Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сөләйман сабаклары
10.01.2019

Сөләйман сабаклары

Көндезләрен кояш елмайса да, аяклар, куллар җылы эзли. Оекбаш, бияләйләр, җылы баш киемнәре, шарфлар куллануга күчте. Күңелләр генә яфрагын койган агач сыман шәп-шәрә. Хәер, кемнеке ничектер, кем белә?! Мин шул туңган җаныма җылы эзләп җәйләргә кайтып килергә булдым әле.

Җәйнең бөтен ямен чебен белән кунак бетерә, дисәләр дә, оныкларым кайткач, дөньям нурлана минем. Иң кечкенәсе Сөләйман 1 июньдә үк кайтып җитте. “Әби мин укырга барам быел, сезгә на целое лето кайттым!” – диде. Ни әйтәсең, үземнеке бит, кайтсыннар. Оныгымның татарча матур гына сөйләшүе, русчаны сирәгрәк кыстыруы күңелгә сары май булып ятты. 14-15 яшьлек ике апасы да кайткач, өйдә гел татарча сөйләшү шарты куелды. Балалар туган телдә сөйләшергә тырыштылар. Сөләйман исә, минем иҗат кичәмдә өч ел элек мин өйрәтә алмаган шигырьне түбәтәйләр киеп сөйләп, олы бүләк ясады.

Минем исемем Сөләйман,
Мин бит татар малае!
Авылда яши минем
Әбием һәм бабаем!
Җәйләр җиткәч, авылга
Булышырга мин кайтам!
Әбине дә, бабайны да
Сезне дә бик яратам!
Мин бит татар малае!

