Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сыналдык, әмма сынмадык
7.05.2019

Сыналдык, әмма сынмадык

Ижау шәһәренең 20нче татар мәктәбендәге якты йөзле укытучыларның искиткеч акыллы киңәшләре күңелемдә тирән уелып калган. Укымышлы, тирән белемле, кешелекле Искәндәр Араслановны, Хафиз Вәлиевне, Равил Губаевны, Шәфика Вәлиеваны, Рәшидә Муклимованы, Нур Төхвәтуллинаны, Надежда Попованы, Лев Аммосовны, Зинаида Коваленконы, Мулланур Рамазановны, Илһамия Салихованы һәм мәктәп директоры Мәхтүмә Шәймәрданованы ничек онытасың?!

Беренче укытучы Һәдия апа Бигашеваны һич онытасым юк. Ижауда танылган укытучы иде. Һәдия апа Ленин орденына лаек булды. Ул шулкадәр тыйнак, һәммәбезгә җылы сүз таба белде. Мин беренче көнне дәрескә килеп керүемне һич оныта алмыйм. Кулымда кечкенә тартма. Эчендә пычкы чүбе тутырып тегелгән курчак­лар. Бу 1945 ел иде. Һәдия апа дәресләрдән соң яныма килеп утырды: “Иртәгә мәктәпкә нәрсәләр алып киләсең?” — дип сорады. “Шушы бәләкәй тарт­маны курчаклар белән алып киләм”, – дидем. “Нигә?” – дип сорады. “Бу әтиемнеке, ул анда чүкеч һәм кадаклар салып йөртә иде. Әтием сугыштан кайтмады, мин бу тартманы һәрвакыт үзем белән йөртәм. Әтием мине күрә, минем өчен сөенә”, — дидем. Һәдия апаның күзләре яшьләнде һәм ул урыныннан торып китте. Тынычлангач, тагын яныма килеп утырды. “Тәгъзимә, менә сиңа дәфтәр, ручка, карандаш. Иртәгә яраткан тартмаңа шуларны салып алып кил. Ә курчак­лар өйдә калсыннар. Алар сине мәктәптән кайтуыңны сагынып көтеп торырлар”, — диде. Ул тартмачык белән мин бик озак мәктәпкә йөрдем. Шулкадәр яраттым мин Һәдия апаны, мәктәпне тәмамлагач та, ел саен 8 март көнне аның янына бара идем. Без бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчә идек. Һәдия апаны соңгы юлга да озаттым.
Бервакыт сыйныф җитәкчесе минем янга килеп: “Директор сине чакыра”, – диде. Ул елларда директорга чакыру «ай-ай» бик куркыныч иде. Миңа мәктәп коридоры бик озын күренде, директор бүлмәсенең ишеген курка-курка ачтым. Үзем күңелемнән генә: “Ий, Ходаем, нинди әшәкелек эшләдем микән, әнкәем борчылыр инде”, — дип уйланам.
Мәхтүмә апа мине шундый ачык йөз белән каршы алды. “Йә, утыр урындыкка, – диде. — Нигә урындык кырыена гына утырасың, рәхәтләнеп утыр. Синең белән сөйләшер алдыннан укытучылар белән киңәшләштем. Бар укытучылар да синең турыда: “Тәгъзимә үзен мәктәптә юк кебек тота: тып-тын гына килә дә, тып-тын гына кайтып китә, иптәшләре белән аралашмый”, — диләр. Искәндәр абыең Арасланов сез яши торган җирне тикшереп кайтты. 38нче мәктәпнең бик кысан бүлмәсендә 4 гаилә (13 кеше) торасыз, плитәгез дә юк икән. Ипи белән генә туклануыгызны, ә кайнар ашлар күрмәгәнегезне белеп кайт­кан. Искәндәр абыең бит сугыштан кайтты. Үзенең дә гәүдәсе тулы кыйпылчык­лар. Сезнең ачы тормышны күргәч, ул бик үртәлгән, – диде дә уйга калды һәм дәвам итте. — Мин сине вакыт уздырыр өчен генә чакырмадым, без синең якыннарың турында да күп нәрсәләр белдек. Бу җәйдә Хафиз абыең (аның тормыш иптәше) белән Сарман районы Янурыс авылына кайттык. Шунда авыл халкы: “Алдынгы комбайнер, колхозны алга алып баручы Мәүлидә Юсупова”, — дип мактап сөйләгәнгә игътибар иттек. Хафиз абыең газетага мәкалә язарга ниятләп, Мәүлидә белән якыннан танышырга булды. Шунда без синең Сарманда әниеңнең туган-үскән йорты барлыгын да һәм бабаң, әбиең, барлык туганнарыңның тырышлар, кешелек­ле икәнлекләрен белдек. Бу хакта укытучыларга да сөйләдек һәм сине дружина советы рәисе итеп сайларга булдык. Күлмәк җиңенә тегәргә өч “нашивка” әзерлә. Сиңа 2 көн вакыт”, — диде.
