Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сыйфатсыз эшләү файдалы түгел
5.06.2019

Сыйфатсыз эшләү файдалы түгел

Удмуртиядә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча башкарылган беренче өч объект кулланылышка тапшырылды.

Юл төзекләндерүчеләр арасында Сарапул шәһәрендә эшләүче подрядчылар алдынгылар рәтендә. Биредә Калинин, Степан Разин һәм Загородная урамнары буенча кабул итү актларына кул куелган. Юлларны кулланылышка кабул итү комиссиясе эшендә заказ бирүче һәм подрядчы гына түгел, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнашалар. Сарапулда хәзерге вакытта Труда, Красноармейская, Первомайская урамнарында юл төзү эшләре дәвам итә.
Республика буйлап карасак, заказчыларның берничә объект буенча сораулары бар, әлбәттә. Билгеле булганча республикада сыйфат контроле биш баскычлы система буенча башкарыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ремонт участокларының кайберләрендә җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, подрядчылар Можга шәһәренең Наговицын урамындагы юл участогын кулланылышка тапшыра алмаганнар, чөнки әлеге объектта кулланылган асфальт лаборатория тикшерүен узмаган. Биредә тыгызлау буенча да, дымлылык буенча да кисәтүләр бар.
Воткинск шәһәрендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында планлаштырылган 6 объектның бишесендә төзекләндерү эшләре бара. Шушы көннәрдә шәһәр хакимияте вәкилләре иҗтимагый активистлар белән берлектә өч участокта — Гагарин, Чайковский һәм Красноармейская урамнарын карап чыктылар. Җитди кимчелекләр юк.
Ә менә Пугачев һәм Первомайская урамнарында түшәлгән асфальтның физик-механик күрсәткечләр буенча да, составы һәм катнашмада вак таш саны буенча да таләпләргә туры килмәве ачыкланды. “Лидер” подрядчы оешмасы заказчының дәгъвасы белән бәхәсләшеп тормады. «Минем уйлавымча, биредә техника гаепледер, – дип акланды юл участогы начальнигы Леонид Стрелков. — Техникада 3d-датчиклар тора. Алар участок башында билгеләнә. Әгәр без участок башында юлга тикшерү уздырабыз икән, шушы нәтиҗәләр буенча бөтен учас-ток озынлыгын төзекләндерәбез”. Якын арада әлеге объектларда подрядчы хисабына асфальт яңадан җәеләчәк.
«Билгеле булганча, Удмуртиядә сыйфат контроле биш баскычлы система буенча гамәлгә ашырыла, ул объектларның хокук бозуларсыз кабул ителәчәген гарантияли», — дип искә төшерде Воткинск шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Артем Гредягин.
Воткинск шәһәр хакимияте киләсе елга илкүләм проект кысаларында төзекләндереләчәк урамнар исемлеген төзү буенча эш алып бара. Әлегә заявка агымдагы елдагы кебек якынча 25 млн сум күләмендә формалаштырыла. «Ләкин финанслау арткан очракта, без әзер булачакбыз. Чөнки ремонт таләп ителә торган участоклар җитәрлек», — ди Артем Гредягин.
Ижауның Ленин урамындагы юл участогында әле эш башлануга гына карамастан, инде кимчелекләр ачыкланган. Нормативка туры килмәсә, барлык объектлар да подрядчы хисабына яңадан эшләнәчәк, җитешсезлекләр булган учас­токларда асфальтны кабат салачак­лар.
Әлбәттә, мондый күп күләмдәге төзәтүләр подрядчы кесәсенә сугачак. Кулланылышка тапшыру вакыты кичектерелергә тиеш түгел, чөнки эш графигын бозган өчен төзүчеләргә кырыс штраф санкцияләре яный. Шуңа күрә дә подрядчылар, үзләренә зыянга эшләмәс өчен, хата җибәрмәскә тырышалар.

Ләйсән ӘХМӘТОВА.