Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Табиб һөнәр генә түгел, ул – күңел омтылышы
17.12.2020

Табиб һөнәр генә түгел, ул – күңел омтылышы

Үзәккә Ижау шәһәренең медицина академиясенең ординатурасында белем алучы сигез табиб җибәрелгән. Бүгенге көндә аларның икесе генә эшләүләрен дәвам итәләр. Без үз эшенә битараф булмаган, җаваплы­лык тойган табиб Әмир Гатауллин белән очраштык. Кешенең киң күңеллелеге, ярдәмгә әзер торуы аның кыяфәтенә чыга бит. Әмиргә күз салу белән нәкъ шундый фикерләр туды. “Татарча әйбәт беләсез”, — дигән сүземә: “Бездә марилар, руслар дөньяга килгәч тә татарча сөйләшә башлыйлар, аннан соң гына русча өйрәнәләр”, — дип шаяртты ул. Әмир тумышы белән Мари Элның Бәрәңге районыннан. Ижау медицина академиясендә белем ала. Ул — хирург, терапевт. “Әнием шәфкать туташы булып эшләгәнгәме, әллә инде апамның үгет-нәсыйхәтләре мине академиягә укырга китерде. Бәрәңге районыннан бүгенге көндә академиядә сигез кеше укый. Биредә өч айга якын эшлим. Бу вакыт эчендә 400 кешегә якын терелеп чыкты. Баштарак әлбәттә, кыен булды. Авырулар күп иде. “Озон” санаторий — профилакториенда яшәргә урын бирделәр. Анда атнага бер дә кайта алмаган чаклар бар. Күбрәк хроник авырулары булган өлкән кешеләр эләгә хастаханәгә. Шуңа күрә хроник авырулары булган кешеләр үзләренә игътибарны киметмәсеннәр иде. Үзебезне яратырга һәм сакларга кирәк. Кызганыч, соңгы чиктә генә хастаханәгә барып егылабыз шул. Әгәр авырулар татар икән, мин алар белән татарча аралашам. Мин татарча дәшкәч, аларның хәле дә җиңеләеп киткән кебек була. Гомумән, татарларны бер палатага салырга тырышам. Рәхмәт әйтеп, терелеп чыгып китүчеләр күп. Араларында: “Бер укол да ясамадылар”, — диючеләр дә бар. Хастаханәгә китергәндә аңсыз булучылар күп, укол ясаганны да белмәүчеләр бар”, — диде ул. Әти-әниләре турында сорау бирә башлагач, Әмир: “ Өч айга якын аларны күргән юк, хатыным белән дә сирәк очрашабыз. Аның белән Ижау академиясендә укыганда таныштык, икебез дә табиб, ул Дүшәнбе шәһәреннән”, — диде. Һәм типсә тимер өзәрдәй егетнең күзләре дымланды…
Әмир Фаил улына савыгып чыккан күп кенә кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Аларның берсе — Илгиз ага Солтанов. Температурасы күтәрелеп, хәле авырайгач, ул хастаханәгә эләгә. “Ярый әле, Әмир кулына эләктем. Мөнәсәбәтеннән, яхшы сүзеннән дә терелергә була. Терелмичә, аякка басмыйча хаста­ханәдән чыгармады. Аңа зур рәх­мәтләремне җиткерәм”, — диде ул.

Авыру хастаханәгә эләккәч, әлбәт­тә, аның өчен якыннары, туганнары кайгыра. Әле авыру белән аралашу мөмкинлеге дә телефон аша гына бит. Әмир Гатауллин авыруларның туганнары белән дә элемтәдә тора. Илгиз аганың кызы Мәүлидә ханымның да фикерләрен сезгә ирештерәбез. “Без сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр булган, шулар нәтижәсендә кадр­лар кытлыгы барлыкка килгән һәм халыкның табиб­ларга ышанычы кимегән чорда яшибез. Аның өстәвенә, таҗлы вирус, пневмония күп кенә гаиләләрдә мәшәкать тудырды. Авыручылар саны көннән-көн арта, шифаханәләргә эләгү авырлаша барган чорда миңа да хәле үлем чигенә җиткән әти белән йогышлы авырулар дәвалана торган сырхауханәгә барырга туры килде. Андагы хәлсезләнгән, тө­шен­келеккә бирелгән күпсанлы авы­руларның газаплануын, аларга ярдәм итеп өлгерә алмыйча чабулап йөргән табибларны, авыр хәлдәге авыруларны бер-бер артлы ташып торучы ашыгыч ярдәм машиналарын үз күзләрем белән күрдем. 83 яшькә җитүче савыгуы икеле булган картны кире өйгә кайтарып җибәрерләр, ахры, дигән уйлар баштан чыкмады. Бәхеткә каршы, мин ялгышканмын. Махсус кием кигән, маска астыннан күзләре генә ялтырап торган табиб чын татарча: “ Хәлең ничек, бабай? — дип сорагач, эчкә җылы кереп китте. Авыруны кабул итү мәшәкатьләре беткәч, табиб миңа: “Хәле авыр, кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, кайгырмагыз”, — диде. Әлбәттә, мин бу сүзләргә ышанып бетмәдем. Авырулар бигрәк күп иде шул. Ә табиблар җитми, тәүлекләр буе эшләргә туры килә аларга, дигән сүзләрне ишеткән идем инде. Бу көнне безгә бәхет елмайды. Әти, яшь булуына карамастан, чын профессионал, гаять олы йөрәкле һәм нечкә күңелле, сабыр, игътибарлы Әмир Фаил улы кулына эләкте. Аның белән һәр аралашу күңелгә ниндидер җиңеллек бирә, ышанычны арттыра. Әмир Фаил улы дарулар белән генә түгел, яхшы сүзләре белән дә дәвалый торган Ходай Тәгаләдән бирелгән табиб. Аңа сәламәтлек, игелекле хезмәтендә зур уңышлар телим. Татарларга хас булган тырышлык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны Әмир Фаил улында күреп, милләтем белән горурлану хисләрем тагын да көчәйде”, — диде ул.
Интернет челтәрендә дә рәхмәт сүзләре күп язылган аның тарафына. Мостафа Лабазанов, Зула Муразова: “Тормыш иптәшем белән икебез дә авырып, хастаханәгә эләктек. Барлык табибларга, шәфкать туташларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аеруча яшь табиблар командасы көчле. Көн саен диярлек үлемнән алып калалар. Ул табибларга терелүчеләр генә түгел, аларның якыннары, туганнары да рәхмәтле. Әмир Фаил улы турында аерым әйтәсебез килә. Ул — үз эшенең остасы, кешелекле ир-егет. Авыр чакта күңелне дә күтәрә белә. Авырулар күп булуга карамастан, һәр авыруның хәлен белергә җитешә. Ходайдан җибәрелгән табиб ул!”
Әйе, табиб һөнәр генә түгел, ул — кешегә бирелгән сәләт, күңел омтылышы. Әмир Фаил улына да күп авырлыклар белән очрашырга туры килер, үз гомерендә шактый сынаулар узар, әмма ул медицинада үз урынын булдырыр!

Рәфилә Рәсүлева.