Мин: “Бу зур эшне мин барыбер эшләрмен, чөнки минем өйдә гел “5”легә генә укый торган апам бар, ул өйрәтер”, — дигән уйлар белән өйгә кайтып кердем. Апам да 35нче мәктәптән (элек анда кызлар гына укыды) кайтты. “Апам, менә шундый яңалык”, — дип, барысын да сөйләп бирдем. “Борчылма, икәү бергә тегәрбез”, — диде.
Әнкәемне кич белән көтеп алдым. Минем Мәхтүмә апа сөйләгән әниемнең туган йорты турында күбрәк беләсем килде. “Мәхтүмә апа безнең Сарманда йортыбыз барлыгын әйтте. Нигә без ул йортта тормыйбыз? Класста барысының да өйләре бар, ә безнең өебез юк”, — дидем. Әнкәем башын аска иде, күзләреннән яшьләр чыкты. “Әйе, кызым, Мәүлидә апаң безнең бик якын туганыбыз. Без гомер буе дус яшәдек, кирәк вакытта бер-беребезгә ярдәм иттек. Мәүлидә апаңның үзенең дә тормышы шундый әче булды, аңа карамастан, ул безнең өчен борчыла. Әле син бик кечкенә, бераз үс, мин сиңа барысын да сөйләрмен”, – диде.
Минем тизрәк үсәсем килде. Дружина советы рәисе эшен мин бик яраттым. Пионервожатый Мәрьям апа гел өйрәтеп торды. Аннан сөенә-сөенә комсомолга кердем, мәктәпнең комсомол секретаре булдым. Монда мине Равил абый Губаев өйрәтеп торды. Директорыбыз Мәхтүмә апа мине мактап үсендереп торды. Мин инде хәзер директор бүлмәсенә куркып түгел, ә сөенә-сөенә керә идем. Мәхтүмә апаның ачык йөзен, ягымлы карашын бик яраттым. Бервакыт сыйныфка кереп, Мәхтүмә апа үзенә чакырды. “Менә сиңа Кремль чыршысына 1 билет. Әниең белән сөйләш, юлга акча кирәк булачак”, — диде. Шундый сөендем мин. Ләкин әни: “Кызым, мин эшләгән акча ашауга да җитми”, — диде. Мин андый вакытларда әнине аңлый идем.
Бераз үскәч, ул: “Кызым, язмышыбызны сөйлим, тик теш араңнан чыгара күрмә, – диде. — Мәүлидә апа Госман җизни белән бик матур яшәделәр. Синең атаң Әгъләметдин белән Госман җизни бик дуслар иде. “Нигә техника бирмиләр, ашлык җирдә әрәм булып череп ята”, – дигән сүзләре өчен Госман җизнине төнлә машинага утыртып алып китәләр. Мәүлидә апа аны гомер буе көтте. Ул өч бала белән ялгыз калды. Колхоз халкы Мәүлидә апаны 3 бала белән Янурыстан куа башлагач, халык алдына тезләнеп: “Мин моннан китмим, 3 балам бар. Колхозны алга чыгарырга тырышачакмын, дип ант итәм”, — дигән. Без Мәүлидә апаларга күп тапкырлар кайттык. “Ий, Халисә, Госман җизнәң кешелекле иде бит. Ни эшләттеләр микән аны?” – дип елый иде. 2005 елда миңа вок­залдан берәү шалтыратты: “Мин Рөстәм Госманов, сезнең туганыгыз, сезнең белән күрешергә буламы?” – дип сорады. “Әйдә, кил”, — дидем. Ул Госман җизнинең оныгы булып чыкты. Рөстәм бабасын эзли башлагач, аның 1937 елда Самарада атып үтерелгәнен белгән. Мәүлидә апа һәм аның балалары әтиләренең язмышын белмичә, теге дөньяга киттеләр.
