Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сәнгать белән бәйле тормыш
1.10.2020

Сәнгать белән бәйле тормыш

Кешенең белемен һәм мәдәниятен күтәрүдә сәнгать зур роль уйный. Сарапул шәһәре һәрвакыт сәләтле рәссамнарга, җырчыларга, биючеләргә бай булды. Аллаһка шөкер, бүген яшьләр арасында да иҗатны, матурлыкны, сәнгатьне сөючеләр күп. Татар яшьләре дә шактый, монысы — икеләтә сөенеч.

Вакытын рәсем ясап уздыра

Шәһәребезнең 3нче балалар сынлы сән­гать мәктәбе 1973 елда ачылган. Ул вакытта анда 15 укучы була. Хәзер 29 сыйныфта укучылар саны — 620, аларга 13 укытучы белем бирә. Бинаның актлар залында укучылар, укытучыларның, һөнәри рәссамнарның күргәзмәләре оештырыла. Теләгән һәркем кереп карый ала. 1987 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр мәктәп директоры — Юрий Максимов. Ул — республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе. Таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле дә ул.
Биредә ял көннәрендә рәсем ясарга теләге булган өлкәннәрне дә укыталар. Ә яшь буынга сәнгать мәктәбе әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Бирегә 3 яшьтән укырга алалар. Сыйныфлар чын рәссамнар остаханәсе кебек. “Без укучыларыбызга бер төрле белем бирәбез, ә нәтиҗәсе төрле була. Монда бер урында утырып эшләү сәләте, түземлелек кирәк”, — ди, укытучы Анна Максимова.
Монда белем алучылар арасында милләт­тәш­ләребез дә бар. Мин 15 яшьлек Камилә Рәшитова белән таныштым. Ул сәнгать мәктәбен быел тәмамлый. Әдәпле, өлкәннәргә ихтирамы сизелеп тора. Аның турында укытучысы: “Камилә — иң сәләтле укучыларның берсе. Быел республика конкурсында беренче урын алды”, — диде. Мәктәпкә 8 яшьлек сеңелесе Мәликә дә икенче елын йөри икән. “Сәнгать мәктәбенә йөрү бөтен вакытымны ала. Җәй көне дә табигать кочагына чыгып, матур күренешләр ясыйбыз”, — ди Камилә. Киләчәктә югары белемле табиб: я косметолог, я пластик хирург булырга тели. Ничек кенә булмасын, үзләштерергә теләгән һөнәре дә матурлык белән бәйле. Уңышлар сиңа, Камилә!

Музыка – тормыш көзгесе

Сарапулда беренче музыка сыйныфлары 1909 елда ачыла. Анда 70 кеше шөгыльләнә. Хәзерге вакытта шәһәребездә музыка юнә­леше буенча 2 балалар сәнгать мәктәбе эшли.
1нче сәнгать мәктәбендә 25 уку сыйныфы, тавыш яздыру студиясе, зур концертлар залы бар. “Мәктәбебез үзенең 110 еллыгын билгеләп үтте. 400 бала белем ала. Бездә эшләүче 35 укытучының 12се атказанган исеме йөртә”, — дип сөйләде мәктәп директоры Светлана Петрова.
Монда шөгыльләнүче бөтен балалар да сәләтле. Шуларның берсе Лимира Лотфуллина белән мин дә очраштым. Ул быел фортепиано сыйныфы буенча музыка мәк­тәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Укытучысы — республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльвира Сәлимҗанова. Биредәге хезмәт стажы — 30 ел. Ул 15 ел буена шәһәребезнең татар иҗтимагый үзәгендә сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Аның укучылары халыкара конкурсларда дистәләгән призлы урыннарны яуладылар. Эльвира Фәнәви кызы музыкаль әсәрләр дә иҗат итә. Шуларның берсе – “Таң” пье­са­сын ул укучысы Мәрьям Әүхәдиевага багышлый. Бу әсәрне Лимира чыгарылыш имтиханында һәм Ижауда татар инструменталь музыка конкурсында башкарачак.
Бу мәктәптә Лимираның энесе һәм сеңелесе дә белем ала. “Иҗат белән шөгыльләнгән бала күпкырлы фикер йөртергә өйрәнә”, — ди әниләре Эльвира Заһит кызы. Алар Лимира кечкенә чагында сәнгать мәктәбенең әзерлек курсларына бергә йөргәннәр. Башлангыч сыйныфта укыганда Лимира Сабантуйда, башка милли бәйрәмнәрдә, соңрак мәктәп хоры составында Ижауда чыгыш ясаган. Быел Мәскәүгә барырга тиеш булганнар, тик пандемия аркасында бара алмый калалар. “Мондый чыгышлар дуслыкны ныгыта”, — ди Лимира.
Сәнгать мәктәбеннән кала, ул төп белемне шәһәрнең 21нче мәктәбендә ала. Математика, рус теле, җәмгыять белем буенча олимпиадаларда катнаша, 1нче урыннар ала. Мәктәпнең бию түгәрәгендә дә шөгыльләнергә дә вакыт таба ул. 2019 елда Казан шәһәрендә халыкара “Казан сөлгесе” фестивалендә катнашып II урын, быел III урын алалар. Киләчәктә икътисадчы булырга тели, ләкин консерваториягә керү теләге дә зур икән. Үҗәт, максатчан ул, теләкләре чынга ашуын телим!

Әнә шундый өметле, тырыш, бер минутларын да бушка уздырмый торган, сокланырлык яшьләребез үсеп килә. Кызлар икесе дә татар телендә аралаша. Милләтебезнең киләчәге — ышанычлы кулларда!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.