Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сөт җитештерү күләме артырмы?
4.10.2018

Сөт җитештерү күләме артырмы?

21 сентябрьдә Удмуртия Дәүләт Советының чираттагы утырышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Удмуртиядә сөт җитештерү тармагын үстерү концепциясе хакында фикер алыштылар.
Удмуртиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова авыл ху­җалыгы предприятиеләре җи­тәк­челәренә республикадагы сөт тар­магын үстерү концепциясен тәкъдим итте. Концепция нигезендә, киләсе биш елда Удмуртия сөт җитештерү күләме буенча Россиянең алдынгы биш төбәге арасына һәм сыйфат буенча беренче өчлеккә керергә тиеш. Әлеге күрсәткечләргә ирешү өчен концепциядә берничә механизм билгеләнгән, шул исәптән җитештерү нәтиҗәләре буенча дәүләт ярдәме күрсәтү, ягъни хуҗалыкларны шартлы рәвештә көчле һәм көчсезләргә бүлү каралган. Фикер алышу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре үз фикерләрен әйттеләр.
«Авангард» колхозы рәисе, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Халитов: “Сыер савучы эштән кайтты, ди. Стационарлар кыскартылды, ФАП эшләми, ул дәвалану, укол ясату өчен район үзәгенә китә. Ә кем эшли? Бөтенесен кыскартып, уңайлыкларны юкка чыгаралар, ә проблема кала. Без кеше турында онытабыз. Шәһәрдә уңайлы мохит тудырабыз. Шунлыктан халык авыллардан шәһәргә чыгып китә. «Уңайлы шәһәр мохите» бар, ә «Уңайлы авыл мохите» кайчан булыр? Концепция комплекслы булырга тиеш. Бездә менә дигән Авыл хуҗалыгы академиясе бар, аны тәмамлагач, яшь белгечләр турыдан-туры сәүдә үзәкләренә эшкә китәләр. Бүген 55 яшьлек сыер савучы аягын көчкә өстерәп йөри, ә 63 яшенә кадәр ул ничек эшли алыр?” — диде.
Авылларны үстерүгә комплекслы якын килү кирәклеге турында «Зура агрокомплексы» генераль директоры Елена Чиркова да сөйләде. “Предприятиеләр нәтиҗәлелекне арттырырга әзер, әмма сөт сатып алу бәяләре кимү, ягулык-майлау материалларына чыгымнар арт­канда, салымнарны түләү һәм элек алынган кредитларны кире кайтару бик авыр”, — диде.
“Безнең Балезино районында авыл хуҗалыгында 1900 кеше эшли. Бер ел эчендә 60 кеше китте, ә 11 елдан 660 кеше китәчәк. Кем эшләячәк? Җитештерүчәнлекне ни хисабына арттырырбыз? Гер­маниядә бер мең гектарга 67 баш сыер булса, Америкада — 37, бездә — 7. Яхшы акча кирәк икән, яхшы техника кирәк”, — кебек фикерләр дә яңгырады. Фикер алышу вакытында катнашучылар авыл хуҗалыгына зур игътибар биргән Удмуртиянең Беренче Президенты Александр Волковны берничә тапкыр искә төшерделәр. Ул районнарда, хуҗалыкларда еш булды, авыл хуҗалагын кайгыртты, дигән фикерләр яңгырады.
Документка үзгәрешләр кертү турында конкрет тәкъдимнәр белән уннан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе чыгыш ясады. Ольга Абрамова сүзләренчә, алар барысы да авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советында каралачак.
«Теләсә кайсы нәтиҗәле эшчән­лек алдында ахыргы максат бил­геләү, аңа ирешү ысуллары яки механизм­нары, куелган бурычларны үтәү этап­лары, эзлеклелек булырга тиеш. Куелган максатларга ирешү юлларын һәм иң яхшы вариантларны ачыклау максатыннан, иң элек стратегик планлаштыру зарур», — диде Удмуртия Республикасының Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе Владимир Варламов. Концепциянең төп максаты — рес­публикада сөт тармагының озак сроклы үсешен тәэмин итү, аның нәтиҗәлелеген һәм табышлылыгын арттыру. Терлекләр генетикасын яхшыр­тырга, продукциянең сыйфатын һәм товарлыгын арттырырга, сату һәм җитештерү кооперациясен үстерергә кирәк.
Утырышта катнашучылар сүзлә­ренә караганда, фикер алышуга чыгарылган документ авылларны тулаем үстерү мәсьәләләрен исәпкә алырга тиеш. Фикер алышу барышында яңгыраган барлык тәкъдимнәр Хөкүмәткә һәм Рес­публика Башлыгына җибәрелә торган йомгаклау документында урын алачак. Әлеге концепцияне гамәлгә ашыру өчен күпме ел кирәк булачак? Депутатлар 2030 елны билгеләделәр. 2030 елга 1,1 млн. тоннага кадәр сөт җитештерү бурычы куелды (2016 елда ул 735 мең тәшкил иткән).

Гөлнара Вәлиева.