Әнкәемне 38нче мәктәптә бик нык яраталар иде, чөнки ул бушка бик күп эшли иде. Шул ук мәктәптә зур бүлмәдә директор яшәде. Ул юган керләрен безнең бүлмәдә киптерә иде. Бервакытны апам: “Сезнең бүлмәгез зур, без бит моны сулыйбыз”, – дигән. Шуның өчен директор безнең гаиләне декабрь аенда бүлмәдән куып чыгарды. (Әнием апаны бу сүзләре өчен ачуланмады, ул дөреслекне яратты. Әмма яклау­чысы булмагач, түзә иде). Без урамда кая барырга белми басып торганда, тетя Лиза узып бара иде. Ул безне үз йортына алып китте. “Бер тиен дә түләмибез, ләкин Лиза апагыз нәрсә куша, шуны эшләрсез”, – диде әни. Тетя Лиза Романованың үзенең дә тормышы ачы булган. Ул Загородная урамында яши иде. Безне бик яратты. Улы бар иде, без аңа дәрес әзерләргә, киемнәрен үтүкләргә булыша идек.
Ә мине һаман Сармандагы әнинең туган йорты кызыксындырды. “Кайчан әни эштән армый кайтып, миңа шулар хакында сөйләр инде”, – дип көтә идем. Бервакыт әни сандыкны тәртипкә китерә башлады. Мин йөгереп килдем. Ә сандыкта бер юньле әйбер юк иде. Әни кулына җиз самавырны тотты да, Сарман җырын сузды, аннан: “Кызым, бу җиз кечкенә самавырны, мин тормышка чыкканда, бабаң бүләк итте. Кызым, дөньяда зур әшәкелек – көнләшү бар. Сарман — бик матур авыл. Без үскәндә әшәкелек булмады. Ә менә бабаңның әтисен Сарман күпере янында үтерәләр. Бабаң Камалетдин шулай ятим кала. Хәсәнша исемле бай аны үзенә эшкә ала. Ул синең бабаңны бик ярата. Үсеп җиткәч, аңа җир һәм чәчәргә 1 капчык арыш бирә. Бабаң үз көче белән йорт сала һәм Сарманда бик тырыш гаиләдә үскән Саҗидә исемле (Мәүлидә апаңның сеңелесе) кыз белән гаилә кора. Әбиең — тегүче, ә бабаң — калаччы. Тырышудан тормышлары алга китә.
Бервакыт аңа Салих Мөхәммәтгалиев исемле абый: “Камалетдин, тизрәк өеңне сат та, Сарманнан ычкын. Синең бар хуҗалыгыңны тартып алачаклар”, – ди. “Юк, Салих, миңа тимиләр, минем бит колларым юк. Үз тырышлыгым аркасында ирешкән тормыш”, – ди. Сарман халкын җыялар: ”Кем Сарманда бай?” — дип сорыйлар. Байларны саныйлар. Әмма бабаңның фамилиясен атамыйлар. Шул чакта бабаңның әтисен үтергән бандитның улы бабаңның фамилиясен кычкыра. Шулай итеп балалар урамда кала, ә әби белән бабаңны төрмәгә утырталар…” — дип сөйләде әни…
7нче сыйныфны тәмамлагач, классташларым: “Акча эшлибез, заводка эшкә китәбез”, – дип таралыша башладылар. Мин дә өйгә кайттым да: “Әни, мин мотозаводка эшкә барам”, – дидем. “Кызым, әтиеңнең соңгы хатын оныта алмыйм. Ул: “Балаларны укыт, кеше булсыннар”, – дип язган иде. Син укырга тиеш”, — диде. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Сарапулның педагогика училищесында, аннан читтән торып югары белем алдым. Балалар бакчасында 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. 1998 елда чаңгыда йөргәндә, танышым: “Әйдә, Кырымга укырга барабыз. Яшьләрне коткарырга кирәк, аларны дөрес яшәргә өйрәтик”, – диде. Ризалаш­тым. Анда укып кайткач, тагы 20 ел 54нче һөнәри көллияттә укучыларга “Дөрес яшәү рәвеше” фәнен укыттым.
Бүгенге көндә кайда гына булса да, укытучыларны, мәктәпне хурлыйлар. Ә минем укытучыларыма тел-теш тидерәсем килми. Мәхтүмә апа, Һадия апа кебек укытучылар булганга, без тормышта югалып калмадык. Алар йомыкый кыздан лидер ясадылар. Хәзерге укытучылар да белем бирүдән тыш, балаларга тормышта үз юлларын табарга өйрәтсеннәр иде.

Тәгъзимә Апанаева, Ижау шәһәре.
2015 ел.