Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сәүдәгәр егет белән рәссам кыз
29.08.2018

Сәүдәгәр егет белән рәссам кыз

(хикәя)
Холык-фигыльләре белән алар төрле кешеләр иде. Әйтерсең лә, ут һәм су, боз вә ялкын. Кыз һәркемне үзенә тартып торырдай сөйкемле, балаларча самими, һәр нәрсәдә бары тик яхшылыкны, матурлыкны гына күрергә яратылган нәфис зат. Ә егет исә авыр карашлы, кырыс чырайлы, тупасрак кеше. Әйтерсең лә кемгәдер гел ачулы, үчле, һәр мизгелдә йодрыкларын уйнатырга, кемнедер кимсетергә, таптап үтәргә әзер тора кебек. Таныш-белешләре бу икәүнең уртак тел табып, гел бергә йөрүләренә хәйран калалар иде.
Әйе, Гүзәл белән Рафаилне дус­лар дип әйтергә буладыр. Алар – күршеләр, бер бакчага, бер мәктәпкә йөрделәр. Гүзәл Рафаилгә үзенең яклаучысы дип карый, ә егет өчен бу кызый туган сеңелесе кебек иде.
Рафаил солдат хезмәтен тутырып кайткач та, мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ике ел эчендә Гүзәл танымаслык булып җитлеккән, зифа буйлы чибәр кызга әйләнгән иде. Аның сөрмәле күзләренә карагач, егет хәтта бермәлгә каушап та калды.
Күршеләр булгач, теләсәң-теләмәсәң дә очрашып торасың инде ул. Ә егет белән кыз өчен мондый очрашулар – шатлык кына! Алар кичләрне бергә үткәрә башладылар, җитәкләшеп кинога, бию кичәләренә, йә булмаса паркта йөрергә чыгып китәләр. Һәр күрешү егетнең бер фикерен ныгыта бара иде: Гүзәл аңа гашыйк, зур, чын мәхәббәт белән ярата!
Ә Рафаил? Табигать аңа нечкә күңел дә, шашкын хисләр дә бирмәгән. Ул салкын каны, аек акылы белән күптәннән бер ниятне билгеләп куйды инде. Гүзәл аныкы, бары тик аныкы гына булачак! Үзе чибәр, үзе укымышлы, үзе тыйнак, үзе күндәм. Менә дигән тугры хатын!
Әйе, Рафаил һәрнәрсәне алдан уйлап эш итә, хыяллары зурдан. Гади кешенең мескен, соры тормышына риза түгел. Башкаларга өстән карап, беркемгә дә буйсынмыйча яшәүгә ни җитә! Ә моның өчен калын кесә кирәк. Егет түшәмгә төкереп тик ятмый, хыялына якынаер өчен тырыша, тырмаша. Танышлары аша сәүдә базасына эшкә урнашты, сату эше буенча читтән торып укырга керде. Ул әле аягына ныклап басачак, үз йорты да, машинасы да, йорт тулы байлыгы да булачак. Шуларның барысына өстәп, әйбәт хатын – Гүзәл дә булачак! Кызый, анысы, бераз сәеррәк инде. Бөтен нәрсәгә дә ах-вах итеп йөри. Йә чәчәккә барып каплана, йә берәр агачны барып иркәли. Күктәге йолдызларга карап хыяллана, шигырьләр дә сөйләп ала. Рафаил аны тыңлаган сыман кылана инде, елмайган, баш каккан була. Әйдә, хыялланып калсын, гаилә мәшәкатенә чумса, чәчәк кайгысы калмас әле синдә, дип эчтән генә Гүзәлдән көлеп тә куйгалый.
Вәләкин туйлар булмый калды. Ә бәхет диңгезендә йөзгән кыз бер мизгел эчендә, әйтерсең лә караңгы упкынга төшеп китте.
Урам чатында булды бу хәл. Дөньясын онытып, юл аша чыгып баручы кызчык зур тизлек белән килүче машина астында каласы иде. Әгәр дә Гүзәл аны читкә этәргә өлгермәгән булса! Куркуыннан ак кар төсенә кергән кызчык тротуар читенә, ә аның коткаручысы әллә тигезлеген югалтып, әллә аягы таеп, нәкъ машина каршына килеп төште. Бу хәл шул хәтле тиз арада булды ки, руль артындагы яшь егет ни кылынганын аңларга да өлгерми калды бугай…
Рафаил әлеге фаҗига турында ишеткәч, ачу белән әйтеп куйды:
– Вәт җүләр!
Ә эченнән уйлады: ярый әле өйләнешергә өлгермәдек, була иде хәлләр… һәм Гүзәл исемле хыялый кызны үткәненнән дә, бүгенгесеннән һәм киләчәгеннән дә сызып ташлады. Аның тормышында сырхаулар, гарип-горабалар өчен урын юк иде…

