Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сөт җитештерү артырмы?
1.08.2018

Сөт җитештерү артырмы?

30нчы июльдә Удмуртия Башлыгы Резиденциясендә Авыл хуҗалыгы министр-лыгының киңәйтелгән утырышы булып узды. Төп мәсьәлә – республиканың сөт җитештерү тармагын үстерү юлларын эзләү. Утырышны Александр Бречалов алып барды.
“Сөт тармагын үстерү темасын без беренче тапкыр күтәрмибез. Төрле карашлар яңгырый, бу мәсьәләне төрлечә чишү ысуллары тәкъдим ителә. Хуҗалык җитәкчеләре сатып алу хакын күтәрүне, бер литр сөткә күбрәк субсидия бирүне үтенәләр һәм “Зинһар, безгә кагылмагыз”, — диләр. Ә нәтиҗәлелек мәсьәләсе читтә кала. “Безгә ярдәм кирәк, без бит авыл кешесе”, — диләр алар.
Мин сезгә алдан ук әйтеп куям, болай эшләү мөмкин түгел. Кемдер елына бер сыердан 7-8 мең, хәтта 9 мең кг сөт ала, ә кемдер күпкә түбән. Әлбәттә, авылларны күтәрү, аларга ярдәм итү – безнең төп максатларыбызның берсе һәм бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Тик әйдәгез, авылга ничек ярдәм итәргә кирәклеген бергәләп ачыклыйк. Елына 8-9 мең кг сөт савып алган оешмаларга да, елына 2,5-3 мең кг сөт савып алганнарына да, хәтта бурычка баткан хуҗалыкларга да бертөрле ярдәм күрсәтергәме?! Минемчә, ярдәмне җитештерүгә бәйле рәвештә күрсәтергә кирәк. Бу көн кебек ачык.
Сөт җитештерүне арттыруның төп юлы – малларның генетикасын, продукциянең сыйфатын яхшырту һәм җитештерү кооперациясен үстерү.
Дәүләт ярдәменең гомуми күләме федераль һәм региональ бюджеттан уртак финанслау нәтиҗәсендә 12 ел дәвамында 23 млрд сум тәшкил итәчәк. Төп игътибар 800 баш савым сыеры булган һәм елына һәр сыердан 7-12 мең кг продукция алган алдынгы хуҗалыкларга биреләчәк. Ольга Абрамова сүзләренчә, башка хуҗалыклар да игътибардан читтә калмаячак. “Бүген гамәлдә булган законнар һәм программа буенча сөт базарында катнашучыларның барсына да дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам ителәчәк, әмма өстәмә ярдәмгә бары тик үсешкә, нәтиҗәлелеккә омтылучы оешмалар гына ия булачак”, — диде ул. Үз карашларын районнардагы оешма җитәкчеләре дә җиткерде. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре үсеш планы булдыру мөһим һәм аны кабул итү кирәк дигән фикер белән бертавыштан килештеләр. Ә нинди оешмалар артта калучы, ягъни өстәмә ярдәмгә лаеклы түгел дип санала? Моңа ачык-
лык кертүне, төгәл критерийлар булдыруны сорады авыл хуҗалыгы җитәкчеләре. Фикер алышу барышында әлеге критерийләргә: елына бер сыердан 5500 килограммнан кимрәк сөт савып алу, салымнар һәм хезмәт хакы түләү буенча бурычлары булганнарны кертергә кирәк дигән тәкъдимнәр булды. Боларны төгәл билгеләү өчен хезмәт төркеме булдырылачагы турында әйтелде.
Удмуртия Башлыгы, киләсе ел өчен региональ бюджетны әзерләү барышында депутатлар хуҗалык җитәкчеләренең үтенеч-сорауларын исәпкә алырга соңга калмасын өчен, Концепцияне тизрәк эшләп бетерүне сорады.

Элмира Нигъмәтҗан.