икмәк бирергә тырыша – ач халыктан нинди эш сорамак кирәк!
Председательнең үз хәле дә колхозчыларныкыннан артык түгел. Шул ук авыл кешесе бит ул, хуҗалыгы, мал-туары бар, ел буе эш сәгате иртәнге биштән башлана. Дөрес, аңа хезмәт көне күп языла. Димәк, икмәкне ул гади колхозчылардан күбрәк ала. Колхоз кирәк-ярагына дип мал суйганда, склад мөдире итнең иң яхшы кисәген аңа калдыра, елга берничә тапкыр районга киңәшмәгә баргач, председательләрне аерым бүлмәгә берәмләп чакырып, шактый зур сумма акча салынган конверт тапшыралар (рәис – ул дәүләт хезмәтчесе, ул хәерче яшәргә тиеш түгел). Шуңа күрә акыллы председатель үз урынын югалтырга ашыгып тормый. Ә эш уңайлырак барсын өчен ул үзенә авылда берничә кешене якынайтырга тиеш була. Ни дисәң дә, колхоз милкен кемнең ничек урлаганын яки җитәкчеләр турында кемнең нәрсә сөйләгәнен Барый белеп торырга тиеш. Эш барышында бик кирәк була андый мәгълүмат… Дөрес, халык аларны шымчылар яки председательнең арт ягын сөртүчеләр дип атый, ләкин халыкның “Эт өрә, бүре йөри” дигән әйтеме дә бар бит әле.
Барыйның бар бер якын иткән кешесе, ул — ат караучы Әбдүш. Мулла куйган исеме Габдерәхим булса да, халык аны кыскартып Әбдүш кенә дип йөртә. Моңа бөтен кеше дә инде күнеккән. Хәер, авылда бик сирәк кенә кешегә мулла кушкан исеме белән эндәшмиләр. Ә кайберәүләрне хәтта кушамат белән генә атап йөртәләр: “Куян”, “Бүре”, “Кумак”…
Ә Әбдүшнең атамасы “Таз”. Моны халык телендә Тукайның шигыреннән алынган дип сөйлиләр. Чөнки Тукай “Таз”ы кебек Әбдүш тә үз файдасына төрле хәйләләр уйлап чыгарырга оста. Шуларның берсе Барый хәтеренә гомерлек булып кереп калды.
Ә Әбдүшнең үзенә тугрылыклы икәнен белеп, Барый аңа үз хуҗалыгы эшләрен дә кушкалый иде. Малларына печән бетсә, Барый аңа төнлә эскертеннән берәр йөк печәнне ишек алдына кайтарып бушатырга куша. Төнлә булса да, халык күрми калмый инде председатель “шуклыгын”. Ләкин куркалар, шикаять язмыйлар.
Ә Әбдүш шуңа күрә “Таз” кушаматын алган кеше инде ул, һәрнәрсәдән үзенә файда алу ягын карый. Бер йөк печәнне Барыйга алып кайтса, икенче йөкне шул ук төндә үзенә алып кайта. Шымчылар Барыйга икенче көнне үк тишәләр Әбдүшнең караклыгын, ләкин Барыйга тешен кысып түзәргә генә кала.
Шунысы ошый Барыйга, Әбдүш аның турында беркемгә бер сүз әйтми, телен читлектә тота белә Таз. Аның белән теләсә нинди темага әңгәмә корырга була. Шуңа күрә кәефе төшеп, бераз тамак чылатырга теләсә, Барый кайчакта, бер шешә аракысын кыстырып, Әбдүш янына ат абзарына (“конный двор” сүзен кыскартып, халык аны “дубыр” гына дип йөртә) кичке эш тәмамлануга менеп китә.
Бу юлы да шулай булды. Ноябрь аенда караңгы тиз төшә. Кичке сигезләрдә Барый белән Әбдүш ат караучылар бүлмәсендә кәрәчин фонаре яктысында ит белән суганны турап, кырлы стаканнарга беренче йөзәр грамм аракыны салдылар. Барысы да һәрвакыттагыча: беренче стаканнан соң телләре ачылып китте, ә беренче шешә беткәч, Әбдүш каяндыр икенчесен тартып чыгарды. Ат караучы гына булса да. тормыш тәҗрибәсе бай Әбдүшнең. Аның фикерләрен Барый исерә башлагач та кызыксынып тыңлады.
Гадәттә, эчкәндә сөйләшелгән сүзләр шул урында калып онытыла, беркем дә икенче көнне бу турыда сүз кузгатмый. Шуңа күрә Барый Әбдүшкә кайчакта тормышка ашмас вәгъдәләр дә биреп ташлый (мәсәлән, шешәдәшен бригадир яки склад мөдире итеп кую) иде, ә нигә буш вәгъдәне кызганырга шешәдәштән, иртәгә барыбер онытылачак бит ул.
