Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Табибларга һәркем ярдәм итә ала
12.11.2020

Табибларга һәркем ярдәм итә ала

8нче Шәһәр клиник хастаханәсе #МедПоддЕРжка проекты кысаларында автомобильле булды. Ижау шәһәр Думасы депутатлары «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән тормышка ашырыла торган #МедПоддЕРжка республикакүләм волонтерлык проектына кушылдылар. Проектта катнашучылар көн саен «кызыл зонада» эшләүче медицина учреждениеләренә һәм табибларга ярдәм күрсәтәләр. Волонтер-медиклар сырхауханәләргә керүчеләр, пациентлар агымын координацияләүне тәэмин итәләр, регистратурада булышалар, кайнар телефон линиясенә шалтыратуларны кабул итәләр. Волонтер-шоферлар табибларны авыруларның өйләренә алып баралар, даруларны тиешле адрес буенча алып барып тапшыралар, шулай ук эш сменасы тәмамланганнан соң медицина хезмәткәрләрен кунакханәгә яки өйгә илтәләр.
Ижау шәһәр Думасы депутаты Степан Богуцкий һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Майер Ижау радиозаводы ярдәме белән 8нче Шәһәр клиник хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Баш табиб Валерий Ватулин үтенече буенча медицина учреждениесенә ChevroletLacetti автомобиле тапшырылды. Хәзерге вакытта ул медицина ярдәме күрсәтү буенча күчмә бригада эше өчен кулланыла.
“Берничә ай инде медицина учреж­дениеләре табиблары һәм хез­мәткәрләре көчәйтелгән режимда эшлиләр, алар — чын геройлар. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы вәзгыять уртак көч белән генә проблеманы хәл итеп булуын күрсәтте. Без Шәһәр Думасы депутатлары «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары белән бергә #МедПоддЕРжка проектында катнашабыз. Безнең бурыч — шәһәрнең дәвалау оешмаларына вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру. Баш табиблар белән бергә беренче чиратта нәрсә кирәклеген билгелибез», — ди Ижау шәһәр Думасы Рәисе урынбасары Олег Гарин.
Һәр теләгән кеше проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертә ала.

Тулырак мәгълүмат — 725-385 телефоны буенча һәм социаль челтәрләрдә
https://vk.com/erudmurtia