Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сынауларда сынмаган Роза апа
29.12.2018

Сынауларда сынмаган Роза апа

«Яңарыш» газетасында эшләгән елларымны тормышымның мәгънәле үткән чоры дип саныйм. Мин бит һәр мәкаләне йөрәгем аша уздырдым. Нинди генә язмышлар юк иде ул язмаларда. Күңелем рухи яктан да ныгыды дип әйтсәм, ялгыш булмас. Хәзерге вакытта Омск өлкәсендә яшим. Телевизордан татар тапшыруларын һәрдаим карап барам һәм «Яңарыш» газетасы аша таныш шәхесләрне күрәм. Удмуртия яңалыкларын аеруча кызыксыну белән карыйм. «Яңарыш”та эшләгән вакытларны, туры сүзле Закуан абый Нуретдиновны, газета тарихында якты эз калдырган Амур Фәләховны, логик фикерле Ирек Шәриповны һәрвакыт искә алам. Ә редакциядә эшләгән кызлар белән хәзер дә хәбәрләшеп торам. Барысын да сагынам”, — дип яза Роза апа Хәйруллина милли басмабызың 25 еллык уңаеннан чыккан “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән җыентыкта.

Роза Аппас кызы белән “Яңарыш” газетасында байтак еллар бергә эшләдек. Ул чагында безнең яшь чаклар. Алар — Гөлүсә апа белән акыл утырткан, балаларына дөрес тәрбия биргән апалар. Роза апа компьютерда текстлар җыйды. Ул елларда редакциягә кулдан гына язылган язмалар килә, кайберләрен аңлау табышмак чишүгә тиң була иде. Омск өлкәсендә үскән, өстәвенә катнаш гаиләдә тәрбияләнгән (әнисе рус милләтеннән) Роза апаның ул “башваткычларны” дөрес итеп бас­тыра алуына хәзер дә таң калам. Бик күп белә, бик күп укый иде. Шуңа без аны яратып “аяк­лы энциклопедия” дип тә йөрттек.
Еллар үткән саен Роза апа минем иң якын сердәшчемә, дустыма әйләнде. Янымда шундый дус булу мине бик күп бәлаләрдән сак­лап калгандыр. Филолог булмагач, миңа журналистика серләренә төшенү җиңел булмады. “Яңарыш”тан әллә китәргә инде дигән уйлар кергәндә, “Бер җирдә дә көтеп тормыйлар”, — дип, сабыр булырга өйрәтте. Ә гаиләдә ыгы-зыгылар туса, “Гаиләгезне сак­лагыз, ирләрегезне югалта күрмәгез, парлы гомер генә күңелле ”, — дип киңәшләрен бирде. Чөнки Роза апа үзе бик яшьли — тормышы чәчәк аткан мәлдә — ике бала белән тол калган. Хәләл җефете Рифкат абыйны яшен сугып үтерә. “Шундый матур, бәхетле гаилә иде алар”, – дип әйтәләр иде Роза апаның гаиләсен яхшы белгәннәр. “Мин Рифкат кебек яхшы кеше таба алмаячагымны белдем. Шуңа күрә гомеремне улларыма багышладым”, – дип әйтә иде Роза апа.
Шушы урында бер хатирә белән дә уртаклашасым килә. 9нчы май санын әзерлибез. Роза апа хатны бастырып бетерде дә тиз генә урамга чыгып йөгерде. Без ул вакытта аны аңламыйча калдык. Язмадагы язмыш аның күңел ярасын кузгалткан икән. Соңыннан Роза апа: “Сугыш беткәч, туган авылына кайтырга чыккан ирнең буранда адашып катып үлүен, ирен көтеп ала алмаган хатынның гаҗизләнүен көчкә бастырып бетердем”, — дип аңлатты. Шул вакытта мин еллар үткәч тә, мондый яралар төзәлмәвен аңладым.
Үсмер калган ике ир баланы тәрбияләп үстергәндә дә җитәрлек сынаулар үтә. “Кечкенә улым әтисен югалтуны күтәрә алмый авырый башлады. Телләр үзләштерергә бик сәләтле, яхшы билгеләренә генә укый иде. Әлеге хәлдән соң минем өчен баланың сәламәтлеге мөһимрәк булды”, — дип сөйли иде. Безгә дә “5”леләргә караганда, баланың сәламәтлеген ныграк кайгыртыгыз”, — дип киңәш бирде. Бүгенге көндә Роза апаның ике улы да үз гаиләләре белән әниләре горурланырлык итеп яшиләр. Ә иң мөһиме — Роза апа һәр йортта иң кадерле кунак.
Җәвит Шакиров: “Бәхетле картлык читләп үтмәсен”, — дип җырлый. Сөбханалла, Роза апа бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә. Сынауларны уңышлы үткәнгә Аллаһ Тәгалә аны үзе кебек тол калган Газиз абый Хәйруллин белән кавыштыра. Бүгенге көндә алар бик бәхетле яшиләр. Безне һәр сүзе, гамәле, үз-үзен тотышы белән авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәткән Роза Аппас кызына 1нче гыйнварда 70 яшь тула. Без, “Яңарыш” редакциясе кызлары, аны юбилее белән котлыйбыз. Газиз абый белән корган матур тормышлары озын гомерле булсын һәм ул исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар белән генә тулып торсын. Без дә сезне сагынабыз, Роза апа!

Рилия Закирова.