Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сәяхәт итәргә яратсаң…
11.10.2019

Сәяхәт итәргә яратсаң…

Турист дигәч, төрле илләрдә, матур шәһәрләрдә сәяхәт итеп йөрүчеләр күз алдына килә. Ләкин “туризм” төшенчәсе күпкә киңрәк икән. Бүгенге көндә туризм кәеф-сафа кору, дәвалану һәм ял итү, өстәмә белем туплау, эзләнү эшләрен алып бару рәвешен дә алды. Сәяхәт итү яшьләр арасында да зур популярлык яулый.
Удмуртиядә 19 ел элек УдДУ каршында “Траверз” студентлар турклубы барлыкка килә. Ул республикабыз­да тәҗрибәле белгечләр җитәкли торган иң “өлкән” клубларның берсе. Анда илледән алып сиксәнгә кадәр кеше исәпләнә. Клуб эшчәнлеге турында аңа нигез салучы Денис Тринеев сөйләде. “Сәяхәтләр, спорт, актив ял — безнең яшәү рәвеше. Максатыбыз — студентларны спортка һәм туризмга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау”, — ди ул.
Клуб алып барган төп юнәлешләрнең берсе – катлаулылык буенча югары категорияле (барлыгы 6 категория бар) булган, берничә көнлек спорт сәфәрләре оештыру. “Башта, әлбәттә, үтәргә җайлы булган сәфәрләр оештырабыз”, — ди Денис. Клуб каршында “Туризм мәктәбе” дә эшли икән. Булачак туристлар ноябрьдән алып апрель аена кадәр биредә бушлай белем алалар. “Дәресләр лекция форматында оеш­тырыла. Чөнки студентларга мондый формат күбрәк туры килә. Апрель аенда укулар тәмамлангач, без булачак туристларны спорт сәфәренә алып чыгабыз. Алар алган теоретик белемнәрен практикада сынап карап, имтихан тапшыралар. Аны яхшы гына тапшырган очракта, кулларына шундый-шундый катлаулыктагы категориягә ия дигән рәсми документ тапшырыла. Теләге, кызыксынулары булганнар укуларын дәвам итә ала. Безнең студентлар арасында, инде күптән укуларын тәмамласалар да, белем алуларын дәвам итеп, хәзерге вакытта иң югары категорияле катлаулыкка ия булучылар да бар. Без алар белән горурланабыз”, — дип сөйләде Денис. Теләге булган студентлар өчен хәзерге вакытта әлеге мәктәпкә дә, клуб командасына да язылу баруын искәртеп үтте ул (уку бушлай).
“Траверз” клубы республика халкы яратып өлгергән төрле спорт чараларын оештыруда да катнаша. Алар арасында шәһәр һәм республика турслетлары, «Удмуртский скороход» — экстремаль дистанцияләргә массакүләм җәяү йөрү, туристик кулинария конкурсы, “Удмуртия тирәли сәяхәт” сәламәтләндерү фестивале һәм су туризмы буенча «Вумурт» ачык кубогы. Студентлар су туризмы буенча шулай ук “Туризм мәктәбе”ндә укый алалар.
Клубның эшчәнлеге матди яктан УдДУ тарафыннан тәэмин ителә. Турклубны җәелдерү максатыннан “Росмолодежь” федераль агентлыгына үз проектларын тәкъдим итеп, грант отуга да ирешкәннәр алар. Киләчәктә иң зур теләкләре — плотинада су туризмы буенча укыту һәм әзерлек комплексы булдыру. Тик моның өчен зур чыгымнар таләп ителә һәм бу мәсьәлә әлегә кадәр хәл ителмәгән. Мондый комплекс булдыру республикада студентлар арасында төрле дәрәҗәдәге спорт чаралары оештырырга, башка регионнардан да катнашучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип белдерделәр клубта.

Эльвира Хуҗина.