Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Табиб, язучы, олуг шәхес!
7.03.2018

Табиб, язучы, олуг шәхес!

27 февраль көнне Әгерҗе шәһәрендә һәм Тирсә мәктәбендә шигъри сүзгә, җырга-моңга бай кичәләр узды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Тирсә мәктәбендә Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә мәктәп укучылары белән очраштылар, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салдылар. Габдулла Галиевның 90 яшьлек юбилеена багышланган кичә Әгерҗенең 3нче санлы мәктәбендә узды. Әгерҗе мәктәпләреннән укучылар, укытучылар, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, язучының авылдашлары һәм балалары да җыелган иде бирегә.
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова: “Габдулла ага — легендага тиң шәхес. Олы яшьтә мин, дип тормый, тынгылыкны белми, һәрвакыт эзләнүдә, иҗади үсештә. Кешелеклелеге, зирәклелеге, гыйлемлелеге белән һәркемгә үрнәк ул”, — дип, изге теләкләрен җиткерде.
“Табиб булган язучылар нибары өчәү генә: Антон Чехов, Шәриф Хөсәенов, Габдулла Галиев”, – дип санап үтте Ләбиб Лерон һәм 10 китап авторы Габдулла аганың иҗатына бәя биреп үтте, әсәрләренең “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Мирас” кебек журналларда басылуы, 85 яшьтә студент булып югары белемгә ия булуы, өлкән яшьтә дә кулыннан каләм төшермәвенә соклануын белдерде.
Рифат Җамал һәм Госман Гомәр Габдулла аганың кабатланмас шәхес булуын, тормышның үзеннән алып язган әсәрләренең әһәмиятен һәм яшь буынның аның әсәрләрен укып кына түгел, үзен күрү, аралаша алу бәхетенә ия булуын, аннан үрнәк алырга тиешлеген ассызыкладылар.
Факил Сафин да Чаллы Язучылар берлеге исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бүгенге тел, милли кыйммәтләрне саклап калу кискен торган вакытта Габдулла Галиевка — туган тел, милләт сакчысы булган олуг затка соклануын белдерде.
“Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин кебек үз милләтен, үз халкын яраткан, туган төбәгенең тарихын бөртекләп җыйган фидакарь затларга халык ихтирамы чиксез зур. Әгерҗе төбәгенә килгәндә, сез безнең өчен корпункт булдыгыз, һәрвакыт киңәшләрегез белән ярдәм иттегез.
Сезне аздан гына Россиянең “Гиннеслар китабы”на кертмәгәннәр. Бәлки әле кертерләр дә. Дөнья күләмендә 90 яшеннән соң югары белем алган Аллан Стюарт барлыгы мәгълүм. Бүген татар теле бетә дип борчылып яшибез, күп кенә укытучылар, татар телләре кыскартылу сәбәпле, квалификация үзгәртә. Сезнең Алабугада алган белемегез татар филологиясе буенча. Квалификация үзгәртергә кирәк димим, пессимист булырга ярамый. Киләчәктә татар милли университеты ачарга дигән сүзләр ишетелә. Шушы уку йортында, бәлки сезне студент итеп күрербез”, — диде Фидаил Мәҗитов.

Ижаудан Гыймран Сафин, Исән­байдан Әлфирә Низамова, каләмдәшләрен котлап, аңа ба­гышланган шигырьләрен укыдылар, тәбрикләүләрен җиткерделәр. Мин дә “Яңарыш” газетасы исеменнән чиксез рәхмәтләремне, котлауларны һәм истәлекле бүләкне тапшырдым.
“Мине бик артык мактап ташладыгыз, — диде кичә азагында Габдулла Галиев. – Әлбәттә, үз исемеңә матур сүзләр ишетү күңелле инде ул. Бар мактауларыгыз Аллаһ исеменә булсын. Безнең гомеребез дә, сәламәтлегебез дә, иҗатыбыз да аның тарафыннан бирелә”. Ул кичәне алып барган Чулпан Нурмөхәммәтовага, чараны оештыруда ярдәм иткән китапханәгә, укытучыларга, сәнгать мәктәбе укучыларына, бирегә килгән тамашачыларга рәхмәтен җиткерде. “Татар язучысы исемен лаеклы йөртергә насыйп булсын! Каләмне кулдан төшермим әле”, — диде. Амин, шулай булсын иде!

Элмира Нигъмәтҗан.