Бәйрәм күлмәге, костюмы кигән, галстук таккан, үзе түбәтәй дә киеп куйган кечкенә малайга тамашачылар гөрләтеп кул чапты. “Ай-һай, бигрәк оста, шук малай!” – диештеләр. Тик әле бу маһирлыкның, шуклыкның башы гына булган икән…
Сөләйманның иртә тора торган гадәте бар. Бабасы беркөнне ялгыш кына: ”Безнең әтәч барыбер синнән иртәрәк тора”, — дип ычкындырды. Оныгым исә, кичтән: “Иртәгә мине дә әтәч торганда уятыгыз!” – дип йокларга ятты. Вәгъдә иман – уяттык, тавыклар, әтәчләрне, чебиләрне карарга ишегалдына чыгарып җибәрдек. Озак та үтмәде ул йөгереп кереп тә җитте, кулларын болгый, курыккан, ашыга: ”Там, әби, әтәч тавыкны кыйный!” Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, елмаешып куйсак та, чыктым инде ияреп. “Ой, әби он уже успокоился. Ну, әби нигә ул аны кыйный?…” Нәрсә дип әйтергә баш эшләми. “Тыңламагандыр инде, тәртип бозгандыр”, — дигән булдым. Сүзне икенчегә борырга тырышып: ”Әйдә, улым, карыйк әле, тавыклар йомырка салдымы икән?” – дип, кетәклеккә алып киттем. Бер-ике йомырканы аңа да тоттырып, сөйләнә-сөйләнә өйгә атлыйбыз: ”Менә, улым, авылда булгач, сөт тә эчәрсең, күкәй дә ашарсың әле, әйеме?” Сөләйман, тыңлап та бетермичә: ”Әби, күкәй димә!” – дип куйды. “Нигә, нәрсә дип әйтергә соң?” “Йомырка диген, әби, күкәй бит ул, ну…, алай әйтергә ярамый!” Телсез калдым, билләһи! Дөрес сүзгә җавап юк, ярар, дидем инде. Җәй буе ничә тапкырлар онытылып, шул сүзне кабатлап, кисәтүләр алдым микән?! Хәер, йомырка үз серләрен алга таба да ача торды. Кичке якта көн саен балалар өчәүләп спорт мәйданчыгына йөрделәр. Өч сәгать уйнап, сикереп, йөгереп, туп тибеп арып кайталар да өстәлдә ни бар – сыдыралар гына. Гөнаһ шомлыгына каршы, бер кичне алар кайтуга өстәлдә һаман да шул йомырка гына калган. Мәшәкатем күп булгандыр инде, бер дә исем китми генә, “Ашагыз, әнә күк… әй, йомырка — дидем дә чыгып киттем. Әйттем дә үкендем дә: ”Ты что, әби, — дип артымнан иярде Сөләйман, — никогда, слышишь, никогда на ночь, йомырка ашатма безгә, үзең дә ашама! Желудокка перегрузка була!”
Ни әйтим соң инде?! “Җиде түгелдер сиңа, җитмештер! Авыл карты!” – дип көлдем дә, ботка пешереп бирим дип, кире борылдым.
Спорт мәйданчыгына йөрүләренә сөенсәм дә, кайчакта сугышып йөрмәсә ярар иде дип шүрләп тә куя идем. Кул сугышы түгәрәгенә йөри бит. Бер-ике тапкыр бик үпкәләп тә кайт-
ты, бүтән бармыйм мин анда, дигән көннәре дә булды, зарланып та ала торган иде. Ә иртәгәгә барсын да онытып, тагы шунда йөгерде… Ә менә беркөнне бөтенләй аксак­лап кайтты, үзе чигәсен уа, куркып калдым. Сөләйман исә, берни булмагандай диванга менеп утырды да: ”Ничего не расспрашивай, яме, әби! Ни слово, яме!” — диде. Минем аптыраган кыяфәтемне күреп, ул тыныч кына: “Потому что, сам виноват!” — дип өстәде дә, рәсем ясарга утырды. Сораштырмадым инде. Апаларыннан гына белештем, егылып аягын авырттырган, күп сөйләшкән өчен олырак бер малай чигәсенә суккан икән. Менә шулай, үз гаебеңне үзең юасың инде ул, тормыш өйрәтә.
Баланың минем камырлы кулларымны күреп, ягымлы елмаеп: ”Әбием, син тагын нәрсә пешерәсең?” — дип, чын татарча сораулары өчен генә дә яшәрсең бу дөньяда! Апалары белән бергәләп пешергән өчпочмак, кыстыбый, шәңгәләрне ий, яратып та ашады инде! “Иртәгә бәлеш пешерәбез, Ленар кайта, ул бит бәлеш ярата, — дим Сөләйманга, әтисе кайтуын искәртеп. Ә ул, гадәттәгечә мине төзәтеп: ”Ленар димә, әби, улым диген, ул бит синең улың! – диде. Син бит минем әтиемнең әнисе!” – дип тә өстәп куйды.
Без җәй көннәрендә бергәләп телевизор да карадык, шашки да уйнадык, кул да көрәштердек, җиләккә, пиннеккә дә бардык. Беркөнне шулай телевизор каршында утырганда, Сөләйман: ”Әби, ты не хочешь очень большой телевизор?” – диде. “Кирәк тә соң, юк бит әле, син үскәч алып бирерсең әле!” – дидем мин аны-моны уйламый гына. Оныгым, бераз уйланып торды да, “Ну, әби тогда ты уже умрешь”, — диде уфтанып. Өйдәгеләргә бу сүз ошамады, билгеле. “Син нәрсә сөйлисең, Сөләйман?” – дип кычкыра ук башладылар. Апаларының тиргәвенә дә исе китмәде аның. “Әби, может сиңа спортом заниматься, ә?! Чтобы дольше жить!” – дип куйды ул минем гәүдәмә күз салып. “Әби, син не обижайся. Вот минем друг бар, каждый день занимается спортом. И он, обязательно, жить будет дольше меня!” – дигән аңлатма да биреп куйды.
Каникул бетеп килгәндә, китәр көн якынлашкач, икәү генә чәй эчәбез. Минем йөзем нинди булгандыр, белмим, Сөләйман болай диде: ”Не печалься, әби. Мин на Новый год каникулга кайтам!” Балакаем, ул киткәнгә борчылып утыра дигәндер инде…
Тик кайтуны язмыш үзенчә хәл итте. Өйләрендә янгын чыгып, балаларга октябрь аенда тагы авылда торырга туры килде. Иң авыр көннәрдә дә җиде яшьлек оныгым акыллы, сабыр булып кала алды. Янгында яртылаш янган уенчыкларын күкрәгенә кысып: ”Миңа башка өй кирәкми, миңа монда рәхәт иде!” –дип әкрен генә, сыгып кына елаганда йөрәгем әрнеде, җаным кыйналды. “Елама, балам, әтиең икенчене моннан да матур, зур өй салыр, Аллаһы теләсә!” – дип кенә әйтә алдым. Кап-кара күмергә әверелгән өй эчендә әйтелгән бу юату сүзләре үзем өчен дә буш, ышанычсыз, өметсез булып яңгырады. Ә балага шул җитә калды, йөгереп барып, әле кинәт килгән афәттән, хәсрәттән айный алмый йөргән әтисен җитәкләп, янган өй каршына алып килде дә: ”Ну, папа, когда ты строишь новый дом?” — дип, әтисенең күзләренә текәлде. Туңган учларында улының нәни кулларының җылысын тою, өмет тулы күзләренә багу, самими эчкерсезлек әти кешегә илаһи көч булып тәэсир иткәндер, мөгаен. “Менә, минем улым!” — диде ул, Сөләйманны кочып: ”Озак­ламый булыр, улым! Алла бирсә, яңа өй булыр, яме!” – диде ул тәүге тапкыр элеккечә елмаеп. Ә оныгым минем яныма килде дә: ”Әби, син ишеттеңме! Папа обещал, значит будет! Мой папа все сможет!” — диде бик горурланып. Бирсен Ходай! Амин!
Менә шундый җылы, матур, кызыклы, файдалы җәйләр үткәрдек. Якты, кояшлы, бик озын көзләр дә үтеп бара. Инде кышкы каникул да җитте. Исәнлек-саулык, иминлекләр насыйп итсен Аллаһы Тәгалә барчабызга да! Бер-береңнән сабак алырга кайчан да соң түгел бит ул.

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.