Бу юлы исергәч, Әбдүш Барыйга үзенең яшь ярымлык үгезен шундый ук авырлыктагы атка алыштырырга сорап бәйләнде. Барый яхшы белә: Әбдүш ат суеп, гаиләсен ат ите белән тәэмин итәргә ярата, ләкин бит илдә халыкка ат тотарга рөхсәт ителми. Бу турыда Барыйның үзенең дә еш кына уйланганы бар: ничек инде йорт хайваны тотарга авыл кешесенә рөхсәт итмиләр? Ул бу сорауны районнан килгән бер түрәгә биреп караган иде. Түрә идарәдә сөйләшкәндә сүзгә бик саран күренсә дә, өстәл артында башына аракы зәхмәте тигәч, теле ачылып китеп күп нәрсә сөйләде. Авыл кешесенә ат тотарга ярамый, дигән закон бер җирдә дә юк, ләкин Мәскәүдән телдән генә бирелгән күрсәтмә бар икән. Имеш, ат ул крестьянның шәхси хуҗалылыгын күтәрергә, аңа баерга ярдәм итә. Авыл кешесе баеп китсә, ул яңадан кулакка әйләнергә мөмкин. Ул сөйләшүдән Барый шуны аңлады: Совет хөкүмәтенә авыл кешесенең хәерче булуы, гомергә ярлы яшәве һәм шул ук вакытта бөтен кешенең дә бертөрле яшәве. Әгәр аерым кешеләр баеп китсәләр, башкалар алардан көнләшеп ыгы-зыгы чыгарырга, мөмкиннәр. Ә бөтен кеше дә бертөрле һәм бөтен кеше дә ярлы яшәгәндә, түрәләргә мәшәкатьләр белән башны авырттырмыйча рәхәт яшәргә була. Менә власть диген син, ә? Сүздә һәр түрә халык байлыгы өчен, аның рәхәт тормышы өчен көрәшә, ә чынлыкта халыкны буйсынуда тоту өчен түрәләргә гади халыкны хәерчелектә яшәтү файдалырак икән. Бу турыда уйлаганда, Бакый һәрвакыт эчтән генә усал итеп сүгенеп куя, үзе дә сизмәстән йодрыкларын йомарлый…
Әбдүш суярга ат сораганда, Барыйның хәтеренә тагын шул авыр уйлар килеп төште. Әле артык исереп бетмәгән булса да, Барый шешәдәшенең кәефен төшермәскә булды. Әйдә, бу исереккә ат вәгъдә иткәннән әллә нәрсә булмас, исерек баштан бөтен нәрсә чыгып оча! Иртәгә ул бу сөйләшүне , һичшиксез, онытачак.
Икенче шешәне эчеп бетергәндә, Әбдүш инде нык йомшады. Барый шешәдәшенә аның үгезе авырлыгында булган яшь тай вәгъдә итте. Әбдүшнең алдарга оста икәнен белгән Барый аңа идарәгә гариза язып китерергә кирәклеген һәм үгезен фермага китерүне һәм тайны ат абзарыннан алуны колхозның ревизия комиссиясе рәисе Дәүләтша контролендә булырга тиешлеген дә кисәтте.
Барый инде аягында авыр басып торган Әбдүшне капкасына кадәр озата барды. Өенә кайтып барганда, Барыйның күңелен бер борчулы уй биләп алды. Нигә соң әле бүген Әбдүш тиз исереп китте? Беренче генә тапкыр болай эчүләре түгел бит инде аларның. Башка вакытта Барый исереп, Әбдүш аны өенә кадәр озата бара иде, ә бу юлы киресенчә булды. Юк, монда нәрсәдер бар, ниндидер хәйлә кормыймы икән бу?
Хәйләнең нинди икәнлеген икенче көнне генә аңлады Барый. Иртән сәгать биштә колхоз идарәсенә килсә (ә ул һәркөнне шулай иртә торып килә эш урынына), анда ат бәйләп куя торган махсус урынга бәйләнеп куелган яшь үгезне күрде председатель. Үгез кечкенә түгел, ләкин артык зур да димәссең. Авырлыгы 250 килодан артмас. Ә үгездән 10-15 метр ераклыкта тун якасын күтәргән, бүрек колакчыннарын төшергән Әбдүш махорка көйләтеп тора. Ачуы кабарды Бакыйның. Кичәге шешәдәшенә сәлам дә бирмичә, идарәгә юнәлде. Ә Әдбүш аның артыннан хуҗасы артыннан йөгергән эт кебек иярде. Барыйның эш бүлмәсенә кереп ут кабызуга, Әбдүш тун кесәсеннән газетага төрелгән дәфтәр бите алып Барыйга сузды:
— Менә ни, иптәш председатель, монысы үгезне атка алыштыру өчен гариза, ә үгезне инде күрдең…
Барый тиз генә гаризаны алып күз йөртеп чыкты. Әгәр ул форма буенча языл­маса, яки хәреф хаталары булса, аңа Әбдүшне борып җибәрергә сәбәп булыр иде. Ләкин юк, барысы да дөрес. Гариза матур хәрефләр белән тезеп, дөрес итеп язылган, күренеп тора, аны кемнәндер яздырган, ә имзаны ул үзе куйган. Кем язган соң гаризаны. Әбдүш гаиләсендә аны язардай кеше юк. Әә, күршеләре — укытучы Хәлимә язып биргән моны, корт чаккыры! Ярар, бер очрашып пешекләр әле аны Барый, теләсә кемгә дөрес документ язып биргән өчен. Алдады аны таз тәре! Кичә исерек булмаган икән! Ә хәзер биргән сүзеңнән баш тарта алмыйсың бит инде. Әгәр борып җибәрсәң, бөтен авыл­га даныңны сатачак. Аннан соң бит әле кирәк вакытта үз хуҗалыгына кирәкле әйберләрне ташудан да баш тартачак бу хәйләкәр.
Әгәр Әбдүш колхоздан ат алып суйды дип, авылда сүз китсә һәм башкалар идарәгә китереп үгез бәйли башласалар ни эшләрсең? Алданды Барый, алдады аны таз тәре!

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.