***
Илдәге үзгәрешләр үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә юл ачты, сату-алуның бераз булса да рәтен белгән кешеләргә бигрәк тә кулай булды бу. Рафаил кебек үткен, комсыз һәм хагын әйтергә кирәк: булдыклы, йоклап ятмаган бәндәләр җиң сызганып акча эшләргә керештеләр. Хөкүмәт моның өчен үзе дә бөтен уңайлыкларны тудырды – бәяләрне тезгеннән ычкындырды, кануннарны, таләпләрне йомшартты. Башланды илдә ыгы-зыгы, бәя уйнату, үзләштерү, алдашу… Иренмәгән өлгер затлар, намуска төкереп караучылар ай-ел эчендә капиталист булдылар да куйдылар. Рафаилнең дә кесәсе буш калмады. Ул төп эшеннән китте, башка базарда сату итте, аннары кечкенә генә бер ларек сатып алды. Акча янына акча килә торды, банкка салынганнары «балалап» табыш китерде. Көннәрдән бер көнне егетебез шәһәр үзәгендәге кечкенә кибеткә дә ия булды. Бай, рәхәт тормыштан башы әйләнгән сәүдәгәрдә кайдадыр авырып ятучы Гүзәл кайгысы түгел иде инде.
Беркөнне аның кибетенә таныш түгел бер ир-ат килеп керде. Җирән бөдрә чәчләрен чәйнек капкачыдай берет белән каплап куйган, өстендәге киемнәре ярыйсы гына таушалган, үз төсен югалта башлаган. Бу абзыйга илле яшьләр чамасы иде.
– Миңа сезнең ярдәм кирәк, – дип башлады сүзен агай, сәлам биргәч тә. – Үзем сату-алу белән шөгыльләнгән кеше түгел. Менә шушы картиналарны кибетегезгә элеп, кешеләргә тәкъдим итә алмассызмы икән? – Ул дивар буена куйган зур төргәгенә төртеп күрсәтте.
Нигәдер, юк, дип әйтә алмады Рафаил. Риза булып алып калды рәсемнәрне. Рәссам бәяне югары куймаган иде, шуңамы, тиз сатылып беттеләр алар. Абзый кеше моңа сөенеп, тауарын тагы алып килде.
– Болай булгач, байыйсыз инде, – дип киная белән генә әйтеп куйды аңа Рафаил.
Ир уңайсызланып китте, аннан аклангандай сөйләргә кереште:
– Бу акчалар миңа түгел. Бер укучыбыз авыр хәлдә Мәскәү клиникасында ята. Аңа ашыгыч операция кирәк, тик ул түләүле. Акчаны шуңа җыябыз. Бик сәләтле кыз ул. Батыр да. Аяклары йөрмәсә дә, елап утырмый, өметләнә, көрәшә. Иҗатын да ташламый. Менә карагыз, бу – аның рәсеме.
Рафаил сәнгатькә битараф кеше иде. Теге чакларда Гүзәл училищеда, рәссамнар бүлегендә укып йөрсә дә, егет анда бер тапкыр да аяк басмады. Кызның илһамланып сөйләгәннәрен дә колак яныннан гына уздырып җибәрә иде ул. Хәзер исә, кешенең күңеле булсын дип, полотнога күз салган булды. Һәм… һәм аның карашы сурәткә беректе. Ниндидер серлелек бар иде бу рәсемдә. Алгы фонда моңсу, уйчан чалымлы кыз. Дулкынланып торган чәчләре иңнәренә ишелгән, зур итеп ачылган зәңгәр күзләре ялварып та, үпкәләп тә, нидер таләп итеп тә карыйлар төсле. Чиста ак йөзенә уң яктан күләгә төшкән. Чөнки сурәтнең ул ягында төсләр караңгы, күк йөзен болытлар каплап алган. Сул як – якты. Анда кояш нурлары хуҗа. Шатлык һәм кайгы бер сурәттә, бер йөздә очраша. Уйландыра торган сәер рәсем…
Рафаил аны таныды. Рәсемдәге кыз Гүзәл иде. Димәк, акча аңа кирәк. Ә бит ул ярдәм итә алыр иде… Ләкин егет уеннан кире кайт­ты. Шәһәр читендә генә, бик матур урында урнашкан кирпеч йортны ул тагы кайчан таба әле? Сөйләшенгән, килешенгән бит инде! Тукта, аз булса да арттырып була ләбаса. Бер-ике йөз меңнән генә дөнья җимерелмәс. Рафаил кесәсеннән акча чыгарып, горур-тәкәббер кыяфәт белән рәссам алдына куйды:
– Бусы миннән булыр!
Янәсе, күр, без дә шәфкатьле. Ләкин бөдрә чәчле абзый акчаны алмады.
– Рәхмәт, – диде ул тыныч, йомшак тавыш белән. – Без чит кешеләрдән алмыйбыз.
Бу сүзләр Рафаилнең мин-минлегенә тиде.
– Кем ул чит кеше? Минме чит кеше?! Ә син кем?! – диде ул кызып. — Шайтаныма олак үзеңнең картиналарың белән!
Кибет хуҗасының кыланмышына аптырап калган ир ни дияргә дә, ни кылырга да белмәде. Аңа чыгып китүдән башка чара калмады.
Ни булды соң әле Рафаилгә? Ул Гүзәлнең портретын кибет түренә үк элеп куйды. Сораучыларга «сатыл­мый» дип җавап бирделәр. Шулай кушылган иде.
Көннәр, айлар үтә торды. Рафаилнең тагы бер хыялы тормышка ашты. Аның хәзер яңа зат­лы җиһаз белән шыплап тулган үз йорты бар. Тик анда яшәүче юк, әллә ничә йозакка бикләнгән килеш тора бирә. Әти-әнисе гомер иткән нигезләреннән аерылырга теләмәделәр. Күршеләрне ничек ташлап китик, яңа урында беркемне дә белмибез, диделәр. Ялгызың хан сараедай йортта нишләп бетәсең, өйләнергә кирәк. Тик кемгә? Рафаил, таныш кызларын барлап чыкты. Алар күп иде. Күңел ачар, бер төн өчен генә барысы да әйбәт. Әмма тормыш юлдашы итеп берсен дә күз алдына китерә алмый Рафаил, үзе кебек үк алар да акча, байлык коллары гына шул… Бөлгенлеккә төш әле, яныңда берсе дә калмаячак ул иркә күбәләкләрнең! Менә Гүзәл… Гүзәл… Ул бөтенләй башка. Ул шундый чиста, ул – фәрештә! Кайда соң син минем Гүзәлем? Белә юкса Рафаил, кайда икәнен дә бик яхшы белә. Тик… Кул сузарсың да, үкенечкә калыр. Әллә аякка баса, әллә юк. Табылыр әле берәрсе. Кызлар күп бит. Нигә соң әле күңеле һаман шул Гүзәлгә тартыла?

