Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…
18.03.2021

Сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…

Үзгәртеп кору елларында “Яңарыш” дигән исем астында лис­товка рәвешендә чыккан газетабыз быел 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Ул кыенлыкларга карамастан, атна саен күркәм тираж белән дөнья күрә, төрле бәйгеләрдә әледән-әле җиңү­ләр яулый. Әлбәттә, болар барысы да халык белән бергә булганга, аларның ярдәменә таянганга ирешелгән уңышлар. Шуңа күрә дә “Яңарыш” редакциясе һәрвакыт тугры дусларын зурлый. Шушы көннәрдә ул Ижау шәһәрендә яшәүче каләм ияләрен, газета таратучыларны кунакка чакырып, үзенең рәх­мәт сүзләрен җиткерде.

Әйе, бәйрәм гөрләде, җанлы аралашуга сусаган милләт­тәш­лә­­ре­бездән бик күп җылы сүзләр яңгырады. Баш мөхәррир Рәмзия Габбасова да аларның һәрберсенең исем-фамилиясен әйтеп, җылы сүзләрен юллады. 30 ел элек курыкмыйча бу эшкә алынган милләт­тәшләребезгә, аеруча чишмә башында торган Ибраһим Биектаулы, Гыйм­ран Сафин, Фәнзилә Салихова, Дилфәр Хәсәнов, Гайсә Талипов, Әхәт Фаррахов, Нәзирә һәм Рәшит Касимовлар, Закуан Нуретдинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Арабызда шушы буын вәкилләре утыруына без чиксез шат. Әле һаман да сезнең әйткән киңәшләрегез, тәҗрибәгез безгә маяк булып тора”, – диде Рәмзия Габ­басова.

Ижау шәһәрендә беренче үз нокталарыбызны Закуан абый Нуретдин оештырды. Хәзер Ижау шәһәрендә генә дә 40тан артык үз ноктабыз бар. Ул нокталарда газетаны үзләре яздырып, үзләре таратучы милләттәшләребезгә без чын күңелебездән рәхмәтле. Бу эшне алар авырсынмыйча башкаралар, әле киресенчә: “Саф һавада урам буйлап йөреп кайту сәламәтлеккә файдалы”, — дип шаярталар. Ә бит һава торышының нинди генә чаклары булмый? Аңа карамастан, пәнҗешәмбе көнне үк, газета табадан төшүгә, укучыларга илтеп җиткерәләр.

“Яңарыш” газетасы минем хыялымны тормышка ашырды, — ди Зөһрә Камалиева. — Мин кечкенәдән шигырьләр язарга ярата идем. Әгәр Ижау шәһәрендә милли басма дөнья күрмәсә, алар барысы да минем куен дәфтәремдә генә калырлар иде. “Яңарыш” хезмәткәрләре минем иҗатымны бәяләп, газета битендә урын бирделәр. Хәзер олы яшьтә булгач, сирәк язам, әмма элеккеге язганнарым да күңелемә дәрт биреп тора”, – диде ул.
Без үзебез дә Зөһрә апага бик рәхмәтле. 30 ел элек Зөһрә апа Камалиева ярдәме белән нокта булдырган идек. Ул атна саен 120 мил­ләттәшебезгә газетаны яздырып та­­ратты. Өлкән яшьтә булу­ына карамастан, бүген дә ул милләт­тәшләребез газетага яздыруда үзеннән зур өлеш кертә. “Минем кебек картайгач та, “Яңарыш”ка хезмәт итегез”, — дип тәмамлады ул сүзен.
Гөлсәрия апа Фазлыева элек депутатларның 300әр данә “Яңарыш” газетасын яздырганнарын, бүгенге көндә 50 газетаны да авырлык белән генә яздыруларын әйтте. Әмма Гөлсәрия апа Фазлыева ярдәмендә “Иман нуры” мәчетендә, “Кояш” кибетендә һәм 53 нче мәктәптә үз нокталарыбыз барлыкка килде. Әлеге нокталарда ел саен газета яздыручылар  саны артуында Гөлсәрия апаның өлеше әйтеп бетергесез зур.

 

“Яңарыш” газетасын укып, дингә басучылар да бар. “Бервакыт газетага сиксән яшенә якынлашып баручы апаны яздырдым. Ул моңа кадәр газета турында белмәгән дә булган. Милли басманы укып, дингә басты. Мине күргән саен рәхмәт укый. Хәзер ел саен яздыру кампаниясе башлану белән газетага беренче булып языла”, — ди Гөлисә Зарипова.
Сарапул шәһәрендә яшәп, мәк­тәптә директор булып эшләгән, лаек­лы ялга чыккач, мәчеттә татар телен укыткан Гөлсинә апа Садыйкова газетаның телне саклау­да, үстерүдә роле зур булуына басым ясады. “Яңарыш” газетасыннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Киңәш кирәкме, уку әсбапларымы, иң элек “Яңарыш”ка юл тотам. Беркайчан да буш кул белән киткәнем булмады”, – ди ул.
“Ике балам да кечкенәдән “Алтын йомгак” сәхифәсендә каләм чарладылар. Татар телевидениесе белән дә тыгыз элемтәдә тордык. Тапшыруның геройлары булдылар. Соңыннан “Иман яшьләре” оешмасына йөрделәр. Хәзер дә милли басманы үз итәләр”, — диде Асия Әхмәтова.

Алнаш районы Бакыр Заводы авылы кызы Раилә Рафикова татар телен фән буларак өйрәнмәсә дә, кечкенәдән “Алтын йомгак” сәхи­фәсендә каләмен чарлады. Мәктәпне тәмамлагач, журналистика һөнәрен сайлады. “Яңарыш” газетасы аңа УдДУның журналистика факультетына бюджет хисабына белем алу өчен юллама бирде. Газетабыз тарихында мондый хәл булганы юк иде әле. Ул укуын тәмамлагач, редакциягә килер дип уйлыйбыз. Шулай ук журналистика бүлеген тәмамлаган Эльмира Миргалимова да “Яңарыш” газетасы белән элем­тәдә торуы белән горурлана. Бәйрәмгә татар теле укытучылары, тәрбиячеләре дә чакырулы иде, чөнки нәкъ алар ярдәмендә без балаларны кече яшьтән милли басмага тартабыз, каләм чарларга өйрәтәбез.
Журналист кызларыбызның үз балаларына милли тәрбия бирүләре дә мактауга лаек. Әлеге очрашуда Гөлнара Вәлиеваның өч баласының Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” спектаклен сәхнәләштереп күр­сәтүләрен, татарча биюләрен горурланып карадык. Безнең кызлар милли тормышта актив катнашулары белән генә түгел, балаларына милли тәрбия бирүләре белән дә башкаларга үрнәк булып торалар.

Ижау шәһәренең Мәскәү һәм Азин округлары депутатлары Наил Мухамедзянов, Сергей Кривоногов ярдәмчесе Зөлфия Хәбибуллина «Яңарыш»ка уңышлар теләде, һәр­кемгә күчтәнәчләр өләште.
“Үзгәртеп кору чорында милли хә­рәкәт башында торган Мәсгуд Гаратуевны да онытырга хакыбыз юк. Ул сүзен әйтә, түрәләрдән таләп итә белде. Дәрәҗәсе зур булгач, аны Казанда да, Мәскәүдә дә белә иделәр. Урыны оҗмахта булсын, милләтебезне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән каһарманнарбызны онытырга ярамый”, — диде “Хәерле кич” телетапшыруының алып баручысы Хәмидә Харис кызы Гайфуллина. Безнең арадан киткән, “Яңарыш”ны үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребезне бер минут тынлык белән искә алдык.

Бүгенге көндә “Яңарыш” — дәрә­җәле милли басмаларның берсе. Коллективыбыз яшь, көчле. Язарга да, бәйрәм-кичәләр оештырырга да булдыра торган кызлар. Бу хакта милләттәшләребез дә үзләренең чыгышларында әйтеп киттеләр. Ре­дакциядә кызларның мөлаем йөз белән каршы алуларын, һәркемгә игътибарлы булуларын ассызыкладылар. Бу чараны әзерләүдә һәм аны эчтәлекле итеп алып баруда хезмәттәшебез Рәфилә Рәсүлева зур көч куйды. Очрашуыбызга бәйрәм рухы өстәгән “Бәхет” ансамбленә, Ирек Мөхәммәтҗановка, Светлана Тимершинага, Радик Сәфәровка, Лиза Корбановага зур рәхмәтләребезне әйтәсе килә.”Яңарыш” газетасының юбилее уңаеннан узган очрашу моның белән генә чикләнми. Якын көннәрдә Удмуртия һәм Әгерҗе районнарында яшәүче хәбәрчеләр белән очрашулар уздырырга ниятләп торабыз. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки без газетаның “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…” дигән шигаренә тугры калабыз.

Рилия ЗАКИРОВА.

Шәфкать Ганиев фотосурәтләрендә очрашудан күренешләр.