Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сыеры бар авыл яши
12.08.2019

Сыеры бар авыл яши

Аккуҗамның урамнарын
Тагын бер узар идем,
Чишмә буйларына төшеп,
Суларын эчәр идем.
Эльза Шагова.
Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши, бәхетемне таптым, дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә, җанындагы бар күзәнәкләрне тетрәндереп, еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе, челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күңелләргә мөлдерәп яшь тула. «Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде», — дип, йөрәк сыкрап куя. Туган нигезен кайтып күрү насыйп түгел икән, ичмасам, туган җирнең бер уч балчыгын булса да алып кайтып салыгыз дип, балаларына васыять әйтә…
Әнә шул изге төшенчәләрне тагын бер кат искә төшереп, 3 августта Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылы халкы авылдашларын, якташларын җыеп, авылның 155 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар: “Тат­энерго” җәмгыятенең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурис­ламов, “Яшәү — бәхет” дип исемләнгән китап һәм “Аккуҗам” җырының авторы Эльза Шагова, Пермь өлкәсеннән үзенең тормыш иптәше Кәримә апа белән шагыйрь Идият Аширов килгән иде.
Яңа Аккуҗа — 1864 елда Иске Аккуҗа һәм Көчек авыллары крестьяннары Шөшле елгасы буена нигезләгән татар авылы. Авылның исеме “ак” һәм “хуҗа” сүзләре кушылып ясалган. Авыл эченнән агучы елга шөшлегә охшаш булганлыктан, авыл корылганчы ук Шөшле исеме белән аталган. Шул сәбәпле, авыл баштарак “Шөшле (Чөшле) пүчинкәсе” исеме белән йөртелгән һәм халык телендә хәзер дә Шөшле дип йөртелә.

 

Гөрләп яшәгән еллар

Яңа Аккуҗа авылы “Якты юл” колхозының рәисе Шәех Хаҗиев эшләгән сугыштан соңгы авыр елларда гөрләп яшәгән. Биредә Тирсә МТСның машина-трактор бригадасы урнашкан була. Аның бригадиры Нурлыгаян Афзалов, ярдәмчесе Габденур Хәмитов булган. Тракторларда Әшраф Зиннәтуллин, Салих Шакиров, Гаян Хәмитов, Мәгъсүм Талипов, Фазлый Габдрахманов һәм башкалар эшләгән. Колхоз бригадиры Мәгъсүм Хаҗиев җор күңелле, эшкә дә, сәнгатькә дә тумыштан сәләтле искиткеч кеше булганлыктан, ул эшләгән чорларны хәзер дә сагынып искә алалар. Еллар узгач, кечкенә авылларны бер үзәккә туплау башлангач, Яңа Аккуҗа, Тәбәрле, Сокман, Мукшур авыллары берләштерелә. Үзәк итеп Тәбәрле авылы сайлана, җитәкче итеп Мөхәммәтнур Гыйльфановны билгелиләр. Ул эшләгән елларда авылда төзелеш эшләре зур колач белән алып барыла. Терлекчелек биналары, яңа торак-көнкүреш корыл­малары үсеп чыга. Халык игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.
1885 елда Яңа Аккуҗа авылында Алабуга земствосы тарафыннан рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче укытучысы атаклы галим, мәгърифәтче Мөхетдин Корбангалиев була. Аннан соңгы елларда бу уку йорты үзенең эшен дәвам иткәнлеге билгеле түгел. Совет чорында Мәгъсүм Хаҗиев, Мәрьям Ваһапова, Зәкәрия Муллаянова, Муллаян Нуриев, Җамал Балтина, Кәримә Сәлахиева, Флүрә Хаҗиева, Гөлнур Вәлиуллина, Резидә Акбашева, Ләйсәния Ханнановалар эшли.

Бүгенге көн


Авылда бүген 225 кеше яши. Шуларның 91е — пенсионерлар, хезмәт куючылар 87 кеше, 28 бала бар. Авылда 80-90 яшьләрен тутырган өлкәннәр шактый. Күп еллар авылда табиб булып Таисия Нуриева һәм Зәнфирә Дәүләтшина, Резидә Гәрәевалар хезмәт куя. Алар лаеклы ялга киткәнче, намус белән эшләп, халык сәламәтлеге сагында торганнар. Хәзерге көндә аларны Резидә Харисова алыштыра. Сугыштан соңгы елларда авылның клубы искиткеч сихри урын булып торган. Клуб мөдире булып Кәшби Нәбиуллин, Фәйзи Камилов, Мөршидә Шабаева, Гөлнур Касимова, Әлфирә Мөхәммәтшина эшләгән. Искиткеч моң иясе Фәйзи Камилов — һәрвакыт авылдашлары исендә. Ул баянчы гына түгел, соңрак үзешчән композитор булып китә, халык күңеленә кереп калырдай күп кенә җырлар да иҗат итеп калдыра. Аның таланты кызы Эльзага да күчә. Бүгенге көндә клубта әлеге бәйрәмне оештыруга күп көч куйган Вәсилә Гайнетдинова хезмәт куя. Һәр төбәк үзенең данлык­лы уллары, кызлары белән горурлана. Авылга бәяне шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган кешеләре бихисап: «Әгерҗе радиосы» учреж­дениесе директоры Гөлия Закирова, “Татэнерго” җәмгыятенең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Венера Макарова, медицина фәннәре кандидаты Хая Миннекаев. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсилә Габдрахманова авылның тарихын барлый, бай материал туплый.

Авыл бәйрәм итте

Бәйрәм иртәсендә җиңелчә генә яңгыр явып узды, көндезгә бәйрәмне ямьләндереп кояш чыкты. Яңа Аккуҗа халкы авыл көненә ныклап әзерләнгән. Иске авыл клубы да матур итеп бизәлеп, үзенә ерактан тартып тора. Буеннан-буена куелган өстәлләрдә авыл халкының үз көче белән әзерләнгән сый-нигъмәтләр. Ераклардан кайт­кан авылдашлар бер-берсе белән күрешәләр, хатирәләрен искә төшерәләр. Сәхнәдә бер-бер артлы авыл үзешчәннәре, Ижау артистлары чыгыш ясый. Авылга багышланган шигырьләр, җырлар, хатирәләр яңгырый. Кайткан кунаклар авыл урамнары буйлап атлый. Яңа Аккуҗа төзек йортлары, урамнары белән үзенә тартып тора. Көтүдән 30лап сыер кайтып килә. Сыеры бар икән, димәк, әле авыл яши!
Кайткан кунаклар Тәбәрле авылы җирлеге башлыгы Мирзәлиф Харасовка, аның урынбасары Эльза Гыймазовага, клуб мөдире Вәсилә Гайнетдиновага, Яңа Аккуҗа авылы халкына зур рәхмәт белдереп таралыштылар. Киләсе елларда да, авыл­га, җан өреп, авылдашларга, якташларга очрашырга язсын!