Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тагын пенсия реформалары турында
6.09.2018

Тагын пенсия реформалары турында

Бик озак сөйләнелгән, халыкта шау-шу, канәгатьсезлек, каршылыклы фикерләр уяткан пенсия реформалары 2019 елдан гамәлгә ашырылачак. Халык пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр белән килешеп бетмәсә дә, Владимир Путинның реформаларны бераз йомшартырга тәкъдим итүе бераз күңелләрне тынычландырды.
1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызлар әле гамәлдә булган пенсия турындагы закон нигезендә 2019 елда пенсиягә чыгарга тиеш иделәр, ә пенсия системаларына үзгәреш кертелү турындагы Хөкүмәт закон проекты буенча алар 2020 елда чыгачаклар. Шулай булуына карамастан әлегә бу мәсьәлә бик еш телгә алына торган тема булып кала бирә.
Борчылырлык та шул, Удмуртстат мәгълүматлары буенча рес­публикада ир-атларның уртача гомере 2016 елда 64,6 яшь, ә хатын-кызларның 77,1 яшь. Күп кенә кешеләр лаеклы ялга чыкмас­ка һәм үлгәнче эшләргә мөмкин дигән сүз. Бу пенсия реформаларына кагылышлы бердәнбер мәсьәлә генә түгел. Удмуртиянең социаль сәясәт һәм хезмәт министры Татьяна Чуракованың 2017 ел докладында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Удмуртиядә 4514 мең пенсионер яши. Алар җәмәгать транспортында 40 тапкыр түләүсез йөрү, капиталь ремонтка түләүдә льготалар, рецепт буенча даруларга ташламалы бәяләр, милек салымнарына түбән ставкалар белән куллана. Шулай ук (әгәр акчаны яшәү минимумыннан аз ала икән) аларга өстәмә түләүләр каралган. Хезмәт биржасында социаль ярдәм күрсәтү өчен генә дә Удмуртия бюджеты 2 млрд сум сарыф итә. Шәһәр чите транспортында юл йөрүгә 50% ташлама ясау өчен дә республика бюджетыннан ел саен 25 млн сум акча бүленә. Әлеге ташламалар моннан соң бетереләчәкме?”, — дигән сорау борчый халыкны.
Алтмыш яшьтән соң эш урынын саклап калу яки яңа эш табу да катлаулы. Әлбәттә, күп кешеләрне кайда эшләү, каян акча табу мәсьәләсе борчый. Чөнки бүгенге көндә дә 50-55 яшьтән артканнарга әйбәт эш табу бик авыр. Ә 60 яшькә якынлашучыларга бигрәк тә. Моны белгечләр бүгенге көндә зур тизлекләр белән үсеш алучы техник чаралар белән бәйли. Күп кенә эш хәзерге вакытта компьютерлашкан. Компьютерны белмәгән өлкән буын бүгенге яшәештән читтә кала дигән сүз. 2017 елда хезмәт биржасына 1006 пенсионер эш сорап мөрәҗәгать иткән. Тик аларның 199ы гына эш белән тәэмин ителгән. Әлеге статистика алда әйтелгән сүзләргә ачык мисал дип саныйм.
4 сентябрьдә Удмуртия Дәүләт Советында узган пенсия реформаларына кагылган җыелышта алда күтәрелгән кайбер сорауларга җавап ишеттем. Удмуртия җитәкчеләре пенсиягә чыгу яше артканнан соң да (55 яшьлек хатын-кызлар, 60 яшьлек ир-атлар) региондагы льготаларны саклап калачакларын әйттеләр. Бу хакта Удмуртиянең Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Анатолий Наумов хәбәр итте.
2019 елның 2 гыйнварында әлеге вакытта гамәлдә булган барлык социаль ярдәм, ташламалар һәм льготалар да сакланып калачак. Бу яше 55 кә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атларга (аларның пенсиягә чыкмауларына карамастан) кагыла. Аның әйтүенчә, “Норматив пенсия яшен арттырганнан соң, 60 яше тулган ир-атларга, 55 яше тулган хатын-кызларга социаль ярдәмне саклап калу чаралары” закон проектын “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары Удмуртия Хөкүмәте белән берлектә төзегәннәр.
“Бу закон проектын 2018 елның сентябрендә Удмуртия Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә кабул итәргә планлаштырабыз”, — диде Анатолий Наумов.
Бу документ Удмуртиядәге өлкән яшьтәгеләр өчен транспорт, милек салымнары, капиталь ремонт өчен льгота, һәм башка ташламалар аерым законнарга да үзгәреш кертәчәк. Удмуртия Дәүләт Советы рәисе Владимир Новоструев әлеге закон проектын гамәлгә ашыру рес­публикабыз бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк”, — дип белдерде.
Пенсия реформалары социаль-хезмәт өлкәсендә әле башка мәсьәләләр дә китереп тудырмый калмас. Сер түгел, өлкәнәйгән саен кеше авыруларга да ешрак бирешә башлый. Бу үз чиратында “больничный” кәгазьләренең дә артуына китерергә мөмкин. Пенсия арту белән бәйле тагын да бер мәсьәлә: яшьләр арасында эшсезлек артмас­мы? Сораулар әлегә бихисап һәм күбесенә яшәп карамыйча ачык җавап күренми.

Элмира Нигъмәтҗан.