Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Сынатмыйбыз, сынатмаячакбыз
1.01.2018

Сынатмыйбыз, сынатмаячакбыз

Декабрьдә без сыйныф җи­тәкчебез Зөлфия Шакирова белән Әгерҗе шәһәренә “Тату сыйныфның серләре” конкурсына бардык. Конкурска бик-бик озак әзерләндек, хәтта әти-әниләребез дә ярдәмгә килделәр. Әлбәттә, тырышлыгыбыз юкка китмәде, өченче урынны алып кайттык. Бу безнең өчен зур шатлык булды. Беренче тапкыр гына катнашуыбыз булса да, шундый мактаулы урын алу безнең иңнәребезгә канат куйды. Үзебезнең җиңүебез белән мәктәбебезнең данын күтәрдек. “Без, 7нче сыйныф укучылары, сынатмыйбыз, сынатмаячакбыз”, — дип тырышыбрак укыйбыз, конкурсларда катнашабыз.

Назлыгөл Арсланова, Девятерня мәктәбе.