Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәламәтлеккә вакытыңны кызганма
6.09.2018

Сәламәтлеккә вакытыңны кызганма

Авырмый тормыйбыз шул. Берәр әгъзабыз борчый башласа, кайберләребез, бәлки узар дип, табибка күренергә ашыкмый, я барырга вакыт таба алмый йөри. Үзем дә “бүлнис” юлын еш таптаучылардан түгел, әмма шушы көннәрдә электрон чират белән язылып, Ижауның 3нче санлы сырхауханәсенә киттем. Үткән яздан бирле барганым юк иде, үзгәрешләр дә бар: олылар ягында ремонт ясаганнар, регистратурада амбулатор картаны хәзер кулга бирмиләр икән, ак халатлы туташ табибка үзе китереп бирәчәге турында әйтте. Терапевттан анализларга “бер кочак” юллама белән чыктым, төгәл диагноз аларны биргәч кенә куела.
“Мондый кан басымы белән галәмгә очарга була!” – дип сөендерделәр “Сәламәтлек үзәге”ндә. Хастаханәгә кергәндә үк, тышкы дивардагы язуга карап, аның Гагарин урамыннан монда күчкәнен искәреп алган идем. Бер килгәч, шунда да кереп чыгарга, бер уңайдан тулырак тикшерү узарга булдым. Ул буй, авырлык һәм кан басымын тикшерүдән башлана да. Үлчәүләре дә гадәти түгел – андагы күрсәткечләргә карап, гәүдәдәге май, сөяк, мускуллар, сыекча күләме процентын исәпләп чыгаралар, аларның нормадагы түгелме икәнлеген әйтәләр. Миңа бераз ябыгырга киңәш иттеләр. Кан алып, шунда ук шикәр һәм холестерин микъдарын билгелиләр (төгәллек өчен ашамый килү кирәк. Бер сәгать эчендә үзәк белгечләре мине берничә аппаратта тикшерде, шуларның берсе – “Валеоскан” дип аталучысы – компьютер ярдәмендәге диагностика, 20 минут дәвамында махсус датчик­лар органнарны төшерә һәм махсус программа аларны анализлап “ватык” урыннарны күрсәтә. Табиб­лар 100 процент туры килүгә гарантия бирми, әмма кайсы органга игътибар кирәклеген искәртеп, тиешле тар белгечкә күренергә киңәш итәләр. Бу теге яки бу авыру билгеләрен башлангыч чорда ачыклап, вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

Татарда Әбүгалисина исеме белән мәгълүм танылган урта гасыр табибы үз хезмәтләренең берсендә “Ялкаулык, тырай тибү томаналыкка гына китереп калмый, сырхау килеп чыгуга да сәбәп була,” – дип язып калдыра. Халыкта гади генә итеп “Хәрәкәттә – бәрәкәт,” диләр. “Сәламәтлек үзәге”ндә дә актив тормыш алып барырга өндиләр һәм өйрәтәләр. Артык авырлык, аз хәрәкәтләнү, тәмәке һәм хәмергә хирыслык нинди авыруларга китерә, зарарлы гадәтләрдән ничек арынырга – барысын да аңлаталар. Үзәкнең максаты – күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Чөнки чирләр яшәрә бара. Кайчандыр өлкән буынга гына хас кан басымы өянәге, буыннар кату (остеохондроз), күкрәк бакасы (стенокардия), ишемия, шикәр кебек сырхаулар белән хәзер урта яшькә дә җитмәгәннәр интегә. Яшьләрнең көннәр буе компьютер алдында утыруы да файдага түгел. “Сәламәтлек үзәге” 2010 елдан эшләп килә, шул дәвердә күзәтүләр буенча тәмәке тартучылар ир-атлар арасында кимүне күрсәтсә, хатын-кызларга бу начар гадәтне ташлау кыенрак бирелә. “Егет-кызлар арасында актив тормыш алып баручылар арта бара. Алар бассейнга, спорт залларына йөриләр, артык авырлык белән белән көрәшәләр, шул сөендерә,” — ди үзәк җитәкчесе, табиб Флюра Хөсниева. Яшьләр сәламәтлекләренә битараф түгел, мин табиблар белән аралашкан арада, ике егет күзәтү узды, чиратта бер кыз утырды. Үзәк Ижауның Ленин районы халкын гына кабул итми, бөтен шәһәрдән, республикадан, хәтта Татарстанның Әгерҗе районыннан да килүчеләр булган. Хәзер Гагарин урамыннан 3нче санлы хастаханә бинасына күчү сәбәпле генә халык саны кимегән. Хәер, яңа урынның өстенлеге бар кебек, хастаханәгә килгән уңайдан кереп чыгарга була. Үзәктә мәҗ­бүри медицина иминияте полисы нигезендә һәркемне кабул итәләр. Заводлар, оешмаларга да чыгып, халыкка эш урынында сәламәтлеге торышын тикшерү мөмкинлеген тудыралар – моның өчен оешма җитәкчеләренең гариза язуы кирәк.

Фәнзилә Салихова.