Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тагын икмәк турында
25.04.2018

Тагын икмәк турында

Кешенең төп ризыгы – икмәк. Ләкин соңгы вакытта күп сораулар туа: ипи пешерү өчен иң яхшы иген культуралары кайсы табигать зонасында үсә, орлыкның нинди сортлары ипи пешерү өчен иң яхшылары булып исәпләнә, ипи пешерү өчен нинди яңа технологияләр уйлап чыгарганнар, кайсы шәһәрдә иң тәмле ипи пешерәләр? Әгәр авылдан чыккан ике өлкән яшьтәге кеше очрашса, сүзләре, һичшиксез, авыл мичендә пешергән иң тәмле ипи турында булыр…
Заманнар үзгәреп тора шул. Мич төбендә пешергән ипине хәзер авылда да күрә алмассың инде – анда да район үзәгеннән китергән ипине кибеттән сатып алалар. Ләкин ни гаҗәп, ипи пешерү өчен нинди генә яңа технологияләр уйлап чыгармасыннар, ипинең тәме, сыйфаты яхшыру турында матбугатта хәбәрләрнең күренгәне юк. Ә менә икмәк сәнәгатенә тәнкыйть еш күренә. “Россельхознадзор” дигән оешма (бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын күзәтеп торучы дәүләт органы) “Рәсәйдә икмәкнең сыйфаты бары тик начарлана гына бара”, — дип белдерде. Рәсәйнең орлыкчылык союзы (хәтта андый оешма да бар икән!) дәүләт органнарыннан ипи пешерү өчен 5нче класслы орлыкны кулланырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән.
Искәрмә буларак әйтеп үтик, ипи пешерүдә кулланыла торган орлыкларны 5 класска бүләләр икән. 1, 2, 3 класслар халыкка ипи продуктлары пешерү өчен, ә 4, 5 класс­лар бары тик фураж (ягъни хайван азыгы өчен) буларак кулланылырга тиеш. Бу — 1985 елда расланган ГОСТ (дәүләт стандарты) таләпләре. Ә менә 1990 елда ГОСТка үзгәрешләр кертәләр һәм 4нче класслы орлыктан (ягъни фураждан)да ипи пешерергә рөхсәт итәләр. Әле бу гына түгел, 1990 елгы ГОСТ буенча ипинең сыйфатын начарайту буенча тагын ике пункт өстәлә: ипи камырының ачылыгын ике градуска күтәрергә һәм ипидәге һава куышлыклары санын арттырырга рөхсәт ителә.
2004 елга кадәр илдә Дәүләт икмәк инспекциясе дигән орган эшләп килә. Аның вазифасы икмәкнең иген кырыннан башлап кибет киштәләренә кадәр үткән юлын, сыйфатын тикшерү була. Халык өчен шактый файдалы эш башкарган бу инспекцияне 2004 елда ябалар. Ни өчен? Чөнки илдә базар икътисады (ягъни теләсә нинди юл белән акча эшләү) идарә итә башлый. 1, 2 сортлы (югары сыйфатлы) онның хакы кыйммәт һәм аннан пешерелгән тәмле ипине сату күп табыш китерми. Ә менә 4нче сортлы он (фураж оны) арзан һәм, аннан ипи пешереп, керемне күп алырга була. Базар икътисады бит! Олигархның төпсез кесәсен тутырырга акча күп кирәк!
Начар сыйфатлы оннан пе­шерелгән ипи дә кибет киш­тәләрендә матур төстә булып, сатып алучыны үзенә тартып торырга тиеш бит! Бу рольне инде махсус химикатлар үтиләр. Рәсәйдә элек-электән шактый көчле ферментлар сәнәгате була. Ләкин начар оннан ипи пешерергә икенче төрле ферментлар кирәк булганга, аларны чит илдән сатып ала башлыйлар, ә үзебезнең ферментлар сәнәгатен ябалар.
Икмәк пешерү сәнәгатенең дәүләт институты (ГосНИИ) директоры Анатолий Косован сүзләренә караганда, начар оннан пешерелгән ипидә кеше организмы өчен кирәк булган аксым дигән матдә бик аз икән. Без аксымны башка ризык­лардан да бик аз алабыз, чөнки кибетләрдә табигый булмаган продуктлар (суррогатлар) тулып ята. Бик күп тикшерүләр нәкъ шул турыда сөйлиләр.
Ирексездән шундый сорау туа: безнең икмәк сәнәгатендә эшләүчеләр ил халкына аңлы рәвештә корткычлык эшлиләрме әллә? Юк, диләр белгечләр, хикмәт башка нәрсәдә. Анатолий Косован әйтүенчә, үзебездә үстерелгән барлык сыйфатлы орлыклар чит илгә сатыла. Рәсәй халкын сыйфатлы ипи белән тәэмин итәр өчен 7 миллион тонна сыйфатлы иген культуралары (бодай гына түгел, башкаларны да исәпкә алып) кирәк икән.
Чит илләрнең икмәк белгечләре ил элеваторларына үзләре килеп, иң сыйфатлы орлыкларны гына сайлап алалар икән. Ә безнең ил халкына чит илләргә ярамаганы гына кала. Яхшы сыйфатлы ипи пешерергә югары сортлы он булмаганга, онны махсус агартып, югары сортлы он дип саталар икән. Бу турыда он җитештерү механизмнары сату бүлеге җитәкчесе Ирина Филина сөйли. Ә начар сыйфатлы оннан тәмле ипи пешереп булмый.
Икмәкне зур күләмнәрдә чит илләргә сату Рәсәй өчен яңалык түгел. Патша заманында да шулай булган. Октябрь инкыйлабыннан соң халык ачлы-туклы яшәгән чорда да Совет Хөкүмәте чит илләргә икмәк сатып, шул акчага чит илләрдән станоклар һәм җиһазлар сатып алып, илдә индустриализация ясаган. Хәзер дә ил тирән кризис кичерә. Нефтьнең дөнья базарында бәясе төшү ил икътисадын авыр хәлгә калдырды. Нефть китермәгән табышны ниндидер башка товар китерергә тиеш бит. Икмәк нәкъ менә шундый товар булып тора да…
Узган ел илебездә 140 млн. тонна бөртекле уңыш җыеп алынды. Экспертлар бәяләве буенча, чиста уңыш авырлыгы 132-133 млн. тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016-2017 елда Рәсәй чит илләргә рекордлы 35,5 млн. тонна ашлык, шул исәптән, 27,1 млн. тонна бодай саткан. 2017-2018 елга министрлык сату дәрәҗәсе 45 млн. тоннага җитәр дип фаразлый. Белгечләр әйтүенчә, Рәсәй икмәк җитештерүдә дөнья базарын яулап алырга да мөмкин, чөнки моңа бөтен шартлар бар. Җир күп, тик авыл хезмәткәрләрен зур уңыш алуга кызыксындыру юк. Әгәр фермер көзен зур уңыш алса, уңыш аның өчен зур мәшәкатькә генә әйләнә. Чөнки дәүләт аңа җыеп алган игенне сатканда бернинди дә ярдәм күрсәтми. Ә Америкада махсус дәүләт оешмасы фермерга ярдәм йөзеннән аның ашлыгын яхшы гына хакка сатып ала икән. Ә бездә киресенчә, фермерны ашлыгын арзан хакка сатарга мәҗбүр итәләр. Чөнки аның ашлыкны озак вакыт сакларга тиешле складлары юк, ә зур элеваторлар (алар шәхси кулларда) ашлыкны саклаган өчен гаять күп акча сорыйлар.

Инде менә язга да кердек. Басуларга чыгу табигать торышына турыдан-туры бәйле. Уңышлы еллар килеп, икмәгебез өстәлләрдән өзелмәсен иде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.