Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сөйкемле сөяге бар
20.09.2017

Сөйкемле сөяге бар

Апрель аеннан бирле мин якташларымны эзлим, ләкин әлегә алар 4-5 кенә, шулай булса да өметемне өзмим. Үземнең Мөслим, Чаллы, Минзәлә хәлләрен яктырткан язмаларым чыкты, чиратта – Сарман яклары иде.

“Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалын даими карыйм, күп мәгълүмат алам, татар халык җырларын ишетеп хисләнәм, ана телемне камилләштерәм.

Бу юлы Илдар Кыямов Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән очраштырды. Ул “Яңарыш” укучыларына да үзенең гади телдә, аңлаешлы вәгазьләре белән танылып өлгерде. 2 ел элек Ижевскига хәбәрчеләр җыелышына да килгән иде.
Илдар Кыямов аны Казан шәһәре һәм Идел буе районнары мөхтәсибе дип таныштырды. Аннан соң күпләрне кызыксындырган соравын биреп, үзе белән якыннан таныштыруын үтенде.

“Мин Сарманда туып үстем, мәдрәсәдә белем алгач, шунда 5 ел эшләдем. Чакыру буенча килеп, Түбән Камада 12 ел имам-хатыйб вазифасын башкардым. Күптән түгел Татарстан Диния нәзарәтенең мине Казанга чакыруын Аллаһы Тәгаләнең әмере дип кабул иттем”, — дип сөйләде ул. Менә ичмасам чын мөгаллим дип, якташым белән горурландым. Ул үзенең әңгәмәсендә яшьләрне тәрбияләү, аларны дингә тарту юлында үз киңәшләрен дә җиткерде.
Алган мәгълүматны милләттәшләрем белән бүлешүне кирәк дип саныйм. Файдалы, тәрбияви булганнарын кабатлап, сезгә дә җиткерергә тырышам.

10 нчы сентябрьдә бер ел элек вафат булган апамны искә алу ашына җыелдык. Үзенең вәгазьләрен сөйләргә яшь, тыйнак, татар телендә матур, дөрес сөйләшүче Ринат исемле егет килгән иде. Барыбызны да артык ялыктырмыйча, кирәген генә сөйләве белән җәлеп итте, афәрин! Әнә шундый яшьләргә күбрәк игътибар булсын иде, дигән теләктә калам.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.