***
Кайтуы турында беркемгә дә хәбәр итмәде Гүзәл. Үз аягы белән, кеше ярдәменнән башка кайтуына гаҗәпләнсеннәр әле! Әти-әнисе өчен көтелмәгән шатлык булсын! Кыз аякка бассын өчен дуслары, якыннары барысын да эшләделәр. Айлар түгел, елларга сузылды дәвалану. Кара инде, туган ягын күрмәгәнгә дә ике елдан артык вакыт үтеп киткән икән ләбаса. Яшеллеккә төренгән тын шәһәрен, аның иркен матур урамнарын, кешеләрен сагынды ул. Шул вакыт эчендә күпме үзгәреш! Яңа йортлар калкып чыккан, яңа кибетләр пәйда булган. Берсенең ишек өстенә әле «Гүзәл» дип тә язып куйганнар, әнә. Кереп карарга кирәк әле үз исемен йөртүче бу кибеткә. Чит илдән кайтарылган чуар киемнәр, бизәнү әйберләре… Чү, бик таныш йөз. Рафаил бит бу! Рафаил… Гүзәлнең иң тәүге саф мәхәббәте, өмете һәм җан ярасы. Әнә ул елмаеп аның каршына килә. Юк, оял­мый. Елмая, әйтерсең лә берни дә булмаган. Кыз, нәфрәтләнеп, карашын читкә борды. Күзләре түрдә эленгән таныш, бик таныш рәсемгә төште. Буяулар урынына, әйтерсең лә, йөрәк канын салып, көчсез куллары белән, авыртудан иреннәрен тешли-тешли ясаган рәсеме иде ул аның. Анда – өмет һәм өметсезлек. Ничек көтте ул Рафаилне! Ә ул… Ичмасам бер хат кисәге язып салсачы! Кайгылы минутларын, көннәрен уртаклашкан булса, бу кара күләгәләр төшмәс иде сурәткә, күңелендә якты кояш кебек өмет кенә балкыр иде.
– Гүзәл! Ну, сагындырдың! Сине көтә-көтә саргаеп беттем бит инде. Менә бу кибетне сиңа атап ачтым. Аның да исеме Гүзәл.
Нәрсә сөйли ул?
Гүзәл иреннәрен тешләп читкә борылды, йөрәгенең ярсып тибүенә түзә алмыйча, урамга, саф һавага ашыкты.
Рафаил аны туктатмады. Үзенең гафу ителмәячәген аңлый иде ул..

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА, Әлмәт